- Коры һава торышы аркасында, бодай, арпа уңышы көткән нәтиҗәләрне акламаса да, бөртекләр бөрешкән, кечкенә булуга карамастан, авыл хуҗалыгы сизелерлек югалтулар кичерде дип әйтеп булмый. Зәй районыңда мәсәлән, гектарыннан 41 центнер ашлык суктырылган, - дип урып-җыю эшләре белән таныштырды Татарстанның Авыл-хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының җир эшләре буенча урынбасары Илдус Габдрахманов....
- Икенче яктан, эссе һавада, төнлә дә һава температурасы 25 градустан түбән төшмәгәндә, аеруча механизаторларга авырга туры килде. Һәр район да заманча, кондиционерлары булган комбайннар белән тәэмин ителмәгән. Шуңа да карамастан, 3,5 мең тоннага кадәр ашлык суктырган механизаторлар бар. Хәтта хатын-кызлар да комбайнга утырып, күпләргә үрнәк күрсәтә, хезмәт алдынгыларына - дан. Яңгырлар явып алу начар түгел. Кукуруз, шикәр чөгендеренә дым кирәк. Ялны белми эшләп арыган механизаторларга да хәл алу, комбайннарын төзәтеп, рәтләп алу мөмкинлеге бу, - ди Илдус Габдрахманов.
Корылык аркасында республиканың көньяк көнчыгыш районнары зыян күргән. Аеруча Баулы, Бөгелмә, Ютазы районнарында уңыш күрсәткече чагыштырмача түбән. "Яңгырлар булмаганда, яфрак аша дым белән тукландыру нәтиҗәле. Бу кешене система ярдәмендә дәвалаган кебек. Тамыр аша дым алмаган үсентегә яфрак аша минераллар кертелә", - ди Илдус әфәнде. Баштарак күп районнар бу ысулны кулланырга икеләнеп торган булган, хәзер нәтиҗәсе күренгәч, бу алым популярлашып киткән. Урып-җыю эшләре төгәлләнергә әле вакыт бар. Татарстан игенчеләре быел барлыгы 4 миллион тоннадан артык ашлык җыеп алырга ниятли.
Тиздән республика районнарында шикәр чөгендерен җыюга керешәчәкләр.
Илдар Мөхәммәтҗанов фотолары
Комментарийлар