16+

Безне бөтен татар иле укый

Узган атнада башкалабыз Казанда Башкортстан, Мари-Эл, Чуашстан, Удмуртия, Самара, Оренбург, Түбән Новгород, Ульян, Пермь, Әстерхан, Төмән, Свердловск һәм Омскида туган телебездә нәшер ителә торган басмаларның баш мөхәррирләре Казанга фикер алышырга җыелды.

Безне бөтен татар иле укый

Узган атнада башкалабыз Казанда Башкортстан, Мари-Эл, Чуашстан, Удмуртия, Самара, Оренбург, Түбән Новгород, Ульян, Пермь, Әстерхан, Төмән, Свердловск һәм Омскида туган телебездә нәшер ителә торган басмаларның баш мөхәррирләре Казанга фикер алышырга җыелды.

Очрашуда төп сүз «Шәһри Казан» газетасы базасында чыгып килүче «Атна вакыйгалары» газета кушымтасы турында булды. Мәгълүм булганча, әлеге газета татарлар яшәгән чит төбәкләрдә тарала. «Атна вакыйгалары»ның октябрь аенда 88 мең тираж белән чыгуын истә тотып, «Татмедиа» ААҖ генераль директоры Айдар Сәлимгәрәев: «Болай булса, тиздән 200 меңлек тиражга да җитәрбез әле», - дигән ышанычын белдерде. Газетаның баш мөхәррире Мансур Мортазин, кунакларны сәламләп, совет чорында яхшы гына таралыш алган татар матбугат чараларының, СССР таркалгач, кинәт укучылар саны кимүен ассызыклады. «Атна вакыйгалары» газетасы шушы бушлыкны тутырырга ярдәм итте. Аның тиражы 80 мең. Разил Вәлиев әйтмешли, 80 мең укучылы булу - бу бөтен татар иле укый дигән сүз», - диде М.Мортазин. Аның әйтүенчә, газета Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов биргән хәер-фатиха белән дөнья күрә башлаган.
Киңәшмәдә кайбер өлкәләрнең татар газеталары мөхәррирләре дә кыскача чыгыш ясады. Алар барысы да үзләренә ярдәмгә килүче, берләштерүче кушымта - «Атна вакыйгалары» басмасына бер тавыштан рәхмәт әйтә. Төмән өлкәсендә чыгарылучы «Яңарыш» газетасының баш мөхәррире Алсу Сәгыйтова «Атна вакыйгалары» басмасы аркылы Казан белән элемтә ныгыды, дип ышандыра. Башкортстанда татар телендә чыгучы «Диләфрүз» журналын оештыручы Галия Сафарьянова да «Атна вакыйгалары» басмасы өчен рәхмәт сүзләрен белдерде. «Диләфрүз» журналының саны күп түгел, шулай да без укучыларыбызга аны арттырырга вәгъдә бирдек, ләкин финанс мәсьәләсе бу хыялларны җимерде. Шул вакытта безгә «Атна вакыйгалары» ярдәмгә килде. Шулай итеп, без аны үз кочагыбызга алдык», - ди Г.Сафарьянова.
Бердәмлектә көч дигәндәй, һәр матбугатка озын гомер генә телисе кала. Шулай ук «Атна вакыйгалары» басмасы бер генә татар төбәген дә читләтеп үтмәсен иде.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading