16+

«Әниемнең җылы кочагы» бәйгесенең җиңүчеләре билгеле булды (ФОТОРЕПОРТАЖ)

"Шәһри Казан" газетасы, "Болгар радиосы", "Болгар" хәйрия фонды белән берлектә, Әниләр көненә багышлап, "Әниемнең җылы кочагы" дигән темага эссе бәйгесе игълан иткән иде.

«Әниемнең җылы кочагы» бәйгесенең җиңүчеләре билгеле булды (ФОТОРЕПОРТАЖ)

"Шәһри Казан" газетасы, "Болгар радиосы", "Болгар" хәйрия фонды белән берлектә, Әниләр көненә багышлап, "Әниемнең җылы кочагы" дигән темага эссе бәйгесе игълан иткән иде.

Бүген әлеге бәйгенең җиңүчеләрен тәбрикләү чарасы узды. Конкурска 300дән артык эссе килде. Йөрәк җылысы белән сугарылган язмаларны күзләр яшьләнмичә уку мөмкин түгел иде. Эсселәрнең һәрберсе җиңүгә лаек булырлык, тик бәйге булгач, аның җиңүчеләре дә булырга тиеш бит. Монда оештыручылар урыннар билгеләмичә генә 5 җиңүчене сайлады. Шуларның бүген өчесе белән "Болгар" радиосында очраштык (кайбер сәбәпләр аркасында, ике җиңүче килә алмады).



Гәүһрия Вәлиуллина әнисе һәм әбисе хакында язып, ике буын язмышы турындагы язмасы белән җиңүчеләр исемлегенә кергән. Автордан: Әлеге язмыш уйдырма түгелме?" - дип сораучылар да булган. Физкультура укытучысы булып эшләгән Гәүһәрия ханым мәктәпләрендә төрле бәйрәм чаралары оештыра торган була. Ә бер очрашуда шигырен укып караганнан соң, Туфан Миңнуллин аңа: "Сеңелем, сиңа кулыңа туп урынына каләм тотарга кирәк", - ди. Әдипнең бу сүзләре тәэсир итми калмый, ул читтән торып татар теле һәм әдәбияты белгечлеге буенча белем алып, мәктәптә туган тел дәресләре бирә башлый. Бүгенге көндә эшмәкәрлек белән шөгыльләнүче ханым җиңү китергән язмасын драма итеп язу турында хыяллана.



Җиңүче Илназ Сибгатуллинның әнисе турындагы язмасы, шулай ук җаннарга тиярлек. 9 яшендә кинәт кенә башы авырта башлап, көннәрдән бер көнне бөтенләй күрмәс була ул. Ике катлаулы операция, баласының күзләрен ачу өчен Мәскәүдә яшәп, 12 ел билгесезлектә көрәшү - Вәлия ханымның яшәү рәвешенә әйләнгән була.



- Аллага шөкер, Чулпан Хамматованың "Подари жизнь" хәйрия фонды ярдәмендә әлеге куркыныч көннәр артта калды, - ди, Илназның әнисе Вәлия ханым. Ә Илназ бүгенге көндә КФУның татар филологиясе бүлегендә белем ала, шигырьләр, хикәяләр иҗат итә, университеттагы чараларда сәхнәдән төшми.

Җиңүчеләрнең берсе Казаннан Наил Галләметдинов булды. Ул үзе килә алмау сәбәпле, әнисе Рәмзия ханым килгән иде. Наилнең язмасында: "Әниемнең йокламаган, ашамаган көннәре күп булды. Әле дә хәтеремдә: без әнием белән Мәскәүгә дәваланырга бардык. Әтием авариягә эләгеп, безнең белән бара алмады. Әнием ике сумка тотып, мине коляска белән этеп, табибка керде. Ул безне карады, тиешле язуларны тутырды һәм: «Сезне икенче катка озатсыннар, булышсыннар», - диде. Без булышучылар көтеп озак кына утырганнан соң, кабат табибка мөрәҗәгатъ иттек. «Безне озатучы юк», - дибез. «Нишләп утырасыз, сезне кем дә булса китергәндер бит монда», - дип, табиб бик гаҗәпләнде. Алар әниемнең мине Мәскәүгә хәтле берүзе алып килүен хәтта күз алларына да китерә алмаганнар. Ул вакытта әниемнең куллары шешеп чыккан иде инде. Шул куллары белән әнием мине жылы кочагына алып, икенче катка күтәреп алып менеп китте. Менә кайда ул әниемнең җылы кочагы!" - дигән юллар бар иде.
Рәмзия ханымның тырышлыгы, үҗәтлеге аркасында Наил аякка баса, югары белем ала, аспирантурада укый.



Җиңүчеләргә "Шәһри Казан" газетасы, "Болгар радиосы", "Болгар" хәйрия фонды исеменнән бүләкләр тапшырылды. Чәй өстәле артында, җылы гына аралашу барышында, тагын шушындый бәйгеләр булып торсын, дигән уртак бер фикердә җиңүчеләребез белән саубуллаштык.






Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading