Күбебез совет акчалары турында күптән оныткандыр. Кертемнәре булса, аларны кайтару турындагы өметләрен дә югалткандыр инде.
Ә хакимият хәтерли.
Россия Хөкүмәтенең Дәүләт Думасына керткән якындагы өч елга бюджет проектында кызыклы пункт бар: 2026 елдан 2028 елга кадәр федераль казнадан россиялеләргә совет кертемнәре буенча компенсация түләүгә якынча 5 млрд сум бүлеп биреләчәк.
2026 елда бу максатларга 1 млрд 662 млн сум юнәлтергә телиләр. 1 млрд 600 млн сум – 2027 елда, ә 1 млрд 560 млн сум – 2028 елда.
Сүзнең нәрсә турында барганын аңлатыйк. 1991 елның 20 июненә кадәр СССР Саклык банкында ачылган депозитларны дәүләт эчке дәүләт бурычы дип таныды.
Һәм аларны компенсацияләргә карар кылды. Өстәвенә, кертемчеләрнең үзләренә генә түгел, аларның варисларына да түлиләр. Компенсация балаларга максатчан кертемнәр өчен дә каралган.
Компенсация күләме нәрсәгә бәйле?
Беренче чиратта, компенсация суммасы алучының яшенә бәйле. 1945 елда яки аннан алдарак туган кешеләргә компенсация өчләтә, 1946-1991 елгыларга икеләтә түләнә.
Гади итеп әйткәндә, 1991 елның 20 июненә сберкнижкада булган акча суммасы алына һәм, кешенең кайчан тууына карап, икегә яки өчкә тапкырлана.
Ләкин бу гына түгел әле. Компенсация суммасы шулай ук кертемнәрне саклау срогына һәм шартнамәнең тәмамлану датасына бәйле. Ягъни кертем күләме коэффициентка да тапкырлана: 0,6 дан 1 гә кадәр. Кертемне ябу вакытыннан никадәр күбрәк вакыт узса, коэффициент шулкадәр түбәнрәк булачак. Димәк, кертемче шулкадәр азрак акча алачак. Ә иң югары коэффициент әлегә кадәр ябылмаган яки 1992-2025 елларда гамәлдә булган һәм 1996 елдан 2025 елга кадәр ябылган кертемнәр буенча бирелә.
Компенсацияне ничек алырга?
Әгәр дә кертем гамәлдә булса, Сбербанкка