16+

«Җиребезне кире кайтарыгыз!»

Ленин жир турындагы декларациягә кул куйган көннән башлап, халык бу мәсьәләгә сабыр, бәлки әле күпмедер дәрәҗәдә битараф та булып яши бирде. Иң зур гауга дигәне дә бәрәңге бакчасындагы ызан өчен булгандыр булса. Күпме пай бар, бу җирләр кем исемендә, әлеге сораулар белән кызыксынучылар меңгә бер булдымы икән? Таякка да, тиенгә...

«Җиребезне кире кайтарыгыз!»

Ленин жир турындагы декларациягә кул куйган көннән башлап, халык бу мәсьәләгә сабыр, бәлки әле күпмедер дәрәҗәдә битараф та булып яши бирде. Иң зур гауга дигәне дә бәрәңге бакчасындагы ызан өчен булгандыр булса. Күпме пай бар, бу җирләр кем исемендә, әлеге сораулар белән кызыксынучылар меңгә бер булдымы икән? Таякка да, тиенгә...

Җир пайлары бүленеп, документ тапшырыла башлагач та, моңа әллә ни игътибар итүче булмагандыр. Әле бүгенгәчә халык телендә ул «яшел кәгазь» булып йөри тора. Тора-бара гына «яшел кәгазь»не кыйммәтле документ дип таный, аны бәяли башладылар. Халык төшенгәнче, аларның җирләре кемгәдер хезмәт итте, ә кайбер очракта бөтенләй башкалар исеменә үк күчеп куйды. Чүпрәле районы Татар Бизнәсе авылында да нәкъ менә шундый вакыйга. Алар очраклы рәвештә генә үзләренең пай җирләренең башка кеше исеменә рәсмиләштерелгәнен белгән. Читтә эшләп лаеклы ялга чыккан Рөстәм Усманов, авылда яшәп вафат булган әнисенең җирен үз исеменә күчерергә теләк белдереп артыннан йөри башлагач, ачыла бу яшерен сер. Бактың исә, Татар Бизнәсе авылында яшәүче 222 кешенең пай җире 2009 елдан бирле аларныкы түгел, «Кристалл» АХККныкы икән. Башыңа төшсә - башмакчы булырсың, диләр. Татар Бизнәсе авылы халкы да, эшче төркем төзеп, документларны өйрәнә, дәүләт органнарына мөрәҗәгать итә башлый. Әлеге мәсьәләдә алардан да хәбәрдар кеше юктыр. Халыкка тиешле пай җирләрен башка кеше исеменә рәсмиләштергәндә киткән бик күп төгәлсезлекләргә тап булалар. Кайбер документларга ышансаң, үлгән кешеләр «терелгән дә» җыелышларда катнашкан, үз җирләрен рәсмиләштерергә рөхсәт биреп, имзаларын да куйган. Татар Бизнәсе халкы, суд эше кузгатып, үз җирләрен кире кайтаруны сорый. Аларның үтенечләре гел кире кагылып тора, шуңа күрә 5 июнь көнне Казанда Татарстан буенча РФ тикшерү комитетының тикшерү идарәсе каршына митингка чыгарга уйлыйлар. Әзерлекләр бара, инде рөхсәт кәгазе дә алганнар. Көтмәгәндә-уйламаганда Чүпрәле районына барып чыкмаган булсак, бәлки, хәлләрне белми дә калыр идек. Татар Бизнәсе урамына җыелган халык сабыр гына үз моң-зарын сөйли, аларда җыйналган документлар да бихисап.
Бер - алдыма тау кебек өеп куелган рәсми хатларга, икенче үземә төбәлгән күзләргә карыйм. Күзләр аша без бер-беребезне аңладык. Әйе, әлеге очракта ниндидер вәгъдәләр бирү урынсыз, мин генә бу мәсьәләгә ачыклык кертә алмыйм. Язмам, аларның җан авазын газета укучыларына җиткереп, башкаларны да кисәтү булсын. Ә Татар Бизнәсе халкы көрәшне туктатырга исәпләми. «Җир өчен кайчандыр сәнәк тотып көрәшкәннәр, без тел һәм кәгазь аша үзебезнекенә ирешәчәкбез!» - ди алар.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading