Россиянең Халыклар ассамблеясе советы кеше үзен чын россияле итеп санасын өчен кайсы урыннарда булырга тиеш икәнлеген сөйләргә булган.
Бу урыннарның исемлеге конкурс нигезендә төзеләчәк. Истәлекле урыннарның Бөек Ватан сугышы белән бәйле булуына да басым ясалачак. 12 июньгә кадәр милли оешмалар, төбәкләр үз фикер-тәкъдимнәрен җиткерә ала. Исемлек төзелеп беткәч, шул урыннарда уңайлы ял итү мөмкинлеге тудырылачак.
Ә үзеңне чын татарстанлы итеп хис итәр өчен республиканың кайсы урыннарында булырга кирәк дип саныйсыз?
Ләлә Хаҗипова, "Лучезарный" җәмгыяте генераль директоры, Яшел Үзән районында "Авыл утары" биләмәсе җитәкчесе:
- Чын татарстанлы Казанның Кремль тыюлыгында, Болгар шәһәрендә булырга тиеш дип саныйм. Һичшиксез, өй токмачы, чәк-чәк, өчпочмактан авыз итеп карарга кирәк. Авыл агротуризмының ни икәнен белгән кеше дә үзен чын татарстанлы итеп хис итә башлый. Без бу өлкәдә берничә ел эшлибез. Әле менә күптән түгел генә Яшел Үзән районының Норлат авылында урнашкан "Татар утарын"да бер төркем укытучылар ял итеп китте. Атта да йөрделәр, мунча да керделәр, мәгърифәтче Каюм Насыйри музеенда да булдылар, элекке татар авылы тормышын үз күзләре белән күрделәр. Бик канәгать булып киттеләр. Иң мөһиме - туган ягың, үз илең белән горурлану кирәк.
Рабит Батулла, драматург, публицист, җәмәгать эшлеклесе:
- Минемчә, бу идея мәгънәсезлек. Кычытмаган җирне кашу, диимме? Кеше үзен россияле итеп хис итсен өчен каядыр барырга тиеш түгел. Татарстан белән дә шул хәл. Татарстанда яшибез икән, димәк, без болай да чын татарстанлылар. Алай гына да түгел, төрле илләрдә, республикабыздан читтә яшәүче татарлар да үзләрен татарстанлы дип хис итә. Димәк, күп нәрсә истәлекле урыннарда булуга түгел, күңелдәге кичерешләргә бәйле.
Комментарийлар