16+

Мәктәп директоры Айдар Шәмсетдинов: «Балаларым бушлай түгәрәкләрдә шөгыльләнә»

Сәләт ничек үсә, дигән теманы дәвам итәбез.

 Мәктәп директоры Айдар Шәмсетдинов: «Балаларым бушлай түгәрәкләрдә шөгыльләнә»

Сәләт ничек үсә, дигән теманы дәвам итәбез.

Айдар Шәмсетдинов, Казанның 165нче урта гомуми белем бирү мәктәбе директоры: «Балаларым бушлай түгәрәкләрдә шөгыльләнә»

Гаиләбездә өч бала тәрбияләнә. Олы кызыбыз Асия­гә унөч яшь. Ул бик тырыш бала, бөтен вакытын диярлек укуга багышлый. Ә аннан калган буш вакытында биш ел инде Эльвира Розали студиясенә йөри. Улыбыз Искәндәргә ун яшь. Анысы, малайларга хас булганча, шаянрак, ялкаурак. Фортепианода уйный, футбол, тауга менү (альпинизм) белән мавыга. Кечкенә кызыбыз Мәликәгә ике яшь кенә әле. Анысы бик сәләтле балага охшаган. Әлегә бераз иртәрәк, әмма киләчәктә анысы өчен дә шартлар тудырачакбыз. Шулай да укучы балаларыбыз өчен беренче урында - инглиз телен тирәнтен өйрәнү тора. Мәктәбебездә көчле белем бирелә.

Асиянең вокалына бер ай­га 1500 сум акча түлибез. Ә Искәндәр бюджет хисабына эшләүче түгәрәкләргә йөри. Фортепиана белән атнасына өч тапкыр унберенче музыка мәктәбендә шөгыльләнә, ә Казанның «Савиново» Балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе үзебезнең белем бирү йорты территориясендә эшли, шулай ук үзебездә үк скалодром бар. Монда үзебезнең укучыларга да, башка мәктәп балаларына да шөгыльләнү мөмкинлеге каралган.
Гөлнур Әхмәдова, өч бала әнисе, Казан шәһәренең 87нче балалар бакчасында тәрбияче: «Түгәрәкләр өчен аена ун мең сум түлибез»
Кызыбыз Регинага - унике, улларыбыз Камилгә - тугыз, Илданга дүрт яшь. Без Казанга Когалым шәһәреннән күчендек, чөнки балаларыбызны татар мохитендә тәрбиялисе килде, аларның татар мәдәниятен, тарихын, телебезне, гореф-гадәтләрне белүләрен теләдек. Регина биш яшьтән башлап «Любознайка» түгәрәгенә йөрде. Анда рәсем ясау, инглиз телен һәм тирә-­якны өйрәнү дәресләре керде. Аннан соң мәктәптә укый башлагач, «Арлекино» театр студиясендә шөгыльләнде. Зур сәхнәләрдә чыгыш ясап, төп рольләрне башкарып, беренче урыннар яулый иде. Болардан кала, бассейнга йөрдек. Казанга күченеп килү белән үк, түгәрәкләр турында белешә башладым. Монда мөмкинлекләр тагын да күбрәк. Хәзерге вакытта да Регина мәктәп эчендәге театр студиясенә һәм 3 нче сәнгать мәктәбенә йөрүен дәвам итә. «Мисс Татарстана» модельләр студиясенә дә бик теләп йөрибез. Улыбыз Камил йөзә һәм Шахмат студиясенә йөри. Мин аның берәр актив спорт төре белән шөгыльләнүен теләгән идем, әмма ул холкы буенча бик тыйнак, йомшак. Шуңа күрә баланы «сындырудан» куркып, үзе дә кечкенәдән үк шахмат белән кызыксынгач, шунда йөртә башладык. Бик ярата, турнирларда катнашып, призлы урыннар ала. Төпчегебез Илданның барлык түгәрәкләре дә балалар бакчасында. Анысы каратэ секциясенә, хореография, рәсем ясау, театр түгәрәкләренә йөри, инглиз телен өйрәнә. Үзенең бассейнга да бик йөрисе килә, вакытым җитмәү сәбәпле, әлегә кичектереп торабыз.
Түләү мәсьәләсенә килгәндә, күп балалы гаилә статусында булгач, барлык түгәрәкләр, секцияләргә дә илле процент ташлама ясала. Аннан соң үзем дә кечкенә балам йөргән бакчада тәрбияче булып эшләгәч, шактый гына файдасын күрәм. Нәтиҗәдә, түгәрәкләр өчен өч балага аена барысы бергә ун мең сум акча чыга.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading