16+

Бездә гөмбәне капчыклап җыялар, ә Германиядә бер кешегә 1 килограммнан артмаска тиеш...

Россиядә, Татарстанда яшәвебез өчен Ходайга мең шөкер кылыйк, рәхмәт укып торыйк, җәмәгать.

Бездә гөмбәне капчыклап җыялар, ә Германиядә бер кешегә 1 килограммнан артмаска тиеш...

Россиядә, Татарстанда яшәвебез өчен Ходайга мең шөкер кылыйк, рәхмәт укып торыйк, җәмәгать.

Бездәге иркенлеккә, демократиягә, тормыш-көнкүреш рәхәтлегенә сөенеп туймаслык. Бу сүзләрне кире каккан, тормышка канәгатьсезлек белдергән кешене җир йотар, мәгәр. Брюссельдәге “фондерляйеннәрнең” демократия дип сөйләнүләре бер спектакль, татар халкының бөек улы Габдулла Тукай әйтмешли “шагыйрәнә ялган” ул. 

Үзебезнең яшәешне Германия мисалында гына чагыштырып чыгыйк әле. Немецлар урамда халык арасында да “пырт” итеп, һаваны бозарга, сулыкларда анадан-тума чишенеп, су коенырга яки кояшта кызынырга мөмкиннәр. Имеш, бу кешенең табигый хәләте. Ләкин, аларның демократиясе шуның белән капут. Бетте, ягъни, мәсәлән.

Авылны инде әйткән дә юк, бездә кайбер кешеләр ыштан-трусикларны шәһәр ишегалдында да кер бавына элеп киптерә. Бер сүз әйтүче юк. Германиядә трусигыңны тышка чыгарып элсәң, штраф. Сүз уңаеннан, Япониядә дә трусикны балконга элеп киптерү әдәпсезлек санала, баудагы эчке киемнәрне өстеннән тукыма-яулык белән каплыйлар. 

Без чебеннең генә түгел, кайчак, баш өстендә бик безелдәсә, бал кортының да, шөпшәнең дә һәм төклетураның да җанын кыябыз. Бал кортын алай кирәксә-кирәкмәсә үтерү юк инде, әлбәттә. Бал кортлары – кадерле һәм хөрмәтле бөҗәкләр. Германиядә бал кортын, шөпшәне яки төклетураны үтергәнеңне күрсәләр, 200 евро штраф. Әлеге бөҗәкләр Германиядә “Кызыл китап”ка кертелгән. Андагы тормыш гыйбрәтлекләреннән туеп, Россиягә яшәргә күченәләрдер, мөгаен, ул бөҗәкләр.  Бал кортларында кеше акыллары бар бит аларда. Шөпшә дә бә-ә-к хитрый, әзергә-бәзер яшәргә ярата. Россиянең болын-кырларының иркен һәм бай икәнлеген беләләр алар

Бездә, рәхим итеп, бакчачылык ширкатендәге өеңдә ел буена яшә (җылытылган булса билгеле), кишәрлектә шашлык кыздыр, аш пешер, яшелчә һәм җиләк-җимеш үстер. Мондый тырыш кешеләр турында мактап телевизордан күрсәтәләр, газеталарда язалар. Германиядәге шәһәр яны бакчачылык ширкатьләре – “кляйнгартен”нар кагыйдәләре гаять кырыс һәм сәер. Дача кишәрлегендә шашлык кыздыру, төн кунып калу тыелган. Дачадан кичке 9 сәгатьтән дә соңга калмыйча шәһәрдәге фатирыңа кайтып китәргә тиешсең. Төнгә кунага калсаң, 500 евро штраф. 

Германиядә шәхси йортыңның җир кишәрлегендә дә  күпләп яшелчәләр үстерү, виктория утырту рөхсәт ителми. Казаннан бер ханым Германиядә яшәүче кызына кунакка барган иде. Кияве белән кызы өйдә юк чагында, бу үзенә эш тапкан – кишәрлекне казып, суган утыртырга керешкән. Бездә генә ул коймалар 2 метр биеклектә, ә тегеләрдә 50 сантиметрлы рәшәткә. Бу хәлне күреп алган немецлар:”Найн! Капут!” – дип, кулларын болгыйлар икән. “Нәрсә сөйләүләрен аңламагач, “данке” сүзен кабатлап тордым инде шунда. Кызым белән киявем кайткач, кишәрлекне зур итеп казырга ярамаганлыгын төшендерделәр”, – дип, шаклар катып сөйләгән иде Казан хатыны.

Бездә гөмбәне капчыклап җыялар, ә Германиядә бер кешегә 1 килограммнан артмаска тиеш. Тотсалар, 1500 евро штраф. 
Бездә яр буенда балык тотып утырган кешегә беркем дә бәйләнми. Германиядә балык тоту өчен башта 230 еврога лицензия-рөхсәт алырга кирәк. Ул очракта да елгаларның тегесенә яки монысына барып, кармак сала алмыйсың. Балыкны шәхси сулыкларда гына тотасың. 

Бездә автомобиль юллары читендә, агачлыкларда һәм урманнарда сабыйлар гына түгел, өлкәннәр дә һич уйлап-шикләнеп тормастан, кече яки олы йомышын үти. Автомобильдә барганда юл читләрендәге “табигать балалары” шактый күзгә чалына. Германиядә ыштаныңа “пес” итүең ихтимал, чөнки автоюллар читендә һәм урманнарда йомышыңны башкару катгый тыела. 

Ходай туган илебездән аера күрмәсен. Немецлар “пес” итәргә дә куркып яшәсеннәр шунда үзләрендә.


 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading