16+

Йортлар белән юллар – мәңгелек төзелеш мәйданы

Татарстанда быел 1 мең 586 чакрым юллар файдалануга тапшырыла.

Йортлар белән юллар – мәңгелек төзелеш мәйданы

Татарстанда быел 1 мең 586 чакрым юллар файдалануга тапшырыла.

Республикада юллар төзелешендә “Тормыш өчен инфраструктура” илкүләм проектының ярдәме зур.

Акча күмсәң – хәрәкәт рәхәт

  • – Быел юллар төзү-төзекләндерү эшләренә 93 миллиард сум билгеләнде, терәк авылларда юл төзеләшләренә өстәмә рәвештә 8 миллиард сум бирелде. Мәсәлән, Балык Бистәсе районының Котлы Бөкәш авылында юл төзелеше бара, анда тротуарлар да барлыкка китерелә. “Тормыш өчен инфраструктура” илкүләм проекты кысаларында республикада 2,8 миллиард сумлык эшләр башкарылды. “Төбәк һәм җирле юл челтәре” төбәк проекты да гамәлгә ашырыла. Әлеге проект кысаларында 313 чакрым – төбәк һәм 1273 чакрым җирле әһәмияттәге юллар төзелде, – дип таныштырды Татарстанның транспорт һәм юл хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Ранис Фәйзуллин “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында үткәрелгән матбугат конференциясендә.


Республикадагы юлларны үзгәртеп төзүгә 4,6 миллиард сум, фермерлык хуҗалыкларына юллар төзүгә 500 миллион сум, балаларның җәйге сәламәтләндерү лагерьларына юллар сузуга 250 миллион сум тотылган.

Юлларга акыл керә, ә кешеләрнеке чыга

Чаллыга – 1 миллиард 360 миллион сум, ә Түбән Камага 480 миллион сум күчерелгән. Илкүләм проект кысаларында Казанда Оренбург трактына янәшә юл төзүгә керешелде. Отары бистәсе янәшәсеннән башланган юл Лаеш районындагы Столбище һәм Атабай авыллары тирәсенә килеп чыгачак.

  • – Татарстанда быел юлларның 132 хәвефле участогында иминлекне яхшырту эшләре алып барылды, 119 участокта эш тәмамланды. Юлларга акыллы светофорлар урнаштырыла, алар транспорт хәрәкәтен агым тыгызлыгына карап көйли. Юллар яхшыра барган саен, кызганыч ки, үлемнәр белән тәмамланган аварияләр саны арта бара. Машиналар куәтле, юллар тигез булса да, хәрәкәт кагыйдәләрен төгәл үтәп йөрсәк иде, – диде Ранис Фәйзуллин.

Татарстанга 5 елда 557 автобус сатып алынган, быел 121 автобус кайтартылган. Яңа автобусларда физик мөмкинлекләре чикле кешеләрнең мәнфәгатьләре дә уйланылган.

Казанның “тишекләре” бетмәс әле

  • – Башкалада гомум хисапта 27 миллиард сумлык юл төзү-төзекләндерү эшләре алып барылды. Илкүләм проект ярдәмендәге 2 миллиард сумга Казанның 14 юл участогында юл һәм тротуар төзелешләре башкарылды, шулардан 12 участокта эш тәмамланды. Мисал өчен, Максимов, Можайский, Минск, Октябрьская урамнарында юллар төзекләндерелде. Натан Рахлин белән Хөсәен Мәүлетов урамнарында әле эш бара, – диде “Главтатдортранс” дәүләт казна учреждениесе директоры урынбасары Зөлфәт Ханмурзин.


Казанда “Безнең ишегалды” программасы буенча ишегалларында юллар белән тротуарлар төзелешенә 4,6 миллиард сум билгеләнгән. Кар-яңгыр сулары торбаларын яңага алмаштыруга 890 миллион сум каралган.

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов теләктәшлегендә Казан бистәләрендә, шулай ук шәһәр яны балалар ял лагерьларына юллар төзү-төзекләндерү дәвам итә. Зур Клыки бистәсендә колачлы юл төзелешләре башкарылган. Казанның юл аварияләре еш теркәлә торган Островский – Пушкин, Танк боҗрасы, Чуйков – Бондаренко, Габишев – Кол Гали урамнары киселешләрендә иминлекне яхшырту чаралары күрелгән.

  • – Юл төзелеше башкарганнан соң, кайчак, коммуналь хезмәтләрнең юлны ватып, чокыр казырга керешүләре күзәтелә. Монда бернишли алмыйсың. Казанда җир асты инженерлык челтәрләре шактый искергән, шунлыктан, юл өслеген ватып, чокыр казулар әле тиз генә бетмәячәк, – дип өстәде Ранис Фәйзуллин.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading