16+
#Төрлесе 05 июля 2017, 14:02 Уку өчен 2 минут
1137
0
0

Кеше гашыйк та, акыллы да була алмый

05 июля 2017, 14:02
1137
0
0
Уку өчен 2 минут

Кеше гашыйк та, акыллы да була алмый

Иртә йоклаган егет соң өйләнә.
* * *
Артык бер нәрсәсе дә юк: намусы да, ояты да...
* * *
Дуслар юлда аунап ятмый, диләр. Минекеләр белән андый хәл дә булгалый.
Мин сине... танымаслык булып сагындым.
* * *
Кеше бары тик үзе ишетергә теләгән нәрсәне генә ишетә. Хәтта сез әйтмәсәгез дә.
* * *
Тормышта үз урыныңны табу гына җитми, аны беренче булып табарга кирәк.
* * *
Синең уңышың аның уңышсызлыгы түгел икәнен аңлаган кешене дус дип атарга мөмкин.
* * *
Акыллы кызлардан курыкмагыз. Сөю килгәч, алар да сантыйлана.
* * *
Үз агымына куелган эштән әллә нәрсәләр агып чыгарга мөмкин.
* * *
Бәлагә тарыган дустыңа ярдәм ит - тагын бәла килсә, исенә төшерер.
* * *
Ун тапкыр иргә чыкты, унысыннан да уңды.
* * *
Иртәгә икенең берсе булачак: яки яңа көн, яки мәңгелек.
* * *
Кеше гашыйк та, акыллы да була алмый.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading