16+

ХУШЛАШМЫЙ ДА КИТТЕЛӘР...

Казанның Девятаев урамында бу атнада коточкыч фаҗига була. Тикшерү барышында якынча ачыкланганча, 30 яшьлек ир-ат 34 яшьлек хатынына берничә җирдән пычак белән кадаган, аннары шул ук пычак белән үзен дә үтергән. Бу вакытта аларның биш яшьлек кызлары фатирда булган, ул ярдәмгә күршеләрен чакырган. Бу хәбәрне укыгач, тетрәнми мөмкин түгел. Югыйсә...

ХУШЛАШМЫЙ ДА КИТТЕЛӘР...

Казанның Девятаев урамында бу атнада коточкыч фаҗига була. Тикшерү барышында якынча ачыкланганча, 30 яшьлек ир-ат 34 яшьлек хатынына берничә җирдән пычак белән кадаган, аннары шул ук пычак белән үзен дә үтергән. Бу вакытта аларның биш яшьлек кызлары фатирда булган, ул ярдәмгә күршеләрен чакырган. Бу хәбәрне укыгач, тетрәнми мөмкин түгел. Югыйсә...

Минем тормышым китап язарлык
Ләйсән Әсәдуллина күпләргә «Татар-информ», «Интертат.pу» агентлыкларындагы язмалары аша таныштыр. Белеме буенча филолог (КДУны тәмамлады), тәҗрибәле журналист иде ул. Соңгы елларда Медицина академиясендә эшләде, Татарстаннан читтәге бер журнал өчен медицина темасына язмалар әзерли иде. Ләйсән белән безне балалар бакчасы таныштырды. Балаларыбыз бер төркемгә йөриләр иде. Берсендә аның Алинәсе безнең Язиләнең беләген тешләгән, теш эзе икенче көнгә дә бетмәгәч, балалар арасында бәхәс тынмагач, Алинәнең әнисен күреп җитди сөйләшергә булдым. Тик мөлаем, елмаеп кына торучы, сабыр, ал яулык япкан хатынны күреп, кызын шелтәләргә телем әйләнмәде. Ләйсән исә кат-кат гафу үтенеп, әтисе гадәте инде бездә, дип акланырга маташты. Кыскасы, шул күрешүдән соң без аның белән якынайдык, гаиләләр белән йөрешә башладык, ә Алинә белән Язилә аерылмас дусларга әйләнде. Еш кына Ләйсән белән һава суларга елга портына бара идек. Ул балачагын, ачы язмышын сөйли, мин тыңлыйм, гаҗәпләнәм, сокланам. Ә ул: «Минем тормышым турында китап язарлык шул», - дип елмая.
Ләйсән - Казан кызы. Ятимә дисәң дә була. Әнисе кечкенә чакта ук ташлап киткән, начар юлга аяк баскан әтисе белән дә юньләп аралашмаганнар алар. Кыз әбисендә тәрбияләнгән. Дәү әнисе аңа догалар өйрәткән. Әниеңнең язмышын кабатлама дип, дин юлына өндәгән. Мәктәптә укыган чакта мохтаҗлыктан идән юучы булып эшләвен, чыгарылыш кичәсенә матур күлмәк турында хыялланып, ярдәм итмәсме дип, әтисен эзләп йөрүләрен сөйләгәннәре әле дә истә Ләйсәннең. Авыр шартларда яшәсә дә, бирешмәгән ул, гадел, намуслы булып кала белгән. Мәктәпне уңышлы тәмамлап, тырышып-тырмашып, югары уку йортына укырга кергән, аннары аспирантурада укуын дәвам иткән. Ире Илназ белән дә очрашулары кызык аларның.
Кем җырлады?!
«Студент чакта волонтер булып эшләргә туры килде миңа. Казан хастаханәләренең берсендә бер хатынны карадым. Аңа җырлар җырлый идем. Шулай берсендә минем тавышымны күрше палатадагы бер егет ишеткән бит. Аның белән танышып киттек. Кукмара егете Илназ башына операция ясаткан иде. Синең тавыштан хәлем җиңеләя, диде ул. Шулай башланган танышу очрашулар белән дәвам итте, туй белән тәмамланды...» - дип сөйләгән иде Ләйсән. Кыз Илназга профессиональ һөнәр алырга да ярдәм итә. Яшьләр Ләйсәнгә әбисе яздырып калдырган фатирда яшиләр. 2007 елның җәендә гаиләне тулыландырып кызлары Алинә туа. Аны бик ярата иде әти-әнисе. Иң матур уенчыклар, кием-салымны да кызганмады алар бердәнбер кызларыннан, мин беркайчан да Ләйсәннең кызына тавыш күтәргәнен хәтерләмим. Соңгы сөйләшүләрдә генә кызын нәфис гимнастика түгәрәгенә биргәнен әйткән иде. «Илназ көне буе эштә, Алинәне шунда йөртер өчен үзем эштән киттем инде. Өйдә инглиз теленнән тәрҗемәләр ясыйм, мәкаләләр язам, ничек тә яшәрбез әле, бала мөһимрәк, киләчәген кайгыртырга кирәк», - дигәне истә. Күрәсең, үзе күрмәгән ата-ана назын баласы тойсын, тулы гаиләдә яшәсен дип тырышкандыр инде ана. Тик гомеркәйләре генә кыска булды шул...
Гап-гади гаилә
Ләйсән белән Илназ үлгән дигән хәбәр килеп ирешкәч, имәнеп киттем. Башта юл һәлакәтенә очраганнардыр дип уйладым. Чөнки Ләйсән күптән түгел генә таныклык алып машина йөртә башлаган иде. Әмма, полиция хезмәткәрләреннән сораша башлагач, аларның бөтенләй башкача үлгәннәрен ишетеп өнсез калдым. Әле кайчан гына бездә кунакта булганнары, диванда кочаклашып утырганнары күз алдымнан узды. Яңа гына Ләйсән танышлары аша шәп табиблар табып, банктан 100 мең сум кредит алып, Мәскәүдә Илназның башына операция ясатып кайтканнар иде. Тату торалар иде кебек алар. Ләйсән беркайчан зарланмады. Аның кебек сабыр, тыныч, киң күңелле кешеләр бармак белән генә санарлыктыр ул. Гозереңне беркайчан да кире какмый, булмый дими, эчендә ут янса да, тышка чыгармый иде. «Эльвирчик, борчылма, барысы да яхшы булыр. Шөкер итик. Ходай кулында барысы да», - дигәннәре әле дә колагымда яңгырый. Күршеләре аларны гел начар торган дип сөйли. Кемдер, ирендә психик яктан тайпылышлар булган икән, ди. Белмим. Әмма аларга кунакка баргач, боларның берсен дә сизми идем мин. Төрле мәзәк хәлләр турында сөйләшеп өстәл янында утырабыз, Ләйсән яратып пешергән пылавы белән сыйлый. Ата-ана горурланып кызларының уңышларын - бию түгәрәгендә өйрәнгән чыгышларын күрсәтә. Илназ яңа ясаган ремонтны тасвирлый. Киләчәктә монысын сатып, зуррак фатир алу турында хыялланалар. Кыскасы, гап-гади гаилә, бер-берсенә хөрмәт бар иде аларда...
Берсендә Ләйсән шалтырата. «Без гаиләбез белән алма согы чыгарабыз, шундый күңелле, Алинәгә бигрәк тә кызык», - ди бу. «Сокчыгаргычым юк шул, нәрсәсе күңелле икәнен күз алдына да китерә алмыйм», - дим мин. Бер атна уздымы икән, өр-яңа сокчыгаргыч тотып кунакка килеп җитмәсенме дусларыбыз. Илназ безгә сюрприз ясарга булган. Гаиләләре белән ярдәмчел иде алар. Чын дуслыкны бәяли, аңлый белделәр.
Төшләремә булса да кер әле...
Хәзер әти-әнисен кан эчендә күргән балага психологлар ярдәм итәчәк. Аның киләчәк язмышы әлегә билгесез... Илназның бертуган энесе белән яшәрме ул, Кукмарадагы әби-бабасына кайтып китәрме, балалар йортынамы... Ничек кенә булмасын, бәхет читләп узмасын иде аны, юлына изге күңелле кешеләр очрап, туры юлдан гына атласын иде.
Ләйсән тормышны ярата белә, шат, шаян иде. Шул ук вакытта бик тыйнак, сабыр, оялчан. Бу атналарда аларга кунакка барырга җыенган идек. Электәге кебек елга портларын әйләнеп кайту иде исәп. Тик хушлашмый да китте шул дусларыбыз... В Контакте сайтында Ләйсәннең соңгы язмасы тора: «Онытырга, гафу итәргә була, ләкин тормышның азагына килеп җиткәч, бернәрсәне дә кире кайтарып булмый». Соңгы көннәрдә нәрсә турында уйлап йөргән ул, ни өчен мондый вәхшилек кылынган, кем гаепле? Бер Ходай да үзләре генә белә... Бу сер мәңгелеккә алар белән китте. Алар рухына дога кылып, Ходайдан сабырлык кына сорарга кала... Төшкә булса да керсәң иде, Ләйсән, сөйләшәсе иде синең белән...

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading