16+

Путин буыны: яшьләрнең үз карашы

Бездә яшьләр проблемасы ничек хәл ителә? Нинди мөмкинлекләр тудырыла, бүгенге заман яшьләре нинди? Бу атнада Татарстан Яшьләр эшләре министрлыгының еллык коллегия утырышында бик күп мәсьәләгә ачыклык керттеләр.

Путин буыны: яшьләрнең үз карашы

Бездә яшьләр проблемасы ничек хәл ителә? Нинди мөмкинлекләр тудырыла, бүгенге заман яшьләре нинди? Бу атнада Татарстан Яшьләр эшләре министрлыгының еллык коллегия утырышында бик күп мәсьәләгә ачыклык керттеләр.

Онлайн да, оффлайн да эшлибез

Яңа министрлык буларак эшне оештыру, барлык төр яшьләр төркемнәрен колачлау мәсьәләләре буенча министр Дамир Фәттахов хисап тотты. Чынлыкта бик күп эшләр башкарылган, яңа проектлар гамәлгә куелган. Әйтик, аларның күбесе яшьләр белән үзара аралашу, аларны шушы ук эшкә катнаштыру барышында ачыкланган. Мәсәлән, республика районнары буйлап «14..30 автобусы»ның юлга чыгуы яшьләрнең үз проблемаларын чишүгә бер адым иде. 14 яшьтән башлап 30 яшькә кадәр һәр яшь кешенең сүзен ишетте алар. Балалар лагерьлары, яшьләр үзәкләре, психолог-педагогик ярдәм клублары, «Таба» кебек этнопроектлар акселераторлары аша да төрле кызыксынулары булган яшь буынны үзләренә тарта алганнар. Республика күләмендә узган зур-зур чараларда, «Ел студенты», «Җиңү волонтерлары», «Кадрлар резервы» аша да меңләгән яшьләр катнашкан. Министр Дамир Фәттахов әйтүенчә, алга таба да һәр юнәлеш буенча махсус чаралар үтәргә тиеш. Яшьләр өчен махсус урыннар,  скейт-парклар, яңа үзәкләр төзү күздә тотыла. Зур проект буларак «Миллениум» күпере янындагы мәйданчыкны июнь аенда ачу планлаштырылса, республика буенча һәр районда яшьләр өчен заманча файдалы үзәкләр булдырылачак.

– Яшьләр үзәкләре ул түгәрәкләр, төрле бәйрәмнәр уздыру өчен генә булырга тиеш түгел. Анда яшьләр үзләре янып эшләрлек ресурс үзәге булырга тиеш, – диде министр Дамир Фәттахов. – Коллегиягә берничә көн кала Президент белән очрашуда Татарстанда Яшьләр үзәкләрен реновацияләү турында сүз булды. Моның өчен 2 млрд сум акча биреләчәк, – диде министр.

Бездә бүген 200дән артык үсмерләр клубы эшләп килә, киләчәктә аларга да игътибар булачак. Һәрбер үсмернең нинди дә булса файдалы бер шөгыль табуы мөһим. «Заманында мине футбол буенча тренер күреп алды. Һәм үзләренә чакырды. Бу очрак минем тормышымны үзгәртте», – дип сөйләде Дамир Фәттахов, үзенең дә Казанның Мәскәү районындагы Үсмерләр клубына йөргәнлеген искә алып.

Бүген заманы башка, әмма шул таләпләрдән чыгып эш тә итә белергә өйрәнергә тырышу кирәк. Күп кенә районнарда аерым яшьләр эшләре белән шөгыльләнүче кешеләрнең пассивлыклары яисә эшнең тиешенчә дәрәҗәдә оештырылмавы да төрле грант программаларында катнашмауларына бәйле түгелме икән? Бу урыннарда эшне оештыру буенча өстәмә акчалар дигән сүз.

Ун елда үзгәрдек

Яшьләрнең соңгы ун ел эчендә үзгәрүе, аларның бөтенләй башкача уйлаулары-яшәүләре, үз дөньялары булуын берничек тә инкарь итә алмыйбыз. Бу шулай. Тик шушы буынны да укыту-тәрбияләү, үстерү, чын кеше итү бурычы әле беребездән дә алынмаган. Бу икеләтә генә түгел, өчләтә җаваплылык дигән сүз. Аларны элеккеге ысуллар белән кулда тотуы да кыен. Белгечләр бу мәсьәләдә дә үз сүзләрен курыкмыйча әйтергә омтыла. Мәскәү белгече, «Милли тикшеренү университеты» проректоры Валерия Касамара чыгышы беркемне дә битараф калдырмады. Үзләрен «Путин буыны» дип атаган яшьләрнең уңай һәм тискәре якларын санап чыкты ул. Әйтергә кирәк, тикшерүче галим буларак чишү юлларын да күрсәтте.

– «Путин буыны» теориясе ике ел элек әйтелә башлады. Алар башка буын кешеләре. Аларның карашлары, яшәү кыйммәтләре һәм аралашу мөмкинлекләре башка. Бу яшьләрнең җитәкчеләре булырга тиеш түгел. Хезмәтләре яхшы бәяләнергә тиеш. Алар арасында бер генә лидер юк, үзләре күп кешеләрдән үрнәк ала ала. Алар социаль челтәрләрдә яши. Кемгәдер буйсынып-таянып түгел, киресенчә, үзенә җайлырак булырлык итеп эшли, – дип сөйли Валерия Касамара.
Әлеге буынның дәүләттән соравы күбрәк, ә менә эшләү теләге, әти-әниләре белән чагыштырганда, 10 тапкырга азрак.

Күз алдына балаларыгыз-оныкларыгыз, кул астында эшләүче кайбер яшь буын вәкилләре килеп басты, шулаймы? Әмма аларны да аңларга тырышырга һәм тәрбияләргә туры киләчәк.

Яшьләр үсте

Парламент җитәкчесе Татарстан яшьләренең алдынгы карашлы, патриот булуын да билгеләп үтте. «Республикада волонтерлар, студентлар, спортчылар катнашында күп чаралар үткәрелү белән дә без аларда шушы сыйфатларны тәрбиялибез бугай.

Безнең яшьләр ил һәм республика өчен мөһим булган төрле чемпионатларны үткәргәндә бик актив катнашты.

Шуның белән алар үзләре дә үсте. Җаваплылык та, кызыксынучанлык та артты», – диде ул.

Гомумән, Татарстан Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Яшьләр министрлыгы алып барган эштән канәгать калганын белдерде. «Министрлыкның эшләгән эшләре турында сөйли алырлыклары бар. Күп эш башкарылган. Ел ярым элек республикада аерым министрлык булдыру турында дөрес карар кабул иткәнбез. Халыкның биштән берен яшьләр тәшкил итә, киләчәк – алар кулында», – диде ул. Парламент рәисе кыска гына вакыт эчендә Яшьләр министрлыгының тулы структурасы булдырылуын, тармакның яхшы темп алуын, яшьләр оешмалары белән нәтиҗәле эшчәнлек алып баруын билгеләп үтте. Ул шулай ук Яшьләр эшләре буенча федераль агентлык җитәкчесе Александр Бугаевка республикадагы  алып барылган яшьләр сәясәтен яхшы яктан билгеләп үтүенә рәхмәтен белдерде.

– Безнең максат – алга таба тагын да яңа резервлар һәм мөмкинлекләрне эзләү. Болар яшьләр эшләрен яхшырту максатыннан алып барылырга тиеш. Монда резерв күп: авылларда һәм  шәһәрләрдә яшәүчеләрне колачлап бетерергә кирәк. Моны яхшылап уйларга кирәк, – диде Мөхәммәтшин.

Еллык җыелышта шулай ук «Яшьләр парламенты» һәм «Авыл яшьләре» программалары буенча да кызыклы чыгышлар тыңланды.

Анна Арахамия фотосы.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading