Сиксән ике яшендә әбиебез күрше авыл бабаена кияүгә китте, ләкин...
Безнең әбинең кушаматы «мотоцикл» иде. Аның кебек җитез, кызу кешене бүтән белмим мин. Ул узып киткәндә, чөеп бәйләгән яулыгы гына җилфердәп кала.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚

Безнең әбинең кушаматы «мотоцикл» иде. Аның кебек җитез, кызу кешене бүтән белмим мин. Ул узып киткәндә, чөеп бәйләгән яулыгы гына җилфердәп кала.
Кайвакыт, узып барышлый гына алгы якта торган зур көзгегә күзе төшә дә:
– Тьфү, чорт! – дип куя. – Кем бу ямьсез карчык?
Без көлешәбез. Әбигә сиксән яшь.
Сиксән ике яшендә күрше авыл бабаена кияүгә китте ул. Ямь-яшел бизәкле сандыгын машина әрҗәсенә салып илтеп кайткан иделәр. Дүрт айдан әбиебез кайтып та төште. Бабай кыска гомерле булып чыккан икән...
Капка төбендә зур яшел сандык белән әбине күргәч аптырашып киттек.
– Әби, ничек кайттың? – дибез.
– Попутка белән, балам, попутка белән, – ди әби кеткелдәп. – Мотоцикл ватылды бит инде.
Озын гомерле булды әбиебез. Туксанга кадәр шулай җилфердәп йөрде. Туксанга кадәр «тьфү, чорт» ди иде көзге каршына тукталса... Ап-ак яулыклы, бик мөлаем әби иде ул безнең өчен. Иң матур әби.
Лилия Фәттахова.
Фото:
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз.
Вход на сайт
Язмага реакция белдерегез
Мөһим
-
#Җәмгыять
Рөстәм Миңнеханов Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне белән котлады
-
#Язмалар
Биектау районында янгын: “Ярый әле үзебез өйдә булмаганбыз, гаиләбез белән үлә идек...”
-
#Шоу-бизнес
Марат Шәйбәков: “Быел менә беренче мәртәбә без аерым... Кем уйлаган бит”
-
#Язмалар
“Безнең гаилә туган көнен бөтен ил халкы бәйрәм итә”
-
#Җәмгыять
Татарстанда сайлауларга гаилә белән бару матур гадәткә әверелде. Бүләк тә отарга була
Комментарийлар