16+

Тынычланырга җирлек юк

Казанда эре һәм урта предприятиеләрдә эшләүчеләрнең уртача айлык хезмәт хаклары 24 мең сумны тәшкил итә.

Тынычланырга җирлек юк

Казанда эре һәм урта предприятиеләрдә эшләүчеләрнең уртача айлык хезмәт хаклары 24 мең сумны тәшкил итә.

«Эшлекле дүшәмбе» киңәшмәсендә шәһәр башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин башкаланың социаль-икътисади үсешенең 9 айлык нәтиҗәләре белән таныштырды. Химия тармагында, транспорт чаралары һәм төзелеш чималлары җитештерүдә, нәшриятта югары үсешкә ирешелгән. Моңа «Казан вертолет заводы», «Фойт турбо Казань», «Казан органик синтез», «Нәфис Косметикс», «Татхимфармпрепараты», «Казан силикат дивар чималлары», «Идел-Пресс» һәм башка предприятиеләрнең уңышлы эшчәнлеге җирлек тудырган. Казан икътисадына 88,4 миллиард сум инвестиция кертелгән. 57,2 миллиард сум инвестиция - эре һәм урта эшкуарлык тырышлыгының нәтиҗәсе. Гыйнвар-сентябрь айларында гына да Казандагы 7734 гаилә яңа фатирларга күченгән. Башкала, 627,9 мең квадрат метр торак файдалануга тапшырып, миллионлы шәһәрләр арасында әйдаманнар рәтендә. Тагын да яхшырак күрсәткеч Мәскәү һәм Санкт-Петербург шәһәрләрендә генә.
Мәшгульлек үзәкләренә 6214 кеше мөрәҗәгать иткән, эш урынсыз дип 5,6 мең кеше исәпләнә. Шул ук вакытта һәр эш урынсыз кешегә 3-4 вакансия бар. Беренче яртыеллык йомгаклары буенча, Казанда хәерчелек сызыгының аргы ягында яшәүчеләр саны 26 процентка кимегән. Узган ел яшәү минимумыннан кимрәк керем алучы казанлылар 28,8 мең булса, хәзер - 21,3 мең. Бу шәһәрдәге халыкның 1,8 процент өлеше.
Мэр Илсур Метшин: «Казанда аз керемлеләр саны Россия буенча күрсәткечтән 7 мәртәбәгә кимрәк булса да, тынычланырга җирлек бирми. Халыкның хезмәт хакларын күтәрү буенча эшчәнлекнең нәтиҗәлелегенә ирешергә кирәк», - диде.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading