Гап-гади ләм табыш китерә башлаячак
Казанда быелның декабренә канализация суларын чистартудан калган ләмне термомеханик эшкәртү цехын төзеп бетерү ниятләнелә.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
Казанда быелның декабренә канализация суларын чистартудан калган ләмне термомеханик эшкәртү цехын төзеп бетерү ниятләнелә.
Мэр Илсур Метшин кичә канализация суларын биологик чистарту корылмаларын карады һәм термомеханик цех төзелеше барышы белән кызыксынды. Шәһәр башкарма комитетының матбугат хезмәте журналистлар өчен дә үзенчәлекле «экскурсия» оештырды.
«Водоканал» муниципаль унитар предприятиесе директоры Андрей Егоров таныштырганча, канализация суларын чистарту корылмаларына көн саен 400 мең кубометр пычрак су керә. Тондырылганнан, биологик һәм химик юл белән чистартылганнан соң, шулай ук көн саен 400 мең кубометр су Иделгә агызыла. Пычрак сулар ни арада эшкәртеп бетерелсен икән? Шушы сорау туарга мөмкин. Футбол кыры кадәрле бассейннар һәм галәмәт зур казаннар (стакан) канализация суларын кабул итәргә, чистартып өлгерергә сәләтле. Андрей Егоров ышандырганча, Иделгә «чистарту корылмаларыннан чип-чиста су гына агызыла».
– Самосыр полигоны белән чистарту корылмасы – икесе дә баш авыртуы булып торды. Отары, Мирный бистәләрендә яшәүчеләр сасы истән интекте. Павлюхин урамына кадәр барып җитә иде сасы ис, – дип, фикерләре белән уртаклашты мэр Илсур Метшин. – Татарстан Президенты һәм республика хөкүмәте ярдәмендә канализация суларын чистарту корылмаларында төзү-төзекләндерү эшләре башкарылды. Канализациядән агып торган пычрак суларны беренче чиратта туплый торган казаннар капкач белән томаланды. Нәтиҗәдә, ачы ис таралуга чик куелды. Элек кайдадыр насос алмаштырып, кайдадыр тишек ямап кына йөри ала идек, хәзер төзү һәм төзекләндерү эшләре стратегик планнарда алып барыла.
Шәһәр җитәкчеләреннән һәм журналистлардан торган төркем, мэр искәртеп узган икенче стратегик корылмага – ләмне термик эшкәртү цехына күченде. Булачак цех урынында әлегә тирән чокыр гына казылган, ләкин быелның декабренә цех төзелеп бетәчәк.
– Иң әһәмиятлесе – технологик җиһазларның барысы да үз илебезнеке, – дип әйтеп куйды мэр Илсур Метшин.
Төзелешне «Томскгазстрой!» предприятиесе башкара, ә технологик җиһазлар белән «ГМС Нефтемаш» җәмгыяте тәэмин итәчәк, килешүләр кабул ителгән инде. Туполев исемендәге Казан милли тикшеренү техник университетында канализация суларыннан калган ләмне (ил) термик эшкәртү сынаулары уңышлы узган.
– Иделгә якын урындагы кырга 1974 елдан бирле ләм түгелә. Ләм 50 ел дәвамында 4-5 метр биеклектә 110 гектарга кадәр җәелде инде. Ниһаять, моңа чик куелачак, «Водоканал» предприятиесе үз хисабына ләмне термик эшкәртә торган цех төзетә. Проектның бәясе – 1,5 миллиард сум. Бу төзелеш торак-коммуналь тарифлар үсешенә китерми, – диде мэр Илсур Метшин.
Термик цех ай саен 1 мең тонна ләм эшкәртү куәтләренә ия. Мисал өчен, 340 тонна ләмнән 100 тонна «шикәрчек» (гранула) чыга. Гранула төзелеш чималлары әзерләүдә, юллар салуда, органик-менираль ашлама сыйфатында һәм полигоннарны томалауда файдаланылачак.
– Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанны экологик чиста шәһәргә әверелдерү бурычы куйды. Чүпләрне төрләренә аерып җыю, канализация суларын чистарту – шушы максаттан башкарыла торган эшләр. Без чиста шәһәрдә яшәргә тиеш. Ләкин чисталык һәр йорттан, һәр шофердан башлана. Әгәр без чүпне йорт янына гына ташлыйбыз, машинадан гына теләсә кая ыргытабыз икән, Казанны чисталыкта тоту өчен акча да, дворниклар да, мэр таләбе дә җитмәячәк. Казанның матурлыгы һәм чисталыгы өчен бергәләп тырышыйк, – дип, фикерен йомгаклады мэр Илсур Метшин.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз.
Вход на сайт
Язмага реакция белдерегез
Мөһим
-
#Киңәш сандыгы
«Корейка» салатын ясый беләсезме?
-
#Җәмгыять
«Татарстан-Яңа гасыр» хәрәкәте әгъзалары Рөстәм Миңнеханов кандидатурасын хупладлар
-
#Төрлесе
«Иң яратмаган дата – ипотека һәм кредит түләү көне»: җырчылар нинди бәйрәмнәрне яратмый?
-
#Йолдызнамә
Басымны матурлыкка түгел, хисләргә ясагыз: 04-11 июльгә йолдызнамә
-
#Шоу-бизнес
Данир Сабиров: «Кайвакыт җавап кайтарып, кешеләрне урыннарына утыртып та куя алам»
Комментарийлар