16+

Назлыгөл: «Яңа танышуларсыз, аралашусыз яши алмавымны аңладым»

«Татар радиосы» ди-джее Назлыгөл Сөнгәтова белән мин моннан дүрт ел элек таныштым. Ул беренче күрүдә үк үзенең эмоциональлеге белән шаккатырды. Актив, һәрнәрсәгә мөкиббән китеп карый, яңалыклар агымында булырга тырыша.

Назлыгөл: «Яңа танышуларсыз, аралашусыз яши алмавымны аңладым»

«Татар радиосы» ди-джее Назлыгөл Сөнгәтова белән мин моннан дүрт ел элек таныштым. Ул беренче күрүдә үк үзенең эмоциональлеге белән шаккатырды. Актив, һәрнәрсәгә мөкиббән китеп карый, яңалыклар агымында булырга тырыша.

Юкка гына журналист һөнәрен үзләштермәгәндер инде.
- Назлыгөл, журналистика бүлегенә укырга килергә нәрсә этәрде? Белүемчә, син бит әле биш ел хорга да йөргәнсең.
- Кечкенә вакытта мин журналист булырмын дип күз алдыма да китермәдем. Дөрес, әти-әнием, үзләре бу өлкәгә якын булгангадыр, һәрдаим миңа әлеге һөнәрнең үзенчәлекләре турында сөйли килделәр. Ә үзем җырчы булу теләге белән үстем.

IX сыйныфларда җырчы булу теләге кими башлады, чөнки мин үземнең яңа танышуларсыз, аралашусыз яши алмавымны аңладым. Дөрес, җырчылар да еш аралашалар, әмма аларның күп кенә вакытлары студияләрдә репетицияләр белән үтә. Ә миңа һәрдаим аралашу кирәк. Мәктәпне тәмамлаганда журналистика һөнәре үзенә җәлеп итә башлады. Мин әлеге өлкә белән якыннан танышасым килде һәм журналистиканы сайладым.

- Сине хәзер радиода ишетәбез, телевидениедә күрәбез, бас­ма матбугатта да мәкаләләрең басыла. Ни өчен бер генә юнә­лешне сайламыйсың?
- Миңа калса, бу инде искелек калдыгы. Хәзерге заманда бөтен нәрсә шундый тиз үзгәреп тора. Минемчә, журналист кеше бар яктан да үзен эшенең остасы итеп күрсәтә белергә тиеш.

- Ә буш вакытта ниләр белән шөгыльләнәсең?
- Мин табигать кешесе. Бәлки бу әтиемнән күчкәндер, чөнки без бәләкәй чакта ул безгә гел әйтә иде: «Сез үскәч, авылга кайтабыз да, урманда, агач өстендә йорт төзербез», - дип. Ә без аңардан көлә идек. Чөнки киноларда гына андый йортларны күргән булды. Дөрес, андый йорт төзелмәде, әмма әлеге теләк энем белән миңа да күчте. Һәм үземә тынычлыкны да, энергияне дә мин табигатьтән алам.

- Димәк, табигатькә еш чыгасың?
- Дусларым махсус сәяхәткә йөри торган машина алдылар. Анда гел чатыр, матрас, юрган, мендәрләр бар. Мин эштән соң арып чыккан чаклар бик күп була. Каядыр барып ял итәргә вакыт та юк, мине дусларым килеп алалар да, без табигатькә чыгып китәбез. Палаткага пропискага кердем бугай инде. Җәйнең яртысын шунда яшәдем.

- Кайсы якларда булдыгыз?
- Татарстанны әйләнеп чыктык дисәң дә була. Удмуртия, Мари Эл, Башкортстан, Мәскәүне күрү насыйп булды. Ульяновскига барып җитеп булмады. Киләчәктә инде ераграк чыгып китәсе килә, Байкал буйларына, Грузиягә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading