Кичә көндезге берләр тирәсендә «Адмирал» сәүдә үзәгендә янгын булганын белмәүчеләр сирәктер хәзер. Шул ук көнне кичке якта Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, янгын урынын карап, шунда ук күчмә киңәшмә уздырды.
Татарстан Президенты хокук саклау органнарына янгын сәбәпләрен ачыклау буенча җентекләп тикшерү уздырырга кушты. Татарстанның Сәламәтлек саклау министрлыгына зыян күргәннәргә медицина ярдәме...
Кичә көндезге берләр тирәсендә «Адмирал» сәүдә үзәгендә янгын булганын белмәүчеләр сирәктер хәзер. Шул ук көнне кичке якта Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, янгын урынын карап, шунда ук күчмә киңәшмә уздырды.
Татарстан Президенты хокук саклау органнарына янгын сәбәпләрен ачыклау буенча җентекләп тикшерү уздырырга кушты. Татарстанның Сәламәтлек саклау министрлыгына зыян күргәннәргә медицина ярдәме күрсәтү һәм аларны хастаханәләргә салу йөкләнде. Рөстәм Миңнеханов Казан җитәкчелегенә «Адмирал» сәүдә үзәгендә эшләүче эшмәкәрләргә шәһәрнең башка сәүдә үзәкләрендә урыннар бирергә кушты. Зыян күрүчеләргә ярдәм итү өчен оператив штаб булдырылды.
Рөстәм Миңнехановның «Адмирал» сәүдә үзәгендә һәлак булган Россия гражданнарының гаиләләренә - бер миллион, ә зыян күргән Россия гражданнарына, сәламәтлекләренә килгән зыянга карап, 200-400 мең сумлык матди ярдәм күрсәтергә кушуы билгеле булды. Янгында җәрәхәт алган чит ил гражданнарына Татарстанның дәвалау учреждениеләрендә медицина ярдәме бушлай күрсәтеләчәк. Янгында һәлак булган чит ил гражданнары гаиләләренең мәетләрне туган якларына алып кайту чыгымнары капланачак.
Коточкыч фаҗига биш кешенең гомерен өзде, хәрабәләр астында калучылар шактый, диделәр. Бүген көн дәвамында янгын урынында торып калган стеналарны җимереп, хәрабәләрне каеру эшләре дәвам итте.
Соңгы елларда Казанның иң эре базарлары «кызыл әтәч» корбанына әйләнә башлады: 2013 елда - «Яңа Тура», 2014 елда «Караваево» белән Вьетнам базарлары янып, 2015 елда чират «Адмирал» сәүдә үзәгенә җитте. Беренче фараз буенча, янгын электр утыннан чыккан, бинада янгын куркынычсызлыгы таләпләре дә үтәлмәгән.
Татарстан прокуроры Илдус Нәфыйков таләбе белән базарның арендаторы - «Заря» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте директоры Гусейн Гахраманов кулга алынды. Прокурор шулай ук элек тә сәүдә үзәге эшчәнлегендә гаеп табып, аларны бетерү чараларын күрмәгән суд приставлары, контроль-надзор органнарының вазифаи затларын да җинаять җаваплылыгына тарту соравын күтәрде.
Игорь Паньшин, Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Идел буе төбәк үзәге башлыгы:
- Коткару эшенә 600 кеше, 100 берәмлек техника җәлеп ителде, алар тәүлек буе өч сменалап эшли. Төнлә тирә-як яктыртыла. Хәрабәләр астында сәүдә үзәгенең уң ягында да, сул ягында да барлыгы 25 кеше булырга мөмкин, тик шулай да күбесе сул якта, дип уйлыйбыз. Коткару эше башланыр алдыннан, эшкуарларга сәүдә үзәгеннән чыгарырга өлгергән әйберләрен алып китәргә рөхсәт бирдек, гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ике хезмәткәре - хастаханәдә, берсе - хәбәрсез югалганнар исемлегендә. Монда металл конструкцияләре бик күп, аларны озак кисәргә туры киләчәк, ике көн эшләрбез, дип уйлыйбыз. Беренчел фараз буенча, янгын электр утыннан чыккан. Базар сакчылары, янгынны мөстәкыйль рәвештә сүндереп бетердек, дип уйлаганнар да, бинаны җилләтү өчен, тәрәзәләрне ачкач, һава кереп, ут төп бинаны ялмап алган.
Сәүдә үзәгендә янгын сүндерү куркынычсызлыгы ягыннан бик күп кагыйдә бозулар булган. Янгыннан соң 15 минут үткәч, металл конструкцияләре сыгыла башлаган. Соңгы тапкыр прокуратура базарны 2014 елның ноябрендә тикшереп, күп кисәтү ясаган. «Адмирал» сәүдә үзәгендә янгын сүндерү дә, төтенне суырту системасы да булмаган.
Тимур Нагуманов, Татарстан Президенты каршындагы Эшмәкәрләр хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил:
- Күпме эшмәкәрнең зыян күргәнен төгәл белмибез әле, хәзер иң мөһиме - монда эшләгән сатучыларның исем-фамилияләрен, аларның нәрсә сатып, нинди зыян килгәнен ачыклау. Шәһәрнең башкарма комитеты Тәҗрибә буенча әйтә алам, эшкуарларга турыдан-туры матди ярдәм күрсәтергә мөмкинлегебез юк, әмма Татарстан Икътисад министрлыгының барлык программаларын оптимальләштереп, һәркемгә ярдәм итәргә тырышачакбыз. Бинаның хуҗасы белән элемтәгә кермәдем әле, монда 1200 сәүдә ноктасы, димәк, шулкадәр эшмәкәр булган, бина хуҗасы да шуларның берсе инде.
Автор фотолары
Комментарийлар