16+

Вертолет җыючы Илшат Минһаҗев: «Улым мин җыйган вертолетларны күккә күтәрсен иде»

Дөньяда иң киң кулланыла торган «Ми-8» вертолетлары Казан вертолет заводында җыела. Очкычларны күргәнебез булса да, алар турында күп ишетсәк тә, ничек җыелганлыгын күпләр белми. «ШК» журналистларына исә бу серне чишәргә ризалаштылар. Бер көнебезне очкычларны җыю цехында уздырдык.

Вертолет җыючы Илшат Минһаҗев: «Улым мин җыйган вертолетларны күккә күтәрсен иде»

Дөньяда иң киң кулланыла торган «Ми-8» вертолетлары Казан вертолет заводында җыела. Очкычларны күргәнебез булса да, алар турында күп ишетсәк тә, ничек җыелганлыгын күпләр белми. «ШК» журналистларына исә бу серне чишәргә ризалаштылар. Бер көнебезне очкычларны җыю цехында уздырдык.

Завод үзе бер дөнья

77 еллык тарихы булган Казан вертолет заводы - Татарстандагы иң заманча предприятиеләрнең берсе. Бүген ул «Россия вертолетлары» холдингына керә, «Ми8/17» вертолетларын проектлау серияле конструкторлар бюросы булган һәм инновацион эшләнмәләр белән мөстәкыйль шөгыльләнгән бердәнбер предприятие санала. Шуңа да монда эләгүе дә җиңел түгел. Җитәкчелектән рөхсәт алганнан соң да, заводка кергәндә мең кат тикшерәләр. Вертолетлар җыю цехына юл завод бакчасы аша уза. Территориягә килеп керүгә, музей бинасы күзгә чалына. Биредә заводның тарихы чагылдырылган экспонатлар урын алган. Хәер, завод бакчасындагы вертолет макетларын күреп, урамда да ачык һавадагы музей дияргә була.



Әнә легендар «ПО-2» - бомбага тотучы самолет. Аны халык телендә «Төнге үлем» дип тә йөрткәннәр. Бу очкычлар нәкъ менә төнлә очкан. Билгеле бер тизлек алганнан соң, сүнгән двигатель белән дә дошманга һөҗүм итәргә сәләтле булган. Тарихтан билгеле булганча, немецлар бу очкычлардан уттан курыккан кебек курыкканнар. 1941 елдан 1948 елга кадәр Казан вертолет заводында барлыгы шундый 11 334 очкыч җыелган.

«Ми-1» - конструктор Михаил Миль эшләп чыгарган беренче совет вертолеты. Хәзер «Ми» сериясендәге вертолетлар («Ми-4», «Ми-8», «Ми-14», «Ми-17», «Ми 8/17») бөтен дөньяга билгеле. Тиздән «Ми-8/17» вертолетының дәвамчысы - комплектацияләре яңартылган «Ми-38» табадан төшәргә тора. Әлеге вертолет 4 тонна йөк күтәрә, 28ләп пассажирны сыйдыра ала икән. Шулай ук аны эзләнү-коткару эшләрендә дә кулланырга уйлыйлар.



Медицина өлкәсендә, янгын сүндерүдә файдаланыла торган «Ансат» очкычлары тулысынча Казан вертолет заводында җыела. Моның белән шөгыльләнүче аерым тәҗрибә конструктор бюросы да бар. Күп максатта файдаланыла торган җиңел «Ансат» вертолеты кирәкле медицина модуле белән җиһазландырылган, ул эре мегаполисларда «оча торган ашыгыч ярдәм» хезмәте буларак та файдаланыла ала. Медицина вертолетлары юл һәлакәтләре, бәхетсезлек очраклары булганда, тиз арада ярдәм күрсәтергә кирәк булганда бик отышлы. «Ансат» җирдән 4800 метр биеклектә, сәгатенә 275 чакрым тизлек белән оча ала.

Вертолет кабинасына ике авыру, медицина җиһазлары, шәфкать туташы, табиб иркенләп сыя. Былтыр Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы, беренчеләрдән булып, үзебездә җитештерелгән «Ансат» вертолетын сынап карады. Җитештерү сыйфаты системасы «ISO 9001» стандартларына туры китерелеп эшләнә, бу - эшләп чыгарыла һәм ремонтлана торган техника тиешле контрольдә тотыла, сыйфаты гарантияләнә дигән сүз.

Һәр «машина» энә күзе аша уза

Җыю цехында безне вертолет җыючы, бригадир Илшат Минһаҗев каршы алды.
Әңгәмәдәшем - Арча районының Мөрәле авылы егете. Техника белән кызыксынуы кечкенәдән булса да, төп белгечлеге буенча хисапчы, әмма апасы юлыннан Казан вертолет заводына килгән.

- Зур вертолетларны, хезмәткәрләрнең катлаулы эшен күргәч, башта курку хисе булды. Барысына да өйрәнә алырмынмы, апамның йөзенә кызыллык китермәмме дип тә борчылдым. Остазым - вертолет җыючы Альберт Идрисовның осталыгына карап кызыга идем. Барысы да вакыт белән килә икән, тәҗрибә туплана, куллар күнегә, - ди Илшат.

Тугыз ел дәвамында ул тырыш хезмәте нәтиҗәсендә бригадир вазифасына күтәрелгән. Хәзер бу эштән башка тормышын күз алдына да китерә алмый. «Завод үзе бер дөнья, монда яшибез кебек», - дип елмая.

