Казанда гына да 90 меңгә якын инвалид, шул исәптән өлкән яшьтәгеләр, кечкенә балалы хатын-кызлар, хезмәткә вакытлыча яраксызлар яши.
Татарстанда 2011 елдан башлап «Уңайлы мохит» программасы гамәлгә ашырыла. Ул - беренче чиратта шушы категория кешеләр өчен сөенеч. Казанда узган ел 154 юл чаты инвалидлар өчен җайлаштырылды, метро станцияләрендә сукырлар өчен сиземләү сукмаклары ясалды. Яңага алмаштырылган 486 лифт Брайль шрифтлы һәм катларны аваз белән белдерүче радиоаппаратлы. Җәмәгать транспортындагы 519 автобус арба керү-чыгу өчен махсус механизмлы. Быелның май аена кадәр тагын шундый 159 автобус кайтачак.
Шәһәр башкарма комитетында узган киңәшмәләрдә мэр Илсур Метшин: «Казанда физик мөмкинлекләре чикле кешеләргә уңайлы мохит тудыруда Мәскәүдән һәм Европа шәһәрләреннән үрнәк алып эшләргә кирәк», - дип, әледән-әле искәртеп тора. Ләкин шәһәр башкарма комитеты җитәкчесенең шәһәр төзелеше сәясәте мәсьәләләре буенча беренче урынбасары Азат Нигъмәтҗанов әйткәнчә, күп кенә предприятиеләрнең, оешмаларның һәм учреждениеләрнең «Уңайлы мохит» программасын гамәлгә ашыруда башкарган эшләре «күз буяу» өчен генә. Хәер, яңа тапшырылучы йортларда һәм биналарда, эре сәүдә үзәкләрендә инвалидлар мәнфәгатьләре алдан уйланыла. Тик элегрәк төзелгән йортларга, биналарга, кибетләргә, банкларга һәм һәртөрле учреждениеләргә керү өлешенә өстәп ясалган авыш юлларның күбесе гамәлгә яраксыз. Алардан инвалид, бала арбалы хатын-кыз түгел, сәламәт кеше дә үтә алмый. Авыш юллар йә чиктән тыш текә, йә лабиринт сыман бормалы-сырмалы. Кайбер авыш юлларның нәкъ башлангычына чүп савыты беркетелгән. Тагын бер галәмәт: авыш яки махсус җайлаштырылган юллар кардан чистартылмаган. Мәсәлән, Тукай мәйданындагы җир асты кичүендә бала арбалы хатын-кызлар чарасызлыктан үзләре еларга әзер.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар