16+

Рәшит ШАМКАЙ: «Аена 12 меңлек дару сатып алырга туры килә»

- Сәламәтлегем белән кызыксынуыгыз бик урынлы. Яңа ел алдыннан инфаркт кичереп, өч ай хастаханәдә яттым.

Рәшит ШАМКАЙ: «Аена 12 меңлек дару сатып алырга туры килә»

- Сәламәтлегем белән кызыксынуыгыз бик урынлы. Яңа ел алдыннан инфаркт кичереп, өч ай хастаханәдә яттым.

Хәлем начарайгач, ашыгыч ярдәм күрсәтү машинасы белән алып киттеләр. Наркоз ясаганнар. Хатыным сөйләүләре буенча, 4-5 шәфкать туташы мине бер койкадан икенчесенә күчереп йөрткән. Шулай итеп, йөрәккә операция ясадылар. Даруны хәзер икмәк урынына ашыйм. Аена 12 меңлек дару сатып алырга туры килә. Аңлавымча, йөрәктә сосудлар бар икән. Минем шул сосудлар тик ята башлаган, ә алар гел хәрәкәттә булыр­га тиеш, ди. Хәзер эчмим дә, тартмыйм да - сәламәт яшәү рәвеше яклы.

Олыгайган саен чирләве бик авыр икән! Өмет өзелә башлый... Ни булуына карамастан, әле эшкә дә чыктым. Анысын, әлбәттә, табибка әйтмәдем, ул рөхсәт итмәс иде. Башка артистлар янымда саклап кына торды инде. «Башым әйләнә-нитә башласа, тотып калырсыз», - дидем. Сәхнәгә чыкмыйча тагы кыен, күңелем шуны сорап ята. Шигырьләр дә байтак иҗат ителде, халыкка шуларны сөйлисем килә. 9 ай буена тәрәзәдән генә карап яттым, һәрвакыт өйдә булу ялкытты. Әле гастрольләргә дә чыгу исәбе бар. Башкортстан, Оренбург якларын исән-сау урап кайтырга иде.
Гаиләм минем өчен бик көяләнә, шуңа да бик яхшы карыйлар. Балаларым да көн дә килеп тора, Аллага шөкер. Бу тәрбия җимешләредер, дим, чөнки тәрбия бездә - мишәрчә, көчле.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading