16+

Авылда тормыш шәһәрдәгедән начаррак булмаска тиеш

Әгерҗе районында татар шагыйре, драматург һәм композитор Ләбиб Айтуганов исемендәге мәдәният йорты ачылды. Бу клубны халык түземсезлек белән көткән иде. Республика программасы буенча төзелгән объект 300 урынга исәпләнгән һәм үзенә клуб белән спорт залын сыйдырган.

Авылда тормыш шәһәрдәгедән начаррак булмаска тиеш

Әгерҗе районында татар шагыйре, драматург һәм композитор Ләбиб Айтуганов исемендәге мәдәният йорты ачылды. Бу клубны халык түземсезлек белән көткән иде. Республика программасы буенча төзелгән объект 300 урынга исәпләнгән һәм үзенә клуб белән спорт залын сыйдырган.

Әлеге тантаналы чарада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, "Бердәм Россия" фракциясе әгъзасы, Россия Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина, Татарстанның мәдәният министры Айрат Сибагатуллин да катнашты.

- Без бүген сезнең белән бергә шатланабыз. Сездә шундый шәп учреждение ачыла: авыл клубы һәм спорт залы - барысы бергә. Авылда тормыш шәһәрдәгедән начаррак булмаска тиеш. Бүген без республикада 30лап максатчан программа гамәлгә ашырабыз, аларның күпчелеге авылга ярдәм итүгә, авыл кешеләренең тормышын яхшыртуга юнәлтелгән, дип халыкны котлады президент. 300 кешегә исәпләнгән мәдәният йортында милли көрәш, өстәл теннисы белән шөгыльләнергә мөмкин булачак.

Үсмерләр, балалар һәм олылар өчен төрле түгәрәкләр эшләячәк. Актаныш, Әгерҗе районнарына эшлекле сәфәре кысаларында президент Әгерҗенең башка социаль объетларын да күзәтте - ЗАГС бинасында, "Яшьлек" шәһәр скверында булды.

Актаныш 18ләп республика программасында актив катнашып килә.
Соңгы ел ярым вакыт эчендә генә дә районда 140 урынга исәпләнгән балалар бакчасы, фельдшерлык пукнтлары, иҗтимагый үзәкләр, авылларда спорт мәйданчыклары, модульле ветеринар пунктлар ачылды. Былтыр 175 йорт куллануга тапшырылган. Капиталь төзекләндерүдән соң. Агыйдел җыр һәм бию ансамбленең дәүләт бинасы да заманча сулыш алды. Биредә иҗади семинарлар, төрле мастер класслар, Татарстан, Башкортстан үзешчән коллективлары чыгышлары булачак. Кирам Сатиев исемедәге гармунчылар фестивале дә үткәрелер дип көтелә. Балалар өчен җыр-бию студиясе эшлиячәк. Агыйдел ансамбле Актаныштагы сәләтле балар гуманитар интенат гимназиясендә укучылар дә шөгыльләнер дип ниятләнә. Су саклау зоналары елы уңаеннан Актанышта яңа парк ачылды. Әлеге ял итү урынының иң матур урыны - төзекләнделергән буа. Бу районны яшелләндерү буенча башкарылган эшләрнең бер этабы гына, киләчктә балык үрчи торган буаларны да рәткә китерәчәкләр.

Архитектурага килгәндә, монда районның балыкчылык белән шөгыльләнү, флора, фауна өлкәсенә бай булуы - барысы да чагылыш табачак. Яңа ачылган паркта сулыкка бару юлы, агачлар, башка уңайлыклар булмаган. Хәзер балалар мәйданчыгы да эшләп килә, паркны фонтан бизи.

- Без барыбыз да авылдан чыккан кешеләр. Авыл ул безнең - үткәнебез, киләчәгебез, хәзергебез. Дәүләт Думасында депуталар бер команда булып эшли. Төп максатларыбызның берсе авылның социаль өлкәсен, андагы тормыш сыйфатын яхшырту. Бу өлкәдә безгә юнәлеш биргән, команданың җитәкчесе, президент Рөстәм Миңнехановка зур рәхмәт, - диде Әлфмия Какогиган.



Фото: president.tatarstan.ru

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading