16+

Бөек Петр каласыннан илһамланып...

Очсыз-кырыйсыз Россиябезнең, Татарстан шәһәрләреннән кала, Мәскәү, Сочи, Адлер калаларында гына булганым бар иде. Күптән түгел Санкт-Петербургта да булып кайтырга туры килде. Дөрес, бу сәяхәтнең максаты ял итәргә дә, шәһәр белән танышырга, истәлекле урыннары белән хозурланырга да бару түгел, ә Петербургның бер хастаханәсендә өстәмә тикшеренү үтеп кайту иде. Әмма сәяхәтнең максаты...

Бөек Петр каласыннан илһамланып...

Очсыз-кырыйсыз Россиябезнең, Татарстан шәһәрләреннән кала, Мәскәү, Сочи, Адлер калаларында гына булганым бар иде. Күптән түгел Санкт-Петербургта да булып кайтырга туры килде. Дөрес, бу сәяхәтнең максаты ял итәргә дә, шәһәр белән танышырга, истәлекле урыннары белән хозурланырга да бару түгел, ә Петербургның бер хастаханәсендә өстәмә тикшеренү үтеп кайту иде. Әмма сәяхәтнең максаты...


СПб - Ленинград - Питер…
Белгәнебезчә, 1703 елда калкып чыгып, нигез салучысы патша Петр I хөрмәтенә Петроград исеме алган, аннары озак еллар буе Ленинград исеме астында яшәгән шәһәр, ахыр чиктә яңадан, башлангыч бирүчесенә ихтирам йөзеннән, Санкт-Петербургка әйләнгән. Әмма өлкән буын вәкилләребез хәтеренә ул каһарман-шәһәр Ленинград буларак сеңеп калган. Шуңа күрә, анда җыенуым белән кызыксынган туганнарымның телендә ул гел «Ленинград» булгач, миндә иң беренче тәэсирне, әле барганчы ук, шул тудырды бугай.
Артык авазларны әйтеп тору өчен авызларын кызганучы яшьләр бөтен сүзләрне үзләренә җайлаштырып кыскарталар, Петербург та, бу канунчылык буенча, күптән «Питер»га әйләнде, язуда ул бөтенләй «СПб» гына. Бер шәһәрнең шулай күп исеме булу кызык, инде саналганнарыннан тыш, ул әле «Икенче Венеция», «Невадагы шәһәр», «Мәдәни башкала», «Ак төннәр шәһәре» дә бит.

Өметләрем акланмады
Петербург мине коры салкын һавасы, иртәнге тугызлар тирәсе булуына карамастан, сихерле, әмма ямансу эңгер-меңгерлеге белән каршы алды. Төнлә керфек тә какмау сәбәпле, аэропорт белән хастаханә арасындагы юлны йокымсырап барып, шәһәрне күрми дә калдым. Икенче тәэсир хастаханәне күргәч булды. Вреден исемендәге фәнни-тикшеренү институтын Россиянең иң абруйлы медицина оешмаларының берсе дип ишеткәч, әллә нинди «супер-пупер» хастаханәгә эләгәм дип көткән идем. Бөтен уңайлыклары үзендә булган ике урынлы палата, телевизоры, әле бәлки чыбыксыз интернеты да булыр дип уйладым. Тик хастаханә ишеген ачып керүгә, бөтен өметләрем чәлпәрәмә килде. Сер итеп кенә әйтәм: үзебезнең Казан хастаханәләрендә, андагы белән чагыштырганда, менә дигән җиһазландырылыш икән әле. Ә бу бинага инде императрица Александра Федоровна заманында ук - 1906 елда нигез салынган. Димәк, 100 елдан артык тарихы бар дигән сүз.

Җилләткеч Хезмәт кодексы буенча эшли
Биш кешелек палатага эләктем, юыну бүлмәсе белән «патша җәяү йөри торган урыны» бүлеккә бер генә, суыткыч - коридорда. Ун көнгә миңа шәхси куллануга бүленеп бирелгән урыны да уңайсызрак булып чыкты: дүрт урынлык палатага өстәмә бишенче ятакны кертеп куйганнар да, аның ни розеткасы, ни аерым ут лампасы юк. Анысына түзәрлек, иң уңайсызы һәм сәере шул: бүлмәләрне җилләтү системасы көненә сигез сәгать - иртәнге 8дән алып кичке 4кә чаклы гына эшли, шимбә белән якшәмбедә исә бөтенләй «ял итә». Әйтерсең лә аларны Хезмәт кодексы буенча гына эшкә җигәләр. Җилләткеч эшләп торганда, фил көтүенә эләккәндәй, колакларны тондырырлык тавыш яңгырап тора, аның бүлмәдәге кызулыктан да артык файдасы сизелми. Батареялар да өзелгән булуга карамастан, калган вакытта бөтенләй үләрлек - һава юк, тынчу, тирләп-пешеп ятасың. Ишекләрне ачып куярга рөхсәт итмиләр, тәрәзәне ачсаң, урын өстендә генә ятарга мәҗбүр авыруларга салкын бәрә. Коткаручыбыз - коридор.

«Сестриархат» белән «санитархиат»
Ишекләрне ачып куярга рөхсәт итмиләр дим. Бу, бер санитарка сүзләре белән әйткәндә, «сезнең исләрне суламас» өчен эшләнә. Табибларны усал дип уйлый идем, андагылардан андый тәэсир калмады. Беренчел тойгылар буенча, анда шәфкать туташлары белән санитаркаларның тулы хакимлеге урнаштырылган. Йөзләрендә һәрчак канәгатьсезлек чагылышы, һәр нәрсәгә бәйләнәләр, ачуланалар, орышалар, сүгәләр…
Санитарканың берсе аеруча да усал, ачык палата ишеге - аның дошманы. Без махсус ачабыз, ул яба да куя, яба да куя. Беркөнне бөтенләй: «Булды, сезне соңгы тапкыр кисәтәм!» - дип кычкырып китте. Нишләргә җыенган булгандыр, әмма карашында ишеккә амбар йозагы элеп кую чаткылары сизелеп тора иде төсле. Санитаркалар сумкаларга, өстәлдә, тәрәзә төбендә торган әйберләргә дә тынычлык бирмиләр. Урын өстендә ятучының һәрчак кул астында булырга тиеш ул нәрсәләрне кая куярга инде, йә?!
Шәфкать туташлары да кимен куймый. Беркөнне иртәнге 7дә берсенең кычкырган тавышыннан уянып киттем. Йоклап ятучы бабайларны уятып, култык асларына градусниклар тыгып маташа икән, үзе ашыга-кабалана, сүгенә. Соңрак ул шәфкать туташында бер тамчы да шәфкатьлелек булмавын белдем: гел пыр тузынып йөри, авызыннан бер җүнле сүз чыкмый, сорауларга кирле-мырлы җавап бирә. «Боларга каршы да әйтеп булмый, берәр ярамаган нәрсә кадап китәрләр», - дип сөйләшә палатадашларым. Әнә берсе урын өстендә ятучы бер бабайга эчне йомшарта торган дару эчертеп, рентгенга төшәргә озаткан инде. Берәр начарлыгы тигәндерме, тәҗрибәсезлек галәмәтедерме…

Петербурглылар үбешергә ярата
Хастаханә һәм аның хезмәткәрләренә кагылышлы тәэсирләрне тынычлыкта калдырып, башкаларына күчим. Палатамда төрле кешеләр ята, күбесе - петербурглылар, алар яныннан туганнары, дуслары өзелми. Алар артыннан күзәтеп ятып, бер үзенчәлек сизеп алдым: килешкә һәм китәр алдыннан болар бер-берсен битләреннән үбәләр. Хатыны белән ире бер хәл инде, карчыгы белән карты, кызы белән әтисе, улы белән әтисе, килене белән каенатасы гел үбешәләр. Бездә бу яшьләр арасында гына еш күзәтелгән гамәл булганга, ул миңа сәеррәк, ят тоелды.

«Әпчехи!»
Россиянең «мәдәни башкаласына» килдем бит инде, монда яшәүчеләр дә чамадан тыш культуралы кешеләр булыр дип көттем. Дөресен генә әйткәндә, бу үзен артык сиздертмәде. Беренче карашка вак кына нәрсә булган шундый бер әйбергә игътибар бирдем: монда берәү дә беркемгә дә, төчкергәч: «Исән бул!» - дип әйтми. Махсус тикшердем: төчкерәм дә көтеп утырам, ник берсе исәнлек теләсен. Ә бездә бу нәрсә барыбызның да канына сеңгән, ул шундук реакция белдерү дәрәҗәсенә җиткерелгән. Коридорда утырганда, берәү төчкергәч: «Исән булыгыз!» - дип әйткән идем, ул башта миңа сәерсенеп карады, аннары гына рәхмәтен әйтте. Башкала мәдәни үзе, ә тәрбия җитеп бетми...

Казанны барысы да белә
Иң куандыргыч тәэсир андагы күп кешеләрнең Казанны белүләре булды. Палатадашларымның берсенең әтисе, икенчесенең бабасы татар булып чыкты, барысының да Казанда булганнары бар; аның матурлыгына, татарларның үз телләрен дә, рус телен дә камил белүләренә сокланалар. Кайберләре Шәймиевне дә белә. Берсенең: «Нишләп сез Чечнядагы кан кардәшләрегезне тынычландырмыйсыз соң?» - дигән соравы гына аптырашта калдырды. «Безнең аларга ни катнашыбыз бар, каян килеп кан кардәшләребез булсын алар?» - мин әйтәм. Татарстанда яшәүче мөселманнар белән чечен исламистларының дини тәгълимат-ышанулары бер үк төрле дигән ялгыш фикер йөртүләр дә яши икән.
Шушы тойгылар бәйләмен күңел түренә туплап, ун көннән Петербургтан кайтып киттем. Операциядән баш тарттым. Бүлек мөдире: «Операция ясасаң-ясамасаң да, барыбер аякка басмыйсың!» - дип кырт кистереп әйтеп торгач, ризалашасым килмәде. Шундагы пациентлар белән аралашу, үземнеке шикелле диагнозлы 24 яшьлек кызның, операциядән соң, үлем хәлендә ятып калуы да шул карарга килергә этәрде. Шәт, бу карарым хата булмастыр.
Петербургта булудан калган иң мөһим тәэсирне язмыйча калганмын икән әле. Бәлки, ул шәһәрнең чын гүзәллеге кыш, салкын һава, кала читендәге һәммәсе бертөрле, ямансулык бөркеп торган иске йортлар артына яшеренгән булгандыр да, әмма мин Казаныбыз күпкә гүзәлрәк шәһәр икән дигән фикердә кайтып төштем. Үпкәли күрмә тагын миңа, берүк, Бөек Петр каласы.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading