16+

Иң зур гөнаһ – БИТАРАФЛЫК

Крымскида зыян күргәннәр турында матбугат инде күп язды. Җиде метр дулкынлы гарасат ике-өч сәгать эчендә 29 мең кешене мал-мөлкәтсез калдырды, 171 кешенең (рәсми мәгълүматлар буенча) гомерен өзде, машиналарны, юлларны, тимер юл челтәрләрен агызып алып китте. Әлеге вакыйганы ишетеп кенә дә, Ходай сакласын, дип мең кат кабатларлык. 60 мең кешелек Крымски...

Иң зур гөнаһ – БИТАРАФЛЫК

Крымскида зыян күргәннәр турында матбугат инде күп язды. Җиде метр дулкынлы гарасат ике-өч сәгать эчендә 29 мең кешене мал-мөлкәтсез калдырды, 171 кешенең (рәсми мәгълүматлар буенча) гомерен өзде, машиналарны, юлларны, тимер юл челтәрләрен агызып алып китте. Әлеге вакыйганы ишетеп кенә дә, Ходай сакласын, дип мең кат кабатларлык. 60 мең кешелек Крымски...

Җәмәгатьчелектә цунамидан кала, өлкә губернаторы турында чыш-пышлар, тагын да зуррак «дулкын»нар уйнату туктамый әлегә. Александр Ткачев Крымскига вертолетта килде. «Көчле явым-төшемнәр турында мәгълүмат кичке унда килде, - диде халык каршысындагы чыгышында. - Су төнге бердә югары ноктасына күтәрелде һәм өчкә кадәр дәвам итте. Ә сез нәрсә уйлыйсыз, кадерлеләрем, сезнең бөтенегезне дә йөреп чыгу мөмкинлеге бар дипме?» Әлеге диалогтан соң күп кенә Мәскәү артистлары интернет челтәрендәге үз битләрендә фаҗигагә кагылышлы фикерләрен җиткерә башлады. Аты-юлы белән сүгенүчеләр исемлеген Гоша Куценко ачып җибәргәндер. Никита Джигурда да, аңа кушылып, әгәр Ткачевның Крымскида балалары булса, бөтен кешенең исән каласын әйткән. Ксения Бородина, Кристина Орбакайте, Тина Канделаки, Ксения Собчак, Сергей Лазарев, Яна Рудковская, Николай Басков һәм башка бик күпләр, үз фикерләрен белдереп, зыян күргәннәргә сабырлык теләгән. Гадәттәгечә, үткер телле Ксения Собчак риторик сорау да куярга онытмаган: «Ткачев - губернатор» хәзер инде тарих дигәнне мин дөрес аңлаганмындыр бит?»
Танылган балерина Анастасия Волочкова исә интернетка канатлы сүзләр язу белән генә чикләнмәгән - элеккеге ире - эшмәкәр Игорь Вдовин белән алар, бер машина кием-салым һәм медикаментлар алып, Крымскига килгән. «Геленджиктагы концертым алдыннан юл һәлакәтенә очрап, үлем белән күзгә-күз күрешкән кеше буларак, мин якыннарын югалтканнарның кайгысын бик яхшы аңлыйм, - ди Настя. - Без алып барган ярдәмгә кушылучыларга зур рәхмәт! Ә өлкә губернаторы Ткачевка оят булырга тиеш һәм ул эшеннән үзе белеп китсен иде».
Краснодар өлкәсеннән булган танылган опера җырчысы Анна Нетребко, сәяси мизгелләрне кырыйга алып куеп, якташларына 1 млн сум акча күчергән. Шуның кадәр үк акчаны җырчы Анита Цой да Кубаньга җибәргән. Ә фотомодель Наталья Водянова һәрвакыттагыча барысын да уздырып җибәргән. Ул, гуманитар ярдәм җыеп, үзе Крымскига юл тоткан. Ун кешелек команда туплап, азык-төлек, кием-салым, памперсларның күбесен үз кулы белән ташыган ул. «Бөтен кирәк-яракны алдым бугай инде, - дип яза Водянова интернет-көндәлегендә. - Балаларга исә китаплар һәм бер чемодан шоколад та кыстырдым. Мәскәүдән Анапага кадәр очам, аннан машина белән - Крымскига». Водянованың әйтүенчә, Крымскига, азык-төлек, кием-салымнан кала, профессиональ психологлар ярдәме дә кирәк. Андыйлар табылса, модель аларга билет алачагын һәм яшәүне түләп торачагын белдерә. (Афәрин, Наташа, үз игелегең үзеңә кайтсын!)
Әмма бик күп шоу-бизнес тарафдарлары, әлеге фаҗига уңаеннан, ярдәмне сүз белән генә күрсәтүне кулайрак күрә. Эт итеп сүгүчеләр җитәрлек, ә көне-сәгате белән ярдәм күрсәтүчеләр, ай-һай, аз...
Татар шоу-бизнес дөньясы нишли соң? Кемнәр көне-сәгате белән ярдәмгә ташланырга әзер дә кемнәрнең, кайгырып, чигә чәчләре агарган? Кайсылары бакча җимешләре янына акча җимешләрен дә кушып, кайгы килгәннәргә ярдәм итәргә әзер? Бик күбесенә шалтыратып чыккач, алар берара аптырап та калды кебек. Янәсе, андый-мондый акция башланып китеп, алар ишетми калмаганнардыр бит? Бөтенесе дә диярлек, йөрәгебезгә бик якын алдык, кирәксә, ярдәм итәрбез, диде.
Фәридә Әхмәтшина («Фәридә-Алсу» дуэты солисты): «Бик зур кайгы килде шул. Мине әлеге фаҗигадә зыян күргән балалар мәсьәләсе аеруча борчый. Әгәр бездә шундый акция оештырылса, ярдәм итәргә бик тә әзермен. Балаларга кием-салым, уенчыклар җибәрер идем. Изге Рамазан аенда безгә бер-беребезгә аеруча игътибарлырак, кешелеклерәк булырга кирәк. Ярдәм итүдән беребез дә кимеми», - диде.
Асаф Вәлиевкә: «Нинди күләмдә ярдәм итә аласыз?» - дип шалтыраттым. «Ярдәмнең күләме булмый, - диде Татарстанның халык артисты. - Күңел ничек куша - һәркем шулай булышырга тиеш. Көндәлек кирәк-ярак, башка төрле дә ярдәм итеп булыр иде. Әгәр сез химаячелек концерты оештырсагыз, шунда катнашачакмын».
Җырчы Айгөл Бариева: «Минем андый акцияләрдә инде катнашканым бар. Мисалга, ОРТ каналы оештырган «Добро» акциясендә смс җибәреп ярдәм иткән идем. Әгәр Крымскига кагылышлы акция оештырсалар, киемләтә дә, акчалата да ярдәм итеп була».
Татарстанның халык артисты Илсур Сафин исә Крымски фаҗигасен йөрәгенә бик якын алган: «Мин кайгыны аерым бер кешегә генә килгән дип кабул итә алмыйм. «Булгария»не алыгыз сез, «Локомотив» егетләренең фаҗигасен алыгыз - ул бит һәр кеше йөрәгенә килеп кадала. Мин алардан соң хәтта берара самолет һәм су транспортына утырырга да куркып йөрдем... Аеруча «Булгария»дәге утызга якын баланың фаҗигале үлеме җанны тырный - менә шундый безнең җәмгыять! Хәзер менә, 7 метрлы дулкын астында калып, күпме кешеләрнең һәлак булуы, йорт-җирсез калуы - бусы да без яшәгән җирлек. Мин аларга сабырлык теләр идем. Әгәр ярдәм күрсәтү мөмкинлеге булса, рәхәтләнеп бушка җырлап, күңелләрен күреп кайтыр идек. Башка төрле ярдәмгә дә әзер», - диде ул.
Алинә Шәрибҗанова белән Данир Сабировтан исә мин, акчалата күпме ярдәм күрсәтә аласыз, дип сорадым. Алинә: «Акчаның бик авыр вакыты әлегә. Әмма мин ким дигәндә 5 мең сум бирә алам», - диде. Данир исә: «Без Мәскәү артистлары кебек үк берешәр миллион сумнар бирерлек итеп яшәмибез дә, эшләмибез дә. Әмма балаларга азык-төлек, кием-салымга, памперсларга ярдәм итә алам. Акча күчерергә кирәк булса, 10-20 мең сум биреп була», - дип белдерде.
Чаллыда яшәп иҗат итүче Дәниф Шәрәфетдинов исә: «Мин, ничек кирәк - кулдан килгәннең барысын да эшләргә әзер. Чаллыда мин шәхси эшмәкәр. «Кыйбла» дип аталучы студиям бар, җырлар яздырабыз, концерт-кичәләр оештырабыз. Менә шушының кадәр акча бүлеп бирәм дип әйтә алмыйм, әмма булдыра алганча ярдәм итәр идем. Дөньяда бит ул иң зур гөнаһ - битарафлык. Шуңа да ил белән килгән кайгыга һәркем якын килсен, аны йөрәге аша уздырсын иде».
...Сугыштан соң йодрык болгамыйлар анысы, әмма кайвакыт, тәмле сүз дә йөрәк ярасына дәва, диләр. Мәскәү йолдызлары кебек үк эшли алмасалар да, безнең йолдызларыбызның, ярдәмгә килер идем, диюләре дә йөрәккә сары май булып ята, шулай бит?!.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading