16+

Сандугач кына димә син аны!

Борынгы кешеләрнең примитив җәмгыятендә дә алыш-биреш төшенчәсе булган.

Сандугач кына димә син аны!

Борынгы кешеләрнең примитив җәмгыятендә дә алыш-биреш төшенчәсе булган.

Менә сиңа бер мамонт боты, ә син аның өчен миңа җиләк-җимеш җыеп бирергә тиешсең. Әмма шул вакытта да: «Мамонт ботың итләч түгел», «Җиләгең тәмле түгел», — дип әйтүчеләр булгандыр, шәт. Нәкъ шул вакытта җир йөзендә Шайтан оялаган да инде.

Башта Шайтанның оясы бик кечкенә булган, ди.

Аның хәтта үз йорты да, дус-туганнары да, гаиләсе дә булмаган. Кешеләр дә аны санга сукмаганнар. «Йә булыш, йә ачуны китермә. Эшләмәсәң, ач каласың, күктән яумый», — дип әйтәләр иде. Әмма Шайтан югалып калмады. Бар дөньяны тезләндерә торган инструмент уйлап тапты. Ул булмаса да начар, бик күп булса да җитми. Шуннан соң эшләр «худ»ка китте.

Беренче шайтаннар инде күптән беренче кешеләр кебек үк теге дөньяга китте. Шайтаннар хәзер гаиләләп кенә түгел, династияләп үсеш ала. Алар да кешеләр кебек «современный». Үзләрен нинди генә өлкәдә сынап карамыйлар!

Дистәләгән еллар сәхнәләрне гөрләткән моңлы Сандугач пенсиягә чыккан, ди. Җырланасы җырланган, сикерәсе сикерелгән, ашыйсы ашалган. Дөньяның нинди генә почмакларында булмады ул! Африкада арысланнарга, жирафларга җырлады, Австралиядәге көнгерәләргә дә үз моңнарын җиткерде, хәтта Һиндстанда филләрне дә шаккаттырды.

Сәләте дә бар бит! Нечкә, чиста тавышы белән сузып җибәрә... Кыскасы, күп эшләде Сандугач. Хайванстанның халык кына түгел, дөньякүләм артисты дәрәҗәсенә җитте. Абруй, дәрәҗә тупланды, хәзер инде башкаларны да өйрәтергә була. Башта Сандугач яшь сандугачларны тәрбияләде. Өйрәтте, тырышты.

соловей татар информ

Шулай бер көйгә эшләп ятканда, Сандугачка укырга керергә Шайтан килде.

— Сандугачкай, сезнең сәләтегез алдында баш иям. Мине дә шулай җырларга өйрәтегезче, — ди икән бу.

Сандугачка бу сүзләр бик хуш килде. Авторитетын таныйлар, абруен беләләр дигән сүз бит!

Шайтан җырлап җибәрде. Бөтенләй җырлый белми дип әйтеп булмый, әмма табигатьтән бирелгән сәләте генә юк. Җиде нотаның бишесенә генә тия. Сандугач уйга калды.

— Сез бит җырлый белмисез. Мин сездән сандугач та ясый алмаячакмын. Нишлибез? — ди икән.

Шайтан югалып калмый.

— Юк, мөхтәрәм Сандугачкаебыз, мин сезнең дәрәҗәгезне бик яхшы аңлыйм. Сезгә аңлатып кына бирә алмаганмын, ахры. Мин бит укыган өчен түлим, — ди.

«Түлим» сүзен ишеткәч, Сандугачның күңеленә җылы йөгерә.

— Ярый, укытам мин сезне, — дип ризалаша.

Менә Шайтанның җыр дәресләре башланды. Бик шәп студент үзе! Дәресләрне дә калдырмый. Көн саен килеп утыра. Әмма, ни кызганыч, Шайтанны җырларга өйрәтергә теләгән Сандугач никадәр тырышса да, уңышка ирешә алмый.

Түземлеге беткәч, Сандугач Шайтанга башка укытучы тапты. Әле ярый, үзе укытып чыгарган сандугачлар бар. Эшләсеннәр шунда...

Башта Сандугачны вөҗданы бераз борчыды. Әмма бу хисләр нәкъ Шайтанның дәресләр өчен түләү вакытына туры килә иде. Акча тамгач, дәрәҗә, абруй турында уйлар да югала.

соловей татар информ

Тора-бара Сандугачның эше бөтенләй җайлашты.

Үз исемендәге музыкаль уку йорты барлыкка килде. Сандугачка укырга барлык хайваннар, кош-кортлар агыла башлады. Карга, чыпчык, песнәк тә хәзер — сандугач. Сандугач булып тумасалар да, үзләрен моңлы сандугачлар рәтенә кертеп куйдылар. Хокуклары да бар, укыганнар бит. Әле нинди уку йортында! Хайванстанның халык артисты дәрәҗәсендәге Сандугачта!

Гәрчә, сессиядә генә күрешсәләр дә... Укыган кешегә сүз дә әйтеп булмый, укыган бит! Кәгазе бар. Ә нинди дәрәҗәдә, нинди сыйфатта икәне мөһим түгел. Җиде нотаның берсен генә белсәң дә, син — сандугач.

Сандугачны бер дә гаепләп булмый.

Ул ничек булдыра ала, шулай яши. Эшләп тапкан байлыкны да карап бетерергә кирәк бит. Бакчаны сукаларга, өйне җыештырырга. Әле ярый, бакчадагы җир эшләрен башкарырга студент сукыр тычканнар, өйдән уку йортына китереп куярга студент страуслар бар. Ә кем соң мондый тормыштан баш тартсын?

Соңыннан Сандугач бөтенләй остарды. Укырга хәтта черки-чебенне дә чакырды. Ни өчен алар шулай күзгә керә-керә, колакларга килә-килә җырлый дип уйлыйсыз соң? Сандугач өйрәткән.

Тавышлары бер тиенлек булмагач:

— Күзгә күренеп булса да истә калырга кирәк, — дигән.

Менә шулай, үзебез дә сизмәстән, Шайтанга сатылдык. Ә бәлки, белеп тә сатылабыздыр…

соловей татар информ

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading