16+

Нәҗип Бәдретдиновның коймасы "Туган тел" ноталары белән бизәлгән (ФОТО)

Татарстанның атказанган артисты, ТНВда чыгучы "Җырлыйк әле" тапшыруының авторы Нәҗип Бәдретдинов үзенең йорты коймасын оригиналь рәвештә бизәгән.

Танылган баянчы Казанның читендә үз йорты белән тора. Лаеш районының Усад авылындагы бу җирлекне Жиркомбинат дип йөртәләр. Йорты коймасындагы музыкаль ноталарны Нәҗип абый үзе сварка белән эретеп ябыштырган. "Түгәрәк өлешләрен кисәр өчен махсус җиһаз алырга туры килде," - дигән хуҗа кеше "Матбугат.ру" хәбәрчесенә.

Нота белгән кеше әлеге коймада "Туган тел" җырын таный алачак.

Берзаман Казан консерваториясе профессоры, Сладковский коллективында фаготта уйнаучы Илсур Айнатуллов эш буенча Лаеш районы Усад авылына килә. Ни күзе белән күрсен, бер йортнын коймасы ноталар рәвешендә эшләнгән. Илсур әфәнде үзе сизмәстән "И, Туган тел"не көйли башлый. "Кем яши монда?" - дип сорый профессор. Нәҗип Бәдретдинов, дип җавап бирә аңа "Җырлыйк әле" авторының күршесе.

Сүз уңаеннан, "Җырлыйк әле"нең беренче чыгарылышы 31 декабрь көненә планлаштырылган.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading