16+

«Демократия һәркем өлеш керткән җирдә генә эшли»

Кичә «Коммерсант» газетасында Владимир Путинның «Демократия һәм дәүләтнең сыйфаты» дигән мәкаләсе чыкты. Исеменнән аңлашылганча, мәкаләдә сүз демократиянең торышы һәм дәүләт төзелеше турында бара. Бу мәкаләнең Путинга каршылар һәм Путин яклылар үткәргән халык чыгышларыннан соң дөнья күрүе гаять кызыклы.

«Демократия һәркем өлеш керткән җирдә генә эшли»

Кичә «Коммерсант» газетасында Владимир Путинның «Демократия һәм дәүләтнең сыйфаты» дигән мәкаләсе чыкты. Исеменнән аңлашылганча, мәкаләдә сүз демократиянең торышы һәм дәүләт төзелеше турында бара. Бу мәкаләнең Путинга каршылар һәм Путин яклылар үткәргән халык чыгышларыннан соң дөнья күрүе гаять кызыклы.

РФ Хөкүмәте башлыгы әйтүенчә, туксанынчы елларда без заманча дәүләт түгел, ә аерым төркемнәр арасындагы көрәш вә күп кенә ярымфеодал тыгыну урыны алдык. В.Путин фикеренчә, чын демократия җәмгыятьнең бөтен катлаулары мәнфәгатьләрен кайгыртырга, ә ниндидер буш вәгъдәләр бирү ярышыннан торган күңел ачу шоуына әверелмәскә тиеш. Шул исәптән гади гражданнар да демократия сагында торсын! «Демократия һәркем өлеш керткән җирдә генә эшли», - ди Владимир Владимирович.
В.Путин, әлеге программа-мәкаләсендә әйтүенчә, җирле үзидарә органнарына да аерым игътибар бирергә җыена. Бу очракта ул рус язучысы Александр Солженицынның фикерләрен алга сөрә. Җирле үзидарә дөрес итеп төзелгән очракта гына «гражданнар иреге» була ала. Ул шулай ук рус философы, хокук белгече Павел Новгородцевтан да цитаталар китерә. Кайберәүләр, ирек игълан иткәч, ниндидер тылсымлы көч нәтиҗәсендә үзеннән-үзе демократия булыр дип уйлыйлар, ә нәтиҗәдә, йә олигархия, йә анархия була.
Путин ришвәтчелекне репрессия белән җиңеп булмый дип саный. «Коррупция белән көрәш массакүләм репрессия ясарга чакыру кебек сәяси спекуляция, популизм кыры түгел, ә гомумхалык эше булырга тиеш», - ди Премьер-минстр. Моның өчен ул ришвәтчелек куркынычы булган вазифаларны билгеләячәк.
«Безгә кешеләргә дөресен сөйләргә мөмкин һәм кирәк булган сәяси система булдырырга кирәк. Кем дә кем берәр карар яки программа тәкъдим итсә, ул бу мәсьәләләрне тормышка ашыру буенча җаваплы булырга тиеш. Сайлаучылар кемне һәм ни өчен сайлаганны аңлый бит. Бу очракта җәмгыять белән дәүләт арасында конструктив диалог булыр һәм ул бер-береңә хөрмәт тә китерер.
Россиянең күп кенә сәясәт белгечләре В.Путинның әлеге мәкаләсен уңай бәяләде. Без дә бу җәһәттән галим, сәясәтче, ТФАның Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институты директоры, тарих фәннәре докторы Рафаэль Хәкимгә мөрәҗәгать иттек.
«Демократия, федерализм турында сөйләгәч, мин моңа шатланмыйча булдыра алмыйм. Хәтерләсәгез, 2000 елдан башлап, Путин хакимият вертикале турында күбрәк сөйләде. Демократия идарә итә торганга әйләнде. Анысын искә алсалар да, федерализмны искә алмадылар. 1999 елдан ничә документ чыкты, бер дә федерализм турында сүз булмады. Быел аның турында күп сөйлиләр. Сүздә генә калмасын иде», - диде ул.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading