Кайнар су юк, канализация эшләми, бәдрәф ролен чокыр үти. Бу – безнең көннәрдәге хәлләр. Яшел Үзән шәһәренең үзәгендә үк урнашкан «Полукамушки» кварталы элек дәрәҗәле район булып саналган. Бүген исә ул ташландык хәлдә.
«Полукамушки» яшәячәк
Кварталның исемен татарчага тәрҗемә итеп тормадым, чөнки халык телендә ул күпләргә «Полукамушки» буларак таныш. Йортларның яртысы – таштан, яртысы агачтан салынганга, шундый исем белән атаганнар. «Полукамушки» Яшел Үзәндәге беренче квартал булып санала. Аны 1898 елда Парат металлургия заводын төзергә килгән французлар салганнар. Барысы да үз вакыты өчен зәвык белән эшләнгән, коттеджлар Петербург архитекторы Карл Берг проекты буенча төзелгән. Анда француз эшмәкәрләре, завод төзүчеләр яшәгән. Тарихи мәгълүматлар буенча, бу кварталдагы заводка тимер юл сузылган булган, эшчеләр вагоннарга төялешеп эшкә йөргәннәр.
Читтән карап торганда, французларның бу бистәләре әкияти булып тоелгандыр, мөгаен. Әмма 1901 елда оешмалары банкротлыкка чыккач, 1917 елда заводны, йортлары белән бергә, Николай Бенуа дигән корал ясаучы сатып ала. Революциядән соң тормышлар үзгәрә. 1929 елда җирләргә кытлык башлангач, өстәмә квадрат метрларны йортларны «үстерү» хисабына арттыра башлыйлар. Французлар истәлеге булып торган бер катлы таш йортларга өстәп, агач корылмалар сала башлыйлар. Менә шул елларда «Полукамушки» дип йөртелә башлый да инде квартал.
Ярым агач, ярым таш йортлар бүгенгә кадәр сакланып калган. Тик шәһәрнең горурлыгы булып саналган квартал ташландык хәлдә. Моннан берничә ел элек бу урында сәүдә үзәге дә төзергә теләгәннәр. Әмма «Полукамушки»ны җан-фәрманга сакларга тырышучы кешеләр җыеннар уздырганнар. Алар белән 2016 елда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та күрешкән. Шул чакта ук ныклы карарга килгәннәр. «Полукамушки» яшәячәк, тарих сакланырга тиеш. Дөрес, кварталдагы 26 йортның барысы да түгел, Энгельс урамы буенча урнашкан сигез йорт кына торып калачак, дигән карар кабул ителгән.
«Беркая да китмибез»
Әлегә йортлар ничек бар – шулай җиргә иңеп утыра. Иң ташландык авыллардагы шартларны да күргәнебез бар, тик шәһәр уртасындагы кварталда яшәүчеләрнең фатирларын күреп шаккаттык. Болай да яшәп була икән! Беренче каттагы фатирларның күбесендә сасы ис борынны яра. Аңлашыла да: авылча бәдрәф өйдә. Авылча дигәнем җирне казып ясалган чокыр. Бөтен йомышларын шунда үтиләр. Икенче каттагыларныкы исә торба аша шул беренче этаж чокырына төшә. Ә чокырны сирәк чистарталар. Кемдер йомышын чиләккә үти.
Элек өйләрне мичкә ягып җылыта торган булганнар. Соңрак кем ничек булдыра ала, шулай җылылык керткән. Су канализациясен дә йортта яшәүчеләр үзләре үткәргәннәр.
Тик нинди хәлдә дә биредә яшәүчеләрнең читкә күченәселәре килми. «Торган җиребез күңелгә якын, урыны да яхшы, шәһәр үзәге», – диләр.
Энгельс урамы, 12нче йортта яшәүче Юрий Беркутов әнә: «Беркая да китмибез. Ремонтны үз көчебез белән ясадык, гомер буе шушында яшәдек, йортыбызны яңартсыннар. Безгә шул җитә», – ди. Беркутовлар тәрәзәләрен дә пластик рамалыга алыштырган. Бакчалары бар. Анда җиләк-җимеш, яшелчә үстерәләр. Кызлары да өч баласы белән шушы кварталда яши.
– 1977 елдан бирле йортның ремонт күргәне юк. Төзекләндерәбез дип вәгъдә итәләр анысы, ремонт вакытында безгә кая да булса китеп торырга кушалар. Ләкин кая барыйк? Кызым, ирем, оныкларым белән безне кем кертсен, вакытлыча фатир алып торырга мөмкинлегебез юк. Җиһазларны кая урнаштырып бетерик? – дип борчыла Александра Беркутова.
Биредәгеләрнең «Полукамушки»ның киләчәген якты итеп күрәселәре килә. Һәркемнең хыялында үз кварталы. Зәйтүнә апа Короткова, Иркутскидагы 130нчы квартал кебек булсын иде, дип хыяллана. Анда, шәһәр үзәгендәге иске йортларны төзекләндереп, искиткеч тарихи урын булдырганнар. Хәзер ул квартал – туристларның иң яраткан урыны, ди.
«Полукамушки» киләчәктә туристларны җәлеп итә алырмы – билгесез, ә менә тарих анда чынлап та сакланачак. Яшел Үзән районы башлыгы Александр Тыгин: «Борынгыдан калган кайбер истәлекләр саклауны таләп итә. Шуларның берсе – «Полукамушки» кварталы. Ул башкача сулыш алачак, биредә икенче тормыш булачак», – дип вәгъдә итә. Әлеге проект өчен бюджеттан акча да бүленеп бирелгән. Әйткәнемчә, бер рәттәге сигез йорт яңартылачак. Анда санузел, канализация системасын, кайнар су, җылылык системасын тәртипкә китерәчәкләр. Ә менә калган 18 йорт урынына кибетләр, музейлар, башка объектлар барлыкка килер дип көтелә. Җир белән тигезләнәчәк йортларда яшәүчеләрне, аварияле торактан күчерү программасы нигезендә, фатирлы итәчәкләр. «Полукамушки» кварталында ремонт эшләре октябрь урталарында башланыр дип көтелә, ә мартта монда тарихилыкны саклаган заманча йортлар калкып чыгарга тиеш.
Сүз уңаеннан, Беркутовлар гаиләсе мәсьәләсендә Яшел Үзән шәһәр хакимияте белән сөйләштек.
– Ремонт вакытында каядыр күченергә мөмкинлеге булмаган кешеләр белән аерым сөйләшербез. Бу мәсьәләне хәл итәрбез, ә җиһазларны вакытлыча шәһәр складларына куеп торырга мөмкин булачак, – диде Яшел Үзән муниципаль районы матбугат хезмәте җитәкчесе Денис Анисимов.
Денис Анисимов, Яшел Үзән муниципаль районы матбугат хезмәте җитәкчесе:
– «Полукамушки» кварталындагы Энгельс урамы буенча урнашкан сигез йорт мәдәни мирас объекты булып тора. Анда барлыгы 52 гаилә яши. Әлеге йортларны төзекләндерү өчен, максатчан программа кысаларында, бюджеттан 130 миллион сум акча бүлеп бирелде. Анда барлык коммуникацияләр алыштырылачак, таш йортлар ныгытылачак, агач корылмаларны сүтеп, алар урынына яңасын салачаклар. Һәр фатирда юыну бүлмәсе, бәдрәф, уңайлыклар булдыру планлаштырыла. Халык өчен барысы да бушлай эшләнәчәк. Торак милекчеләреннән капиталь ремонт өчен тотылып барган акчалар да бу максатларда файдаланылмаячак. Бары ремонт вакытында ярты елга каядыр күченеп торырга туры киләчәк. Бу вакытта фатир өчен түләүләр туктатылып торачак, октябрь урталарында төзелеш белән шөгыльләнүче оешма һәр йортның аерым проектын тәкъдим итәчәк. Мартта исә кешеләр яңа торакларына әйләнеп кайтачак. Ә калган 18 йортны сүтәргә карар кылынды. Аларда яшәүчеләр «Гражданнарны авария хәлендәге торактан күчерү» программасы буенча яңа йортларга күченәчәк. Әлегә 14 фатирда күченмичә калган кешеләр яши. Аларның яңа торак сайлау мөмкинлеге бар.
Яшел Үзән
Комментарийлар