Белгечкә мөрәҗәгать итү зәгыйфьлек түгел, ә психик сәламәтлекне саклау өчен акыллы адым.
Бөтенроссия җәмәгатьчелек фикерен өйрәнү үзәге (ВЦИОМ) мәгълүматлары буенча, россиялеләр арасында психологлар хезмәтенә ихтыяҗ соңгы 15 ел эчендә максимумга җиткән. Психологик ярдәмгә ихтыяҗ индексы 2022 ел күрсәткеченнән 1,3 тапкырга югарырак дип билгеләнгән.
Белгечләр белдерүенчә, 2024 елда психологлар хезмәтенә ихтыяҗ үсеше җәмгыятьнең яңа шартларга яраклашуы, психологик ярдәмгә «җыелган ихтыяҗ», шулай ук медиа, әдәбият һәм подкастлар аша менталь сәламәтлек темасын популярлаштыруның йогынтысы. Белгечләргә мөрәҗәгать итү акрынлап гадәткә керә бара, ди белгечләр. Хатын-кызлар ир-атларга караганда психологик ярдәмгә ихтыяҗны ешрак тоя. Бу аларның эмоциональ ачыклыгы белән аңлатылырга мөмкин. Ир-атларда проблемалар турында сөйләргә теләмәү өстенлек итә.
Шул ук вакытта локдаун һәм махсус операция башлану кебек массакүләм стресслар чорында психологик ярдәмгә ихтыяҗ индексы аеруча түбән күрсәткечләрдә булган. Моны стресс эффекты, когнитив тынычлану һәм кыенлыкларны мөстәкыйль рәвештә хәл итәргә омтылу белән аңлатырга мөмкин, дип билгели белгечләр.
Төрле яшьтәге кешеләрдән аларның психологлар белән аралашу тәҗрибәсе турында сорашырга булдык:
Әдилә Борһанова, 39 яшь
Психологлар турында әллә ни фикер әйтә алмыйм, чөнки үземнең аларга бер дә мөрәҗәгать иткәнем юк. Ләкин башкаларга «бармагыз» дип тә кырт кисмәс идем. Чөнки кешенең тормышында төрле вакыйгалар, авыр, фаҗигале хәлләр булырга мөмкин. Сынаулы минутларда кайберәүләргә мондый белгечләрнең ярдәме кирәк тә хәтта. Ләкин психологның чыннан да белемле, тәҗрибәле булуы шарт. Табиблар рәтенә кермәсәләр дә, күпмедер дәрәҗәдә күңелне дәвалаучы белгечләр бит алар, юл күрсәтүчеләр. Ләкин араларында бары акча эшләү максаты белән йөрүчеләр, кеше башын бутаучылар турында да еш ишетәм. Миңа калса, бу һөнәргә «җиде иләк» аша үтеп килергә кирәктер. Кеше күңеле белән эш итү – бик җаваплы, белем, тәҗрибә таләп итә торган өлкә бит. Икенче яктан, проблема туган саен психологка чабучы, соңыннан, теге яки бу карар өчен җаваплылыкны белгечләргә аударып калдыручы кешеләргә дә шаккатам – бала-чага түгелләр ич инде.
Тормышымда иң яхшы «психологлар» – әти-әнием, әбием. Кем әйтмешли, бер сүз, юк, бер караш белән уйларымны урынына утырта алучылар алар. Ирем башымдагы фикерләрне дәшми тыңлавы белән тәртипкә сала. Еллар, юллар белән сыналган кыз-кардәшләрем бар. Әмма иң ышанычлы күңел таянычым – Аллаһы Тәгалә. Ыгы-зыгылы, хәвефләнгән вакытларымда намазга бассам, күңелем тынычлана, дога кылып, намазлыктан кузгалганда, башка якты уйлар килә. Хәлиткеч вакыйгалар алдында калганда истихара намазын укыйм, иңнәремә авырлыклар төшсә, төнге тынлыкта тәхәҗҗүд аша дога кылам, нәфел намазлары да шундый шифалы бит. Дини вәгазьләр дә уйларны тәртипли, хәдисләр дә тынычландыра.

Гөлнара Мәҗитова, 52 яшь
Кайчак мин үземне психолог итеп хис итәм. Дус кызларымның барысы минем янга килеп үзләренең моң-зарлары белән бүлешә. Психология өлкәсендә белемем булмаса да, минем фикерләрем-киңәшләрем башкаларга бик ярдәм итә. Чөнки тормыш тәҗрибәм бар. Гомумән, психологка дуслары, эч серләрен бушатырга кешесе булмаганнар йөри дип саныйм. Психолог урынына борчуларыңны якын кешеңә сөйләсәң дә файдасы тия, җиңеләеп китәсең бит. Үземнең психологларга бер барганым булмады. Төшенкелеккә бирелеп утырырга вакытым да юк, өч-дүрт җирдә эшлим. Эш – иң яхшы дәва, бернинди психолог кирәкми.

Илдар Габидуллин, 55 яшь
Психологлар хезмәтеннән гомеремдә файдаланганым булмады. Бәлки кемнәргәдер алар ярдәм дә итәдер, ләкин мин аларга нишләптер ышанып бетә алмыйм. Бу һөнәр соңгы елларда гына популярлашып китте бугай. Кемнәрдер депрессия вакытында нык ярдәм итә дип сөйлиләр. Ләкин минемчә, депрессиядән иң яхшы дәва – үзеңне яраткан хезмәтеңә багышлаудыр. Элек психологлар урынында дәү әни-дәү әтиләр булган. Алар һәрвакыт ипләп кенә безне теге яки бу вазгыятьтә үзеңне ничек тотарга, нәрсә эшләргә кирәклеген аңлатып торалар иде.