Цехта 400ләп хезмәткәр, барысы да үз эше белән мәшгуль. Цех кырмыска оясын хәтерләтә. Очкычларны «машина» дип атау гадәткә кергән. Илшат һәр машина янына килеп, аның ничек җыелганын аңлата. Кирәкле кайбер әзер җиһазлар Россиянең башка төбәкләреннән дә кайтартыла.




Вертолет кулдан җыела. Илшатның төп эше - гади итеп аңлатканда, вертолет «койрыгын» очкычның төп өлешенә тоташтыру. Бу эш бик төгәл башкарылырга, «койрык» белән төп өлеш бер ясыллыкта ятарга тиеш. Ян-якка тайпылыш 0,8 миллиметрдан артса да ярамый. Шуңа да вертолет җыючыга саннар белән эш итәргә, һәр миллиметрны үлчәргә, үткер күзле булырга туры килә. «Койрык»ны тиешенчә көйләп куйгач, клепкалаучы-җыючылар эчке яктан ике эшләнмәне винтлар, гайкалар ярдәмендә бер-берсенә беркетә башлый. Бу үзе бер катлаулы эш. Эшчеләргә көненә 100дән артык гайка борырга туры килә. Сызым буенча һәр болтны үз урынына урнаштыралар, кирәкле урыннарын махсус җайланмалар белән тиешенчә тарттыралар. Клепкаларны пневмочүкеч ярдәмендә сугалар. Бу тар гына «койрык»ның иң киң урынындагы әйләнәсенең диаметры - 80 сантиметр тирәсе. Утырып та, ятып та эшләргә туры килә. Монтажлаучы, электриклар, клепкалаучылар үз эшләрен чиратлап башкаралар. «Койрык»ның эчке ягында буеннан-буена сузылган чыбыклар «пәрәвез оясын» хәтерләтә. Җитмәсә, 14 метрлы «койрык» эчендә эссе. Дөрес, биредәгеләр ияләнгән.

- Җәй көне җилләткечләр куябыз. Көньяк Судан ягында командировкада вакытта 60 градус эсседә дә эшләргә туры килде, футболканың коры җире калмаган иде, - дип искә ала Илшат.
Вертолетлар җыелып беткәч, аларны маляр цехына озаталар. Анда кирәкле төскә буйыйлар. Аннары очыш кырында сынап карыйлар. Һәр вертолет меңәрләгән эшче кулы аша уза, заказ бирүчегә барып җиткәнче, энә күзеннән үткәрелә. Ерак арага алып китәргә кирәк булганда, кайбер элементларын сүтеп, самолетка төйиләр. Аннары заводтан җыючы бригада шул илгә вертолетны кабат җыярга бара. Илшатка да шул рәвешле чит илләрдә булырга туры килә.

- Безнең эштә пөхтәлек, зур җаваплылык сорала. Бер дөрес борылмаган винт зур фаҗигагә китерергә мөмкин бит, - ди Илшат.

«Улым мин ясаган вертолетларны күккә күтәрсен иде»

Эш сәгате иртәнге сигезенче яртыда башлана. Дүрт тулып унбиш минутта төгәлләнә. Дөрес, күпләр тиз генә кайтып китәргә ашыкмый. Кайбер көннәрдә кичке сәгать тугызларга кадәр дә тоткарланырга туры килә. «Эшне җиренә җиткереп эшләп бетермәсәң, күңел тыныч түгел»,- ди Илшат. гаиләсендә аны яхшы аңлыйлар. Шулай булмый ни, хатыны Гүзәл үзе дә шул завод хезмәткәре бит.

Заводның үз ашханәсе дә бар. Күпләр биредә төшке аш ашый, тамак ялгый.
Тавыш арасында эшләгәнгә, вертолет җыючыларга «зарарлы эш өчен» дип өстәмә акча түләнә, социаль пакет, сөт бирәләр. Зыянлы өлкәдә эшләүчеләргә 42 көн ял каралган. Хезмәткәрләрне торак белән тәэмин итүне дә кайгырталар. Предприятие социаль ипотека программасында да катнаша. Шулай ук спорт белән шөгыльләнү өчен дә мөмкинлекләр тудырылган. Фитнеска йөрүчеләргә, эшләү стажына карап, 70 процентка кадәр ташламалар тәкъдим ителә.

Илшат хоккей уйный, волейбол буенча завод чемпионы, Кырымда узган «Бөтенроссия корпоратив уеннар» ярышлары җиңүчесе. Болардан тыш ул һәрдаим кан да тапшыра икән әле. «Мактаулы донор» исемен алырга да озак калмаган. Буш вакытларында балыкка йөрергә ярата. Әңгәмәдәшем бик актив булып чыкты. Завод ел саен эшләү нәтиҗәләре буенча иң яхшы йөз кешене билгели икән, Илшат Минһаҗев та бу исемлектә. Кыскасы, заводның горурлыгы, диләр андыйлар турында.

- Үзебез җыйган вертолетларны күктә күргәч, зур горурлык хисе кичерәм. Иң зур хыялым - улым мин җыйган вертолетларны күккә күтәрсен иде, очучы булсын иде, - ди Илшат.


Илдар Мөхәммәтҗагов фотолары

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading