Җене сөймәде шул керпене, алып атардай булды (уены-чыны бергә)

Яңа билгеләнгән җитәкче коробкага салынган Яңа ел бүләкләре арасыннан уенчык керпеләрне берәм-берәм идәнгә, ә соңгы кулына алганын тәэминатчы булып эшләүче Илсур Харисовичның йөзенә бәрде.
Әмма Яңа ел алды көненең әзерләнгән сюрпризлары моның белән генә бетмәгән иде әле. Илсур Харисович бер өшеде, бер тирләде...
Ел саен һәр кеше Яңа ел алды мәшәкатьләренә чума. Өйдә ничек тә ярый, гаепләүче дә, премияңне кисүче дә, ашыктыручы да юк дигәндәй... Ә менә эштә Яңа ел алдыннан әзерлек бераз башкачарак шул, бөтен әйберне дә үзеңчә генә эшләп булмый. Башка елларда барлык бәйрәмнәрне, шул исәптән Яңа елны да, тиз-тиз әзерлек белән үткәрүче Илсур Харисовичка быел тирләргә, чабуларга туры килде. Ул гына да түгел, моннан соң яңа җитәкче аны эшендә калдырырмы икән?
Калдырмаса соң... әле инде мөһим дә түгел. Илсур Харисович, җитәкченең үткәнен белмәде, белсә, кем әйтмешли, егылыр алдыннан шул урынга саламны кат-кат түшәп куяр иде. Ләкин буласы булды инде.
Гадәти эш көне. Шулай да оешмаларда, кибетләрдә, хәтта аларның колхоз идарәсе бүлмәсендә дә бәйрәм кәефе сизелә. Бүген Илсур Харисович яңа билгеләнгән җитәкче кушкан әмерләрне тиз-тиз генә үтәде, аласын алды. Чөнки районнан кунаклар киләсе икән. Алар килгәнче кайтарылган бүләкләрне барлыйсы, авыл бизәлешен карыйсы, балалар бакчасын урап чыгасы, клубта әзерләнәчәк бәйрәм чарасы программасына күз йөртеп чыгасы бар икән. Илсур Харисович җитәкче алдына коробкаларны тезеп куйды. Карап чыгыгыз, янәсе...
Яңа билгеләнгән җитәкче коробкага салынган Яңа ел бүләкләре арасыннан уенчык керпеләрне берәм-берәм идәнгә, ә соңгы кулына алганын тәэминатчы булып эшләүче Илсур Харисовичның йөзенә бәрде. Әмма Яңа ел алды көненең әзерләнгән сюрпризлары моның белән генә бетмәгән иде әле. Илсур Харисович бер өшеде, бер тирләде...
Менә балалар бакчасы ишегалды. Җем-җем утлары, зур-зур кар сыннары белән каршы алды. Инде атна буе тәрбиячеләр кар җыеп, су ташып кар сыннары әвәләде. Менә кыш бабай, аның янәшәсендә горур гына Кар кызы басып тора, алар янында керпе сыны...
– Бу нәрсә! Теләсә нишләт! Күзем күрмәсен, – дип җикерде кардан ясалган керпене күреп җитәкче. Кар сынын юк итәсе килепме, аударып атарга теләпме, бар көченә китереп типте. Тик төптән юан итеп ясалган сынны һәм гомумән, тәрбиячеләр яки укытучылар ясаган әйберне тиз генә сындырам димә! Ул боз булып каткан иде.
Илсур Харисович җитәкченең ни өчен үзен шулай тотканын тагын аңламады. Чөнки аның үткәнен белми. Шулай да җитәкченең керпе яратмаганын чамалап алды.
Җитәкче эре-эре адымнар белән клубка таба атлады. Мәктәп укучылары, эшче яшьләр белән берлектә сәхнә әсәре әзерләделәр. Әзерлек нык булды. Килгән кунаклар алдында йөз кызарырлык булмаска тиеш. Җитәкче шулай кушкан иде. Фойеда балалар шау-шуы. Тамаша залында йомгаклау репетициясе бара. Сәхнә артында автор тавышы.
– Кичләрен Керпе Аю баласы янына кунакка йолдызларны санарга йөри. Алар бүрәнәгә утырып, чәй эчеп, йолдызлы күккә карадылар. Ул йортларның мич торбасы артында эленгән кебек күренә. Торбаның уң ягында Аю баласы, ә сул якта Керпенең йолдызлары...
– Бар әйт! Моны сәхнәгә чыгармыйсыз! Теләсә нишләгез! Әмма колагым ишетмәсен, – җитәкче бу сүзләрне авызын ачмыйча гына теш арасына телен кысып кына чыгарган авазлар аша әйтте.
Эшнең нидә икәнен белмәгән үзешчән артистлар, сәхнә әсәрен әзерләүче балалар бер ни дә аңламады. Шулай да “Томан эчендәге Керпе” әкиятен белем көненә әзерләгән “Буратино хикмәтләре”нә алыштырып куярга, кабатлап күрсәтергә булдылар. Башка чара юк. Яңа җитәкчедән узарга барысы да курыкты.
Клубтан чыгып килгәндә бер төркем авыл агайлары очрады. Аларның кайсысы оныкларын репетициягә озата килгән, кайсысы болай гына чыккан. Арада җор телле Галимҗан абзый да бар. Илсур Харисович аны күреп бераз сөенеп куйды. Җитәкче белән булган киеренке хәлне бәлки ул берәр кызык хәл сөйләп җиңеләйтеп җибәрер дип өметләнде. Эх, очрамаган гына булсаңчы...
Җитәкче кызу-кызу атлап килгән адымнарын бераз акырынайтып авыл картлары ягына борылды. Ничек кенә булса да, авыл агайлары белән исәнләшмәү матур түгел. Һәрберсенә кул биреп исәнләште, хәлләрен сорашкандай итте.
– Менә, оныкны китердем әле. Аны көтәм, – ди Галимҗан агай. – Балаларны саклап кына үстерәбез инде. Җил-яңгыр тиярлек түгел. Оныклар бигрәк кадерле. Без генә түгел җанварлар да балаларын яклый бит. Кем әйтмешли, керпе дә үз баласына “йомшагым” дип дәшә бит...
Бусы соңгы чик булды бугай. Җитәкче тиз-тиз адымнар белән машинасына атлады.
– Соң аның кушаматы керпе икәнен белми идегезмени, – дип мыек астыннан гына елмайды Галәү абзый.
Алмабикә.
Фото: https://www.freepik.com
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
5 июнь 2023 - 16:01Ишекне ябып чыкканда карт ана: «Китмәгез!» – дип, җиргә ятып ялварып елап кала Тугыз туган нигез бүлә Бер төптән чыккан агач шикелле, бер ояда туып‑үскән туганнарга гомер буе сокланып та, көнләшеп тә карадым. Кайгыда да, шатлыкта да алар гел бергә, бер йодрык, көч. Бу зур дөньяда минем сыман «урлап өзгән камыр төсле» (әнием сүзләре) япа‑ялгыз түгел.1100
-
5 июнь 2023 - 15:42Ир кешенең колакка алка тагуы, чәчен хатыннар кебек ясавы Аллаһның каргышына илтә Аллаһ кешелекне ирле һәм хатынлы итеп яратты. Ул теләсә, җир өстендә гел ирләр генә яки гел хатыннар гына яшәр иде. Әнә бит, Европа илләрендә бер көтү «ирләр» урамга чыгып, транспарантлар күтәреп: «Без хатыннардан башка да булдырабыз!» - дип чаң кагалар.2300
-
5 июнь 2023 - 15:36Сез дә кулланыгыз: тоз «ашаганнан» соң, чөгендернең баллылыгы арта Кәбестәне ни өчен тозлаганнарын һәркем белә. Ә менә яшелчә үскән түтәлне тозлаганнарын ишеткәнегез булдымы икән? Күпьеллык тәҗрибәләре булган бакчачылар шулай эшли дә. Аларча, түтәлләрне вакытында тозласаң, кишер һәм чөгендер зур һәм баллы булып үсә.3000
-
5 июнь 2023 - 15:31Миллениум күперенең бер полосасы ябыла Казанда бу атнада Миллениум күперенең Әмирхан проспектыннан Вишневский урамына кадәр транспорт хәрәкәте ябыла.3300
-
5 июнь 2023 - 12:53Гафу сорарга кайтыйк! “Чакырган җиргә бар, куган җирдән кит!” - ди безнең акыллы халык. Шуны истә тотып, Исәк Сабан туена кайтып килдек әле. Туган авыл булмаса да, туган район! Чакыручысы да кем бит әле - Буа якташлар җәмгыяте рәисе Ирек Мөнир улы Закиров. Газетабызның дусты, ярдәмчесе.11802
-
5 июнь 2023 - 11:45Рүзилә Хәертдинова: "Тормышымда нинди авырлыклар булганын күз алдына да китерә алмыйсыз" Җырчы Рүзилә Хәертдинова хатын-кызлар киеме кибете ачкан. Бизнесы һәм шәхси тормышы турындагы сорауларга ул социаль челтәрдә җавап бирде.18400
-
5 июнь 2023 - 09:31Туганым белән качып-посып очраштык та, никах укыттык Туганнар арасында гаилә корырга ярамый, диләр. Башкалар ничектер, ә бездә бу сүзне чынга алучы, моңа игътибар итүче юк. Ирле-хатынлы туганнар арасында икетуган яки өчтуганнар күп. Әби белән бабай да үзара икетуган.71100
-
4 июнь 2023 - 18:01Мондый операциядән соң исән кала алмаячаксың, диләр аңа. Ә ул... Көзге уңышны җыюның кызган мәле. Бәрәңгедән соң кабакларны да кышкы саклауга куярга кирәк. Быел алар да бик уңган – һәрберсе тегермән ташы кадәр. Гәрәбәдәй ялтырап яталар бакча уртасында.97400
-
4 июнь 2023 - 12:50"Кабереңә ятып еласам да, соң инде..." Артур әнисенең кабере янында басып тора. Бүген әнисен җир куенына салдылар. Әнисе мәңгегә китте. Бик авыр иде аңа. Бер рәхәт тә күрсәтмәде бит ул әнисенә. Кабереңә ятып еласам да, соңдыр шул, соңдыр – ир уртасы булып килгән Артурның күзләреннән тәгәрәп-тәгәрәп яшьләр акты.266704
-
4 июнь 2023 - 12:40Тартуны ташлар өчен нишләргә? Берничә тапкыр талпынып та, тәмәке тартуны ташлый алмаучылар бар.41800
-
4 июнь 2023 - 10:48300 бит китап укымыйча йокларга ятмый Безнең арада гына уникаль шәхесләр җитәрлек. Шундыйларның берсе белән Лаеш районында таныштык. Александр Алексеев алты тел белә, гармунда да татарча көйләрне шәп итеп суза.27501
-
4 июнь 2023 - 09:12"Тимер эше үз эченә алып кереп китә, ясаган саен илһамланасың" Азу ярган сәвит сәясәтеннән соң, динебез баш калкыткан еллар кемнең дә хәтерендәдер. Диндар төркемгә иң беренчеләрдән килеп кушылган өлкәннәрдән яшьләрнең дә калышмавы, мәдрәсә тутырып, белем алырга килүләре нур өстенә нур иде!32101
-
3 июнь 2023 - 17:17"Авыруы аркасында әнине бик тилмертте. Чыгып качканын күрми дә кала иде..." Шәһәр уңайлыкларын кибетсез, мәктәп, клубсыз авылга алмаштырган кешеләрнең туган җирендә яшәүләрен батырлыкка тиңлим. Гөлнур апа белән Радик әфәнде Ефремовларның гомер көзләрендә Балтач районы Курамьял авылына күченүләрендә тагын бер хикмәт бар.251102
-
6 октябрь 2022 - 13:44Бахчасарай авылы. Кырымныкы түгел.
-
5 июнь 2023 - 13:56Без имениНазсыз узган гомер дияр идем... Узен турында да уйларга кирэк шул,балалар дип яшэп,ахыры аяныч,парлы ялгыз инде.Бер түбә астында яшәсәләр дә, дошман булды алар
-
4 июнь 2023 - 23:36Без имениАфэрин. Аллах телэгэн бэндэсен туры юлга кертэ. Синен намаз укыган ул урыс каенанан белэн хатынын, татар ата ананнан купкэ эйбэт.Хатыным белән аның әнисе исламны кабул итеп, намазга басты
-
4 июнь 2023 - 14:24Без имениРэхмэт ,уңышлар сезгэ .Тумый калган сабыемны, бик еш төшемдә күрдем. Үпкәле иде ул миңа...
-
4 июнь 2023 - 11:15Без имениБэхеткэ,шатлыкка кумелеп яшэгез.Тигезлек белэн балаларыгызны устерегез.Э иренгэ баш иям,рэхмэт Анга.Табиблар миңа: “Ике ай яшисең калган”, – дип өемә кайтарып җибәрде
-
3 июнь 2023 - 12:57Без имениМеня яз син кешегэ гыйбрэт булсын дип. Бетереп тэ ташладылар матур историянеСара үз куллары белән әтине әнигә биргән
-
3 июнь 2023 - 08:29Без имениЛандыш молодец 😍Табиблар миңа: “Ике ай яшисең калган”, – дип өемә кайтарып җибәрде
-
3 июнь 2023 - 06:20Без имениДонья булгач,торле хэллэр була! Мин дэ белэм шундый гаилэне!Э нигэ калган гомерне матур итеп яшэмэскэ?!"Иремнең беренче хатыны белән кунакка йөрешәбез"
-
2 июнь 2023 - 20:24Без имениЮгары Лашчы авылы халкына изге эшләрендә АЛЛАҺ Тәгалә ярдәмен бирсен, ин шәә АЛЛААҺ!Авыл Сабан туйлары: кайда, ничек һәм ничә сумга узачак? "ШК" күзәтүе
-
21 май 2023 - 12:11“Күңелдә курку бар – татарның киләчәге өчен сызланам” Татар әдәбиятын һәм сәнгатен үстерүгә зур өлеш керткән шәхес ул. Язмышының күп өлешен кеше үзе иҗат итә, дип санаучылардан Әдәби иҗат эше белән мәктәп елларыннан ук шөгыльләнә башлаган Рашат Низами – бу көнгә 20гә якын китап авторы. фидакарь хезмәте өчен аңа “Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе” дигән мактаулы исем һәм Татарстан язучылар оешмасының Һади Такташ, Фатих Хөсни исемендәге мәртәбәле премияләре бирелде.184900
-
15 апрель 2023 - 08:02“Үземне җитәкче урынында күз алдына китермим” Щепкинчылар арасында тагын бер талантлы артист үзенең 85 яшьлек гомер бәйрәмен билгеләп үтте. Ул – Татарстанның һәм Россиянең халык артисты, М.Җәлил һәм Г.Тукай исемендәге дәүләт бүләкләре лауреаты, “Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен”, “Дуслык” орденнары һәм төрле медальләр иясе Равил Шәрәфиев.672005
-
1 апрель 2023 - 12:15“Татар мәктәпләре бетсә, әдәбият бетәчәк” Ркаил Зәйдулла – әдәбият сөючеләргә аның исеме яхшы таныш. Ул ике дистәгә якын китап авторы. Шагыйрь, драматург, публицист. Татарстанның Дәүләт Советы депутаты. Татарстан Язучылар берлеге идарәсенең рәисе.727501
-
2 июнь 2023 - 15:49Рөстәм Миңнеханов Казанның Киров һәм Мәскәү районнарында балалар бакчасында, музыка мәктәбендә, китапханәдә булдыБүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Казанның Киров һәм Мәскәү районнарындагы социаль объектларда булды. Беренче объект - «Ышаныч» балаларга һәм яшьләргә психологик-педагогик ярдәм үзәге. Үзәк авыр тормыш хәлендә калган 14 яшьтән 35 яшькә кадәрге яшүсмерләргә һәм яшьләргә психологик ярдәм күрсәтә.36700
-
5 июнь 2023 - 16:01Ишекне ябып чыкканда карт ана: «Китмәгез!» – дип, җиргә ятып ялварып елап кала Тугыз туган нигез бүлә Бер төптән чыккан агач шикелле, бер ояда туып‑үскән туганнарга гомер буе сокланып та, көнләшеп тә карадым. Кайгыда да, шатлыкта да алар гел бергә, бер йодрык, көч. Бу зур дөньяда минем сыман «урлап өзгән камыр төсле» (әнием сүзләре) япа‑ялгыз түгел.1100
-
29 май 2023 - 09:09Насыйп ярны ташлаганмын... Фаяз белән бер авылда, бер урамда уйнап үстек. Ул – беренче мәхәббәтем. Бик сабыр, тыйнак егет иде ул. Мәктәпне тәмамлагач, Казанга укырга киттем, ул авылда калды. Аралар шулай өзелде.330407
-
29 май 2023 - 09:38“Гакыйка корбанын балта белән чабарга ярыймы?” Газета укучылардан килгән сорауларга Әмәт мәчете имам хатыйбы Равил хәзрәт Бикбаев җавап бирә.138924
-
29 май 2023 - 09:42Мәңге яшь калу сере нәрсәдә? Табиб ачыклык кертә Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы яшь категориясенең яңа квалификациясен кабул иткән. Аны кешенең сәламәтлеге һәм тышкы кыяфәте яхшыру, бала табу һәм эшләү сәләте арту, тагын бик күп факторлар белән бәйле рәвештә үзгәртергә булганнар.73900
-
29 май 2023 - 11:05Елан чакса нишләргә? Россия территориясендә еланнарның 90га якын төре яши. Аларның күпчелеге агулы түгел Бездә иң киң таралганы – кара елан. Аны кыр-болыннарда, катнаш урманнарда, елга-күлләр тирәсендә очратырга мөмкин.129200
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Шахри Казан (Город Казань)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл №ФС77-47630 от 06.12.2011
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Сабиров Радик Рашидович
Адрес редакции: 420066, Российская Федерация, Республика Татарстан, г.Казань, ул.Декабристов, д.2
Телефон редакции: (843) 222-05-41, 8 (917) 851-69-62
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика