Татарстан белән Казахстан арасындагы дуслык-хезмәттәшлек җепләре күптәннән килә. Ике арада төзелгән хезмәттәшлек килешүе дә бар. Бүген без Татарстан Республикасы мәдәният министры урынбасары Гүзәл Нигъмәтуллина белән мәдәният өлкәсендәге багланышларны барлыйбыз.
- Гүзәл Азатовна, Казахстан Республикасы белән мондый якынлыкның сере нидә икән?
- Татар һәм казах халыкларының сәяси, икътисади, мәдәни багланышлары гасырлар...
Скопировать ссылку

- Татар һәм казах халыкларының сәяси, икътисади, мәдәни багланышлары гасырлар буе дәвам итә. Татарлар XVIII гасырда ук, хәрби бурычтан качып, ул якларга килеп чыкканнар. Семипалатинск, Җаек, Петропавловск калаларына татарлар нигез салган. Муллаларыбыз мәдрәсәләр ачкан, күп кенә казах зыялылары да татар муллаларыннан белем алган. Мотыйгулла Төхвәтуллин салдырган Җаектагы мәдрәсәдә Габдулла Тукай да укыган. Шәхес буларак, ул шунда формалашкан. Казахстан безгә Фуат Мансуров, Нәҗиб Җиһанов, Гали Ильясов кебек күренекле шәхесләрне биргән. Ә безнең милләттәшебез Латыйф Хәмиди казах профессиональ музыкасына нигез салган. Ул - казахларның дәүләт гимнын да язган кеше. Казахларның күренекле шагыйре Абайның шигырьләре дә беренче мәртәбә Оренбургта чыга торган татар басмаларында дөнья күргән. Төрки телләр арасында казах теле - татар теленә иң охшаш телләрнең берсе. Казахстанда хәзер безнең 230 мең милләттәшебез яши. Бүген ике республика арасындагы багланышларны үстерү алар өчен дә кирәк.
- Милләттәшләребез Казахстанда ничек яши? Алар Татарстан ярдәменә мохтаҗ түгелме?
- Безнең халык мәгърифәтле бит ул. Шуңа күрә дә аларны яраталар. Халкыбызның эшчәнлеге турында әйтеп тә торасы юк. Алар Казахстанда да ярдәм көтеп утырмыйлар, гөрләтеп эшлиләр һәм яшиләр. Казахстанда Татарстанның вәкиллеге эшли. Казахстанның унтугыз төбәгендә, Татарстан ярдәме белән, Сабантуй оештырыла. Узган ел Казахстанда уздырылган милли бәйрәмнәрдә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та, Беренче Президентыбыз Минтимер Шәймиев тә, ТР Премьер-министры Илдар Халиков та катнаштылар. Татарстан ярдәме белән, Җаекта Габдулла Тукай музее төзекләндерелде. Бу музей шагыйрьнең иҗатын пропагандалау буенча зур эш башкара.
Әлбәттә, безнең уңышлы хезмәттәшлек, андагы татарларның матур тормышы - Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Казахстан Президенты Нурсолтан Назарбаевның аңлашып эшләве нәтиҗәсе, Казахстан җитәкчелегенең безнең республикага карата булган хәерһахлы мөнәсәбәтенең күрсәткече.
- Безгә Казахстаннан үрнәк алырлык нәрсәләр бар?
- Алар милли горурлык тәрбияләү юнәлешендә зур эш алып баралар. Астана шәһәрендә кечкенә баладан да: «Милләтең кем?» - дип сорасаң, ул: «Мин - казах», - дип җавап бирә. Күптән түгел Астанада Казахстан тарихын өйрәнү буенча институт ачылган. Анда башка төбәкләрдән дә галимнәрне тарталар. Мәдәният өлкәсенә бик күп чыгымнар тоталар. Милли ансамбльләр өчен дә бик бай киемнәр тектерәләр.
- Әйе, хәзер бу юнәлештә Татарстан да актив эш башкара. Без дә сәнгать аша мәгърифәтле, горур татар кешесе образын тудырырга тырышабыз. Әйтик, «Кара пулат» операсын караганнан соң, миндә милли горурлык хисләре тагын да көчәйде. Татарларның тугрылыгы, горурлыгы турындагы бу әсәрне бөтен милләттәшләр дә карасын иде.
Комментарийлар