Яңа ел - маҗараларга, могҗизаларга бик бай чор. «Арчанефтепродукт» җәмгыяте моны тагын бер кат исбатлады. Бер уйласаң, кеше ышанмаслык хәл, имештер, тик торганда сиңа машина бирәләр ди.
Ә бит чыннан да шулай була ала икән. «Арчанефтепродукт» җәмгыяте үзенең кулланучыларын ел саен әнә шулай итеп зурлый. Бүләк оту өчен әллә ни көч тә түгәсе юк. Бары тик «Арчанефтепродукт» станциясендә машинага ягулык салырга һәм уенда катнашырга гына кирәк.
24 декабрь көнне бөтен халык җыйналып, машинага хуҗа «эзләделәр». Беренче карашка бар халык уйный, шаяра кебек. Шулай да һәркемнең күңелендә бер уй: Ходай кушып, машина чыкмас микән? Менә ул әкиятнең чынга ашкан бер мәле. Арча районы Сикертән авылыннан Илшат Мәһдиев машинага ия була! Әлбәттә инде, иң беренче шалтырату - өйдәгеләргә. Купонның хуҗасы Илшат түгел, аның әтисе Илһам икән. Без аның белән элемтәгә чыгарга ашыктык.
- Илшат машина чыкты дип шалтыраткач, әле башта ышанмадым. Аннан соң янындагы иптәшләре әйткәч кенә, шаяртмый, ахры, дим. Үземнең барырга вакытым булмады, купонны улым Илшатка биреп җибәргән идем. Машинама ягулыкны гел «Арчанефтепродукт» станциясендә генә салам. Беркайчан да бернинди бүләк отканым булмады, чыгар дип тә уйламаган идем, - ди Илһам Мәһдиев.
Шулай да ниндидер сиземләү булган. Бәлки безнең һәркайсыбыз һәрвакыт нинди дә булса могҗиза көтеп яши торгандыр. Шулай булмаса, Илһам Мәһдиев тә өч ел рәттән уенда катнашмас иде.
Арча районы Сикертән авылыннан дигәч, әлбәттә инде, Илһам Мәһдиевтән: «сез Мөхәммәт Мәһдиевнең туганы түгелме?» - дип тә сорамый калмадым. Ялгышмаганмын. Аның әтисе Мөхәммәт Мәһдиевнең туганы булып чыкты.
- Бу якларда башка мондый фамилия юк, - ди Илһам Мәһдиев.
Ул үзе ындыр табагында эшли икән, чәчүлек орлык әзерли. Өч баласы бар. Машинаны сатарга исәпләмиләр. Без аны чын күңелебездән котлыйбыз һәм машинасының куанычын күрергә язсын, дибез. «Арчанефтепродукт» компаниясенең киләсе елда да килер җире киң булып, халыкны куандырсын.
Комментарийлар