Быел да, узган уку елында кебек үк, укучылар рус теле һәм математика, шулай ук сайлап ике фәннән дәүләт имтиханы тапшырачак. Әлеге ике фәнне 1 мартка кадәр сайлау шарт.
Үзгәрешләргә килгәндә, быел алар һәр фән буенча да бар.
Рус теле
Рус телендә имтихандагы биремнәр саны киметелгән. Элек алар 15 булса, быел 9 гына булачак. Беренче биремдә укучыларга текст тыңлатылачак һәм 70 сүздән дә ким булмаган изложение язу соралачак. Хәзер әлеге бирем өчен төрле жанрдагы текстлар файдалану рөхсәт ителә. Хәтта записка да. Икенче бүлектә орфография, пунктуация, грамматик анализ ясау таләп ителә. Өченче өлештә инша язу каралган.
Математика
Математикадан быел имтихан бирүчеләргә гаммәви юнәлештәге биремнәр әзерләгәннәр. Мисал өчен гаражы, бакчасы булган участок планы бирелгән, ди. Укучы аны “укый” белергә һәм сукмакны таш белән түшәр өчен күпме материал таләп ителүен санап чыгарырга тиеш булачак.
Җәмгыять белеме
Әлеге фәннән биремнәр саны 31дән – 24кә кадәр кыскартылган. Аның каравы, таблицалы һәм тулы җавап бирүне таләп итә торган өч бирем өстәлгән. Алар арасында укучының финанс яктан грамоталы булуын һәм статистик мәгълүматны анализлый белүен ачыклый торганнары да бар.
Чит телләр
Алдагы еллардагы кебек үк, 9 сыйныфны тәмамлаучылар инглиз, немец, француз һәм испан телләреннән имтихан бирергә хокуклы.
Имтиханның “Уку” өлешендә 9нчы бирем үзгәртелгән. Хәзер укучыларга тәкъдим ителгән 6 текст арасында сорауга дөрес җавап булганын сайлап алырга кирәк. Башка биремнәргә килгәндә, аларның саны 7гә калган. Шулай ук укыр өчен тәкъдим ителгән текстларның да күләме киметелгән.
Тарих
Тарих фәненнән имтихан бирүчеләр өчен тарихи карта белән эшләү буенча яңа биремнәр кертелгән. Визуаль тарихи мәгълүматлар белән эшләү буенча да биремнәр күбәйгән. Мәдәният тарихы буенча аерым блок бүленгән.
Әлеге фәннән биремнәр саны 15кә калган. Аның каравы, компьютерда башкарыла торган биремнәр арткан. Мисал өчен текст редакторы ярдәмендә мәгълүмат эзләү, файллар системасына анализ ясау һәм презентация яисә текст документы булдыру сорала торган биремнәр быелгы имтиханнарның яңалыгы булып тора.
Физика
Бу юнәлештә биремнәр 26дан бергә кимегән. Җәенке җавап таләп итә торган биремнәр арткан. Кануннар һәм формулалар, физик процессларны һәм күренешләрне аңлатуны сорый торган формалар да барлыкка килгән. Тәҗрибәгә карата да таләпләр үзгәргән.
Комментарийлар