Рәфис Нуруллин, 33 яшь
Хәзерге заманда стресс һәм эмоциональ йөкләмәләр күп кешеләр өчен көндәлек тормышның бер өлеше булып китте. Психологлар кешеләргә авырлыкларны җиңүдә, катлаулы хәлләрдән чыгуда һәм үзләрен яхшырак аңлауда ярдәм итәләр. Ләкин, минемчә, һәрбер очракта да психологка мөрәҗәгать итү дөрес түгел. Кайвакыт авырлыкларны үзебезгә җиңәргә мөмкинлек бирү мөһим. Мәсәлән, кечкенә күңелсезлекләр, вакытлыча уңышсызлыклар яки стресслы хәлләр – тормышның бер өлеше. Без аларны үзебез җиңәргә өйрәнсәк, көчлерәк һәм тотрыклырак булырбыз. Бу эмоциональ интеллектны үстерүгә, үзебезне аңлауга һәм авырлыкларны җиңү өчен эчке ресурслар табуга ярдәм итә. Әгәр һәрбер кечкенә проблемага белгечкә мөрәҗәгать итсәк, тормыштагы кыенлыкларны җиңү сәләтен югалтырга мөмкинбез.
Ләкин психолог ярдәме кирәк булган хәлләр дә бар. Мәсәлән, клиник депрессия, паника атакалары, тик торганда эч пошулар – боларны үзеңә генә җиңү бик авыр. Мондый очракларда белгечкә мөрәҗәгать итү зәгыйфьлек түгел, ә психик сәламәтлекне саклау өчен акыллы адым.
Минемчә, балансны табу бик мөһим. Кечкенә авырлыкларны үзебез җиңәргә өйрәнү, ләкин хәл катлауланганда ярдәм сорарга курыкмау кирәк. Психологлар – «култык таягы» түгел, ә безне яхшырак һәм көчлерәк итәргә ярдәм итүче корал. Ләкин бу коралны акыллы кулланырга кирәк.

Алсу Мансурова, 24 яшь
Психологларга нигездә уңай карыйм. Моны модалы тенденциягә генә әверелдерергә кирәкми дип саныйм. Хәзер бит бик күп кеше әлеге һөнәр ияләренә бу модада булганга гына йөри, моның белән мактана да әле хәтта.
Үзем психологка ике-өч ел элек мөрәҗәгать иткән идем. Хәл итәсе килгән мәсьәлә алай катлаулы да түгел иде. Әмма башка кеше ярдәме кирәк икәнен тойдым. Шуннан соң берара даими рәвештә – атна саен йөреп алдым. Аннары сеансларны киметтем, чөнки үзлегемнән дә рефлексия белән шөгыльләнәм. Хәзер кирәк булганда, авырлыклар туганда гына язылам.
Психолог белән эшләү шунысы белән яхшы: ул сиңа инструментлар бирә, проблемага субъектив түгел, объектив карый. Ул сине дәваламый, чөнки ул психотерапевт түгел. Психолог күбрәк фикерләү процессына тәэсир итә.
Психологларга мөрәҗәгать итүгә нормаль процесс буларак карарга кирәк дип саныйм. Совет заманында уйланылганча, психологка барган кеше авыру түгел. Шул ук вакытта моны бүгенгечә модага әйләндерү дә дөрес булмас. Моңа замана таләбе итеп карау дөресрәк. Чөнки бүгенге көндә кешегә мәгълүмати йөкләнешләр бик күп. Һәм кайчак дусларыңа, әти-әниеңә түгел, ә чит кеше белән бөтен проблемаларыңны бүлешү кулайрак. Шул рәвешле якыннарыңның вакытын алмыйсың, аларның җанын ашамыйсың.

Ландыш Бикиева, 34 яшь
Психологларга карашым бик позитив. Үземнең бу белгечләргә төрле проблемалар белән берничә тапкыр мөрәҗәгать иткәнем булды. Беренче тапкыр психолог белән аралашу тәҗрибәсе моннан 5 еллар элек булды. Ул вакытта кызымны балалар психологына алып барып кайтырга булдым: балам бик тиз кабынып китә, вак мәсьәләләргә дә борчыла, кайбер очракларда йомшаклык күрсәтә иде. Кызым белән барысы да яхшы булып чыкты. Әмма шул вакытта миңа үземә психолог белән эшләү комачауламас иде дигән фикергә килдем. Ике ел дәвамында мин даими терапиядә булдым. Эшне бала белән мөнәсәбәтләрдән башлаган идек, аннары эчемдәге конфликларга, борчуларга, куркуларга күчтек. Психолог белән яхшы гына эшләп, күпчелек күңел җәрәхәтләрен “ямадык”. Аннары психологка йөрүдән туктадым. Үзем авырып киткәч, яңадан белгечкә мөрәҗәгать итәргә туры килде. Диагнозым бик җитди иде, миңа аны кабул итәргә булышучы, моның миңа нәрсә өчен бирелүен аңларга ярдәм итүче кирәк иде. Әйләнә-тирәдәге кешеләр бу мәсьәләдә һәркайсы үз фикерен белдерүне кирәк дип саный иде. Ә болар барысы минем эчемдә төер булып җыела. Мин үз халәтемдә үз-үземне гаепли башладым. Шул чакта яңадан психологыма мөрәҗәгать итәргә булдым. Ул минем берәүдән дә ким булмавымны аңларга, мине яңадан тормышка кайтарырга ярдәм итте.

Гүзәл Камалова әзерләде.
Комментарийлар