Татарстанның 2030 елга кадәр төзелгән үсеш стратегиясе фән, бизнес һәм хакимиятнең бәйләнешен күздә тота. Баксаң, предприятиеләр югары уку йортлары белән әллә ни дус түгел икән.
Бу хатаны төзәтергә республиканың икътисад һәм мәгълүматлаштыру министрлары алынды.
IT-паркта узган очрашуга республика югары уку йортларының гуманитар һәм социаль-икътисади юнәлештәге кафедра мөдирләре җыелды.
Татарстанның икътисад министры Артем Здунов сүзләренчә, заманча икътисад кеше капиталын, ягъни хезмәтен беренче урынга куя. «Стратегия-2030»да да шулай диелгән. Әмма акыллыбашлар һаман да читкә китү ягын карый. Икътисад министры фикеренчә, моңа чик куяр өчен, лабораторияләрдә, сәнәгать мәйданчыкларында тиешле шартлар тудыру мөһим. Быел Татарстанда игълан ителгән Парклар һәм скверлар елы да кешеләрнең тормыш дәрәҗәсен арттыруга юнәлтелгән.
Татарстанның мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов әйтүенчә, акыллы, талантлы белгечләр башта Мәскәү белән Санкт-Петербургка, аннары чит илгә китә.
- Иннополис университетына профессорларны җәлеп иткәндә, алар өч төрле шартка игътибар бирә. Беренчесе - университет нинди бурычларны хәл итәргә тели. Икенчесе - алар кемнәр белән эшләячәк, булачак студентлар ничек сайлап алыначак. Өченче урында гына хезмәт хакы мәсьәләсе. Дөнья менә шулай көйләнгән, - диде Роман Шәйхетдинов.
IT-министр әйтүенчә, республикада предприятиеләр белән югары уку йортлары арасында элемтә начар көйләнгән. Ул һәр уку йортын берәр җитештерүче белән дуслашырга чакырды.
- Бездә предприятиеләр бик күп, кайберләре зур да түгел, аларда 100-150, 500 кеше эшли. Җитештерүчеләрнең үз алдына куйган бурычлары, ә сездә аларны хәл итәрдәй яшь белгечләр, аспирантлар бар. Предприятиеләр безнең югары уку йортларының мөмкинлекләрен белми. Чит илдә еш кына профессорларның айлык кеременең 15 процентын - хезмәт хакы, 85 процентын грант ярдәме тәшкил итә. Грантны индустрия өлкәсендәге ачышлар, тәкъдимнәр өчен бирәләр. Россиядә дә грантларның популярлыгы арта бара, - диде министр.
Аның сүзләренчә, кытай телендә кризис ике төрле мәгънә белдерә: беренчесе - «бөтен нәрсә начар», икенчесе «мөмкинлек» дигәнне аңлата. Теләсә нинди кризисны мөмкинлек буларак кабул итәргә кирәк, диде министр. Россиядә, беренче чиратта, IT-белгечләрне тәрбияләү мөһим. Игътибар итсәгез, компьютердагы барлык программалар диярлек Америкада ясалган. Әмма бу сәяси яктан куркыныч нәтиҗәгә китерергә мөмкин. Роман Шәйхетдинов сүзләренчә, безгә ел саен бер меңләп IT-белгеч укытып чыгарырга кирәк.
Казан IT-паркы ел саен ике зур чара уздыра. Анда эре шәһәрләрдән акыллыбашлар килеп, үз көчләрен сыныйлар да, иң булдыклылары бездә төпләнеп тә кала. Чаллыда андыйлар өчен 118 фатирлы арендалы йорт та төзеп куйганнар. Аренда бәясе базар бәясеннән 30 процентка кимрәк.
- Иннополис университетында укыту инглизчә алып барыла, чөнки дөньяда «айтишниклар» өчен төп тел - инглиз теле. Укытучыларның да яртысы чит ил кешеләре. Иннополис университетына укырга керү Мәскәү дәүләт университетының ВМК (хисаплау математикасы) факультетына керү белән бер, - дип сөйләде республиканың мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры.
Фото: masterit.livejournal.com
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар