Быел көз җитүгә миңа да военкоматтан повестка арты повестка килә башлады әле. Йә документларның күчермәсен сорыйлар, йә медосмотр, йә хәрби комиссия үтәсе... Алып китәрләр, ахрысы...
Университетны тәмамлап, кулга диплом алырга да өлгермәдем, медосмотр үтәргә, дип, хәрби комиссариатка чакырта да башладылар. «Армиягә быел бармыйм, - мин әйтәм, - аспирантурага керәм, шуннан соң гына китәм», - дим. Тәки тыңламадылар, йөрттеләр-йөрттеләр дә, вуздан белешмә алып кайтып күрсәткәч кенә, тынычлыкта калдырдылар.
Җәйләр үтеп, көзләр җитте, менә хәзер тагын тотындылар. Быел егетләрне армия сафларына җыю кампаниясе беренче октябрьдән башланды һәм ул елның азагына кадәр, ягъни 31 декабрьгә чаклы дәвам итәчәк. Бөтен илдән барлыгы 140 меңнән артык кеше тәүге тапкыр солдат шинелен кияргә тиеш, араларыннан дүрт меңе - татарстанлылар. Шунысы куанычлы, алар арасында мин дә бар. Беренче чакырылыш җиденче ноябрьдә булыр дип көтелә.
Армиядә хезмәт итү вакыты артачак икән дигән имеш-мимешләр халык арасында шактый күптән йөри. Берәүләр аны, киләчәктә ел ярымга әйләнер, дисә, икенчеләре, өч ел булачак, дип үк ычкындыра. Мин дә, өч елга ук калганчы, дип, быел тәвәккәлләргә булдым. Әмма ул үзгәрмәс төсле. Быел да шул ук кала бит, бер ел.
Икенче гайбәтләр армиягә алынучы егетләрнең яше хакында: киләчәктә армия сафларына утыз яшькәчә алачаклар дигән сүзләр ишетелә. Әмма ул быел үзгәрмәде, 18-27 яшьлекләр генә солдатка яраклы, бу бөтен кешегә дә бер. Хатының, өч балаң булса да!
Безне кай тарафларга җибәрерләр икән? Бу сорау, бездән бигрәк, әти-әниләрне борчый. Соңгы елларда Татарстан солдатларын Хабаровск өлкәсе кебек ерак җирләргә җибәрмәделәр. Хәзер, күбесенчә, Татарстан Республикасы Хәрби комиссариатлары тарафыннан шефлыкка алынган күрше-тирә өлкәләрдәге гаскәрләрдә генә Ватан алдындагы хәрби бурычны үтәп кайталар.
Хәрби комиссариатлар быел да беренче чиратта олы яшьтәге егетләрне «чүпли», алардан кала, югары яки урта һөнәри белеме булганнарга басым ясала. Татарстан Республикасының Хәрби комиссары Сергей Погодин сүзләренә караганда, быел яз көне киткәннәрнең җитмеш биш процентының кулында нинди дә булса «катыргы»сы бар. Димәк, мин алар өчен табадан төшкән икмәк инде...
Армиягә барудан качып йөрүчеләр турында да онытып җибәрергә ярамый. Дөрес, алар республикабызда кимегәннән-кими бара дип сөйлиләр. Быелның язында 142 кеше исәптә торган.
Ә хәзер безне кызыксындырган армия күчтәнәчләренә күчик. Быел да солдатлар телефонсыз калмаячак.
Моңа өстәп, бу телефоннардан бер айга утыз минут бушка сөйләшергә, ун хәбәр җибәрергә мөмкин булачак. Солдатлардагы сим карталарда барлык «входящий»лар да бушка. Чыгымнарын республика хөкүмәте күтәрә. Болардан тыш, хәзерге солдатлар махсус сумкага тутырылган башка кирәк-яраклар да ала: аяк киемен чистарту өчен бакс-щетка, шәхси гигиена, яка тегү, хат язу өчен кирәк-яраклар, банк карточкасы. Банк карточкасына килсәк, аңа ай саен ике мең сум күләмендә акча күчерелеп торачак (ятимнәргә - өч мең сум). Аңа шулай ук солдатның әти-әнисе, туган-тумача, дус-ишләре дә акча сала алачак.
Һәрвакыттагыча, без быел да киткән солдатларны туган якларына исән-сау әйләнеп кайтырлар дигән ышаныч белән озатып калабыз. Тагын шуны да искә төшереп узу мөһим: Казан гарнизоны Хәрби прокуратурасы һәм Татарстан Республикасы Хәрби комиссариатларында кайнар линия телефоннары эшли: 570-31-56; 264-23-51.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар