16+

Төрмәдән соң тормыш... бар! (ВИДЕО)

Казанда ирегеннән азат ителүчеләр өчен күп функцияле тернәкләндерү үзәген булдырырга телиләр. Әлеге инициатива белән «Социаль тернәкләндерү һәм адаптация үзәге» автоном коммерцияле булмаган оешмасы чыккан.

Төрмәдән соң тормыш... бар! (ВИДЕО)

Казанда ирегеннән азат ителүчеләр өчен күп функцияле тернәкләндерү үзәген булдырырга телиләр. Әлеге инициатива белән «Социаль тернәкләндерү һәм адаптация үзәге» автоном коммерцияле булмаган оешмасы чыккан.

Үзәкнең генераль директоры Азат Гайнетдинов сүзләренчә, тернәкләндерү үзәген тулай тораклы итү дә күздә тотыла. Әлеге максаттан Побежимов урамында бер бинаны карап куйганнар да инде. Бина 20 миллион сумлык төзекләндерү таләп итә. Үзәктә исә хөкем ителгәннәргә психологик, медицина, юридик ярдәм күрсәтү оештырылачак. Аларның документларын торгызырга, эшкә урнаштырырга, билгеле бер һөнәр үзләштерергә, җәмгыятькә яраклашырга ярдәм итәчәкләр. Дөрес, бу эш белән «Социаль тернәкләндерү һәм адаптация үзәге» инде өч ел шөгыльләнә. Алар эшчәнлекләрен тагын да киңәйтергә, аны яңа төр формада алып барырга җыена.

Ялгышлар кабатланмасын

- Лаеш районының Хәерби авылында үзебез төзегән 13 урынлык тулай торак һәм Сокуры авылында мәчетнең цоколь катында алты кешегә исәпләнгән урын бар. Төрмәдән азат ителеп кайтканнар шунда яши, алар фермада, Усад авылындагы мәчет төзелешендә көч куялар. Ярдәм сорап килүчеләр күп, шуңа да безгә 100 урынга исәпләнгән тулай торак кирәк. Аның Казанда булуы шарт. Шәһәрдән читтә яшәүче элеккеге тоткыннарны күзәтеп бетерә алмыйбыз, аннары авылларда эш тә юк, ә аларны эш белән тәэмин итү - безнең төп бурычыбыз. Эше булмагач, акчасы юк дигән сүз, акчасы булмагач, ул кабат җинаять юлына басачак. Вакытында ярдәм күрсәтелмәсә, алар кабат рәшәткә артына утырачак, - ди Азат Гайнетдинов. - Мин бу сүзләрне кемнәндер ишетеп кенә әйтмим. Үзем дә яшьлек хатасы аркасында утырып чыктым.
Иптәшем, әнине кыйнаганнар, дип килеп әйтте дә, яшьлек кызулыгы белән, шул кешенең үзенең кирәген бирдек. Кыйнап кына калмаганнар, талаганнар да дип, өстәмә срок биреп, 12 елга иректән мәхрүм иттеләр. Колониядә дүрт елга якын утырдым. Минем белән бер көнне цехыбызда бригадир булып эшләгән Фәрит абый да чыкты. Аны зонадагы зеклар да, төрмә җитәкчелеге дә хөрмәт итә иде. Колониядән чыкканда, аның күзләренә карадым. Ул югалып калган, күзләрендә ниндидер курку, шом да бар. Иреккә чыкканыңа сөенмисеңме әллә, дип шаярттым. Ул исә, минем барыр җирем дә, каршы алыр кешем дә юк, диде. Мине, шөкер, дусларым, хатыным, әти-әнием көтеп торды. Фәрит абый кебекләр бик күп. Колониядә утырганда, иреккә чыгып китүчеләр ярты елдан кире әйләнеп кайталар иде. Боларга шулай яшәү кызыктыр инде дип уйладым. Эш анда түгел икән, алар чыккач та, үз проблемалары белән ялгызлары калалар, шул проблемаларыннан чыга алмыйча, кабат җинаять юлына басалар. Унар-унбишәр ел, артыграк срок тутырып чыкканнар, ышанасызмы, машиналардан да куркалар.
Аларны эшкә алырга теләмиләр, хатыннары, балалары ташлаган. Кайтып егылыр кешеләре юк. Яңадан тормыш башларга авыр. Мин 2004 елда чыктым. Ул вакытта Казанның меңьеллыгына әзерләнәләр иде. Иске йортларны күп сүттеләр, ә без шулардан калган кирпечләрне сата башладык. Үземә ярдәмгә колониядән чыккан егетләрне дә чакырдым. Керем күп булып, төзелеш компаниясен ачтым, сату-алу белән шөгыльләндем. Утырып чыкканнарга ярдәм итү теләге беркайчан да уемнан чыкмады, 2014 елны, тәвәккәлләп, шушы үзәкне ачтым. Бу эш мине шулкадәр үзенә суырып алып кереп китте, үз эшемә игътибар җитми башлагач, төзелеш компаниямне яптым, баштанаяк шушы эшкә чумдым.

Ярдәм

Мондый үзәк Россия буенча - бердәнбер. Аның нәтиҗәле эшчәнлеген күреп, Азат Гайнетдиновны Татарстан Иҗтимагый палатасына, Татарстан буенча Җәзаларны үтәтү идарәсе иҗтимагый советына хезмәттәшлеккә чакыралар. Иректән мәхрүм ителгәннәрнең хокукларын яклауны контрольдә тотуның күзәтү комиссиясе рәисе Лариса Расческованың урынбасары итеп билгелиләр.



- Бу зур эшне мин генә түгел, командабыз белән башкарабыз. Командабызда хәтта мин утырып чыккан колониянең элеккеге начальнигы да бар. Колония дигәннән, 2000 елларда тоткыннар янына диния нәзарәтеннән Касыйм бабай Нуруллин килеп йөри иде. Киң күңелле әлеге бабайны барыбыз да хөрмәт иттек. Ул безне вәгазьләп кенә калмыйча, ризыклар, киемнәр алып килде. Утырып чыкканнарны үз өендә кундырып та кала, аларга юлга билет алырга акча да бирә иде. Хәзер генә аңладым: үзенең шушы гамәлләре, мөгамәләсе белән, ул безгә тернәкләнергә, адаптация үтәргә булышкан бит, - ди ул.

Аның сүзләренә караганда, «Социаль тернәкләндерү һәм адаптация үзәге» өч ел эчендә 270 кешегә ярдәм күрсәткән. Шунысын да әйтергә кирәк: үзәк элеккеге тормышларына кайтасы килмәгән, ялгышын аңлап, төзәлергә омтылган, тулы тормыш белән яшәргә теләгәннәр белән генә эшли. Беренче вакытка, яшәп тору өчен, ризык, кием, кайберләренә кесә телефоны, өйләренә кайтырга билет алып бирелә. Барасы җире булмаганнар тулай торакта яшәп тора яки аларга фатир арендалыйлар. Гомуми ярдәм исә якынча 9 миллион сумны тәшкил итә. Эшләренең нәтиҗәсе дә күренә: 270 кешенең нибары 3 проценты гына кабат җинаять юлына баскан.



- Бу сан тагын да күбрәк булырга мөмкин иде. Ел саен төрмәдән 5 меңгә якын кеше чыга, аларның 65 проценты кире шунда әйләнеп тә кайта. Үзәккә килүчеләр безнең турында төрмәдә чакта ук ишетеп килә. Анда барып лекцияләр укыйбыз, үзебезнең эшчәнлек белән таныштырабыз. Кайчандыр киңәш сорап килүчеләр хәзер үзләре ярдәм күрсәтә. Тернәкләнү узган кайбер егетләребез минем белән бер командада эшли. Икенче берләре, үз эшләрен ачып, иректән чыгучыларны үзләренә эшкә дә ала. Азат ителгәннәр төзелеш, авыл хуҗалыгы, агач эшкәртү өлкәсендә эшлиләр, ремонт эшләре белән шөгыльләнәләр. Безнең үзебезгә дә ярдәм итүчеләр күп. Татарстан мөселманнары диния нәзарәте, «Ярдәм» хәйрия фонды булышлык күрсәтә, Лаеш һәм Биектау районы җитәкчелеге белән аңлашып эшлибез.
Татарстан Республикасының кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкиле, Татарстан буенча Җәзаларны үтәтү идарәсе, Республика СПИД һәм ВИЧ-инфекция белән көрәш үзәге, Республика наркология үзәге, Республика туберкулез диспансеры, Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил, «Милосердие» социаль адаптация үзәге белән хезмәттәшлек итәбез, - ди әңгәмәдәшем.

«Төзәтү эшләре»

- Азат Галимҗанович, киләчәктә иректән чыгарылганнар белән генә түгел, колония-төрмәләрдә утыручылар белән дә эшләргә җыенабыз, дидегез. Шул планнарыгыз белән дә уртаклашыгыз әле.

- Татарстан төрмәләрендә бүгенге көндә 12 500 кеше утыра. Бер кешене төрмәдә тоту хөкүмәткә аена 30 мең сумга төшә. Бер елга бу сан 360 мең сумга җыела. Шуны 12 500гә тапкырласаң?! Бу әле Татарстан өчен генә. Россиядә тоткыннарның саны - 600 мең. Тоткыннар өчен җәмгысы 265 миллиард сум акча тотыла. Нишләп әле алар сезнең, безнең салым акчасына яшәргә тиеш. Тоткыннарның санын киметү, аларны эшләп ашарга өйрәтү һәм, ниһаять, тернәкләндерү-адаптация чорын да уздыру өчен «төзәтү эшләре» (исправительная работа) дигән әйбер кертергә җыенабыз. Хөкем ителгән затларны вакытыннан алда шартлы рәвештә иреккә чыгару һәм төзәтү эшләренә җәлеп итү практикасы бар. Безнең уебызча, икенчесе отышлырак, алар өчен дә, хөкүмәт өчен дә. Кеше, төрмәдә бушка утырганчы, эшләсен, хөкүмәткә салымын да түләсен. Үзе зыян китергән кешеләргә матди зыянны да кайтара ала. Хөкүмәт ярдәм итә калса, төзәтү эшләре ярдәмендә, кешеләрне эшле дә итәбез, яңадан җинаять кылучыларның санын 65 проценттан 20 процентка калдыра алачакбыз дигән ышаныч бар. Моның өчен иреккә чыгарга ике еллары калган кешеләрне тулай торакка урнаштырып, эш биреп, адаптация чорын гына уздырырга кирәк.
Аларны, әлбәттә, җинаять-җәзаларны үтәтү системасы хезмәткәрләре контрольдә тотачак. Әгәр дә тәртип бозды икән, кире төрмәгә кайтачак. Шартлы рәвештә вакытыннан алда азат итүгә килгәндә, статистика буенча, 12 500 тоткынның 843е - вакытыннан алда иреккә чыгып, кабат төрмәгә эләгүчеләр, - ди Азат Гайнетдинов.

«Социаль тернәкләндерү һәм адаптация үзәге»нең элеккеге тоткыннарны төзәтү эшләре ярдәмендә тулы канлы тормышка кайтарырга омтылу мисаллары бар. Сигез елга хөкем ителгән берәү соңгы елын «Хәерби» агрофирмасында эшләп уздыра. Үзәкнең тулай торагында яши. Мошенниклык аркасында хөкем ителгән бер хатын икмәк пешерү оешмасына эшкә урнаштырылган. Үзәк директоры Азат Гайнетдинов сүзләренчә, бу өлкәдә нәтиҗәләр күбрәк булсын өчен дәүләт оешмалары, эш бирүчеләр, гади гражданнарның барысы бер булып эшләве кирәк.



Ирегеннән азат ителгәннәр өчен күп функцияле тернәкләндерү үзәген булдыру шактый акчалар таләп итә, ярдәм итәргә теләүчеләр булса, без алар белән элемтәгә керер идек, диләр Азат Гайнетдинов командасындагылар.

Татарстанның Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы матбугат үзәге хәбәр иткәнчә, ирекләреннән мәхрүм ителгәннәрне эш белән тәэмин итү, җәмәгать эшләренә җәлеп итү оештырылган, аларга профессиональ һөнәр алу мөмкинлеге бирелә, психологик ярдәм күрсәтелә. Узган елны төрмәдән азат ителгән 679 кеше, эш эзләп, республиканың мәшгульлек үзәкләренә мөрәҗәгать иткән. Аларның 309ы, ягъни 46 проценты эшкә урнашкан. Быелның биш аенда эш сорап 314 кеше килгән, 120се урнашкан.

«Инвалидлар һәм социаль яклауга аеруча мохтаҗ гражданнар өчен эш урыннары квоталау һәм резервлау турында»гы закон нигезендә, төрмәдән чыгучылар өчен эш урыннары резервлана. 2017 елга шундый 38 эш урыны резервланган. Ел башыннан әлеге категориягә караган биш кеше эшкә урнашкан.


«Социаль тернәкләндерү һәм адаптация үзәге»нә мөрәҗәгать итәргә теләүчеләргә:

Телефон: 8 (987) 269-95-84, 225-10-65

Сайт: centrra.ru

Социаль челтәрдә: vk.com/centrra, instagram.com/ano_tsra, facebook.com/groups/tsra.fond


Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading