16+

Ишарә телендә генә аралашучы Вадим Ионов: «Мин монда гына калмас, тагы да югарырак үрләр яулаган булыр идем» (ФОТОЛАР)

Сау-сәламәт булган кешегә дә авыр дөнья көтүләре. Вадим Ионов 45 ен түгәрәкләп килүче ир уртасы. Казанның Е.Г.Ласточкина исемендәге мөмкинлекләре чикле балалар интернат-мәктәбендә технология дәресләре алып бара.

Ишарә телендә генә аралашучы Вадим Ионов: «Мин монда гына калмас, тагы да югарырак үрләр яулаган булыр идем» (ФОТОЛАР)

Сау-сәламәт булган кешегә дә авыр дөнья көтүләре. Вадим Ионов 45 ен түгәрәкләп килүче ир уртасы. Казанның Е.Г.Ласточкина исемендәге мөмкинлекләре чикле балалар интернат-мәктәбендә технология дәресләре алып бара.

Үзе дә кайчандыр шу­шы мәктәптә укыган. Булачак хатыны Эльмираны да биредә очраткан. Вадим ишетми, сөйләшми. Аралашуы ишарәләр ярдәмендә.

Шулай булуга карамастан, Вадим тормышта үз юлын тапкан, коллегаларының, үзе кебек үк язмышка дучар булган балаларның ихтирамын яулаган укытучыларның берсе. Хезмәттәшләре мактап туя алмыйлар үзен. Әле күптән түгел генә Яшел Үзәндә йорт сатып алган.



Бакчасында ниләр генә үстерми дә, ихатасында нинди генә кош-корт юк, диләр. Чуклап-чачаклап агачтан уеп бизәгән бакчасарае (беседка) якын-тирәдә үзе бер икән. Кыскасы, кулы белән төймә генә төйми дип нәкъ менә аның кебекләр турында әйтәләр дә инде. Вадим Ионов егетләрне башлыча агач эшенә өйрәтә. Мәктәпне тәмамлап авылларына таралышкач, үзләрен һөнәрле иткән Вадим абыйларына гомер буе рәхмәтле булачак әле алар. Останың өйрәткәннәре мәктәп кысаларында гына калмыйча, шәһәр күләмендә узган күргәзмәләргә дә чыга. Әйтик, аларның сыерчык оялары күргәзмәсен елның-елында «Максидом» сәүдә үзәгендә күрергә мөмкин. Чукраклар җәмгыятендә дә, «Черек күл»дә узган чараларга да эшләрен еш алып бара алар. Остаханәнең бер диварын Рәхмәт хатлары, дипломнар алып тора икән, аларның һәрберсе диярлек егетләрнең эшенә бирелгән югары бәя.



Ишарә телен белмәгән кеше­гә телсезләр бе­­­лән аралашуның үз кыенлыклары бар. Әмма Вадим белән бик җиңел аңлаштык. Безгә әлеге мәктәп­тә тәрбияче булып эш­ләүче Юлия Ришетнева һәм физкультура укытучысы Владислав Мухин бик теләп ярдәм итте.

Кайсысы самолет, кайсысы ботинка, кайсысы ике фатирлы йорт, кайсысы песи рәвешендә эшләнгән сыерчык ояларына карыйсың да, болай да булырга мөмкин икән бит дисең. Урамнарда без элек күреп гадәтләнгән телефон-автоматны да сыерчык оясы итеп күрә алар. Ник берсенә тел-теш тидерерлек булсын! Ирексездән, эх, шушы ояларны сайлаган сыерчыкларның өзелеп-­өзелеп сайраганнарын һич югы бер тапкыр ишеттерәсе иде бит үзләренә дип куясың... Юк шул. Әмма иманым камил, аларның күңел кошлары барыбер нинди дә булса телдә сайрамый калмыйдыр. Әле идәндәге бүкәннәрдә «борын төртә башлаган» никадәр эш бар. Мәктәп ишегалдындагы агачлар да алар ясаган сыерчык ояларын көтә.


Бу кадәр осталык каян килә соң сезгә дип кызыксынам остадан. Кайчандыр шушы мәктәптә физкультура укыткан Иван Телегин алып барган оста куллар түгәрәгендә өч ел рәттән шөгыльләнгән булган Вадим. Аннан педучилище тәмамлаган. Биредә эшләвенә дә 27 ел икән инде. Җәй җитүгә, үзенең моторлы көймәсенә утыртып, егетләрне әле бер җиргә, әле икенчесенә походка йөртүче дә Вадим абыйлары икән. Мавыгулары моның белән генә дә бетми Вадимның. Су астында йөзәргә, тау чаңгысында шуар­га ярата.
- Афәрин! Булдырасың! Әгәр дә башкалар кебек сау-сәламәт булсаң, тагын ниләр эшләр идең икән? - дим Вадимга.

- Мин монда гына калмас, тагы да югарырак үрләр яулаган булыр идем, - ди ул.
Әмма үкенми, чөнки дөньясын үзенчә кора, үз дигәненә ирешә алган. Бүгенге көндә Ионовларның тормыштагы иң зур куанычы - дөньяга сау-сәламәт булып туган балалары. Җиде яшьлек Маша белән биш яшьлек Митяның киләчәктә әти-әнисенең таянычы булуларын гына телисе кала.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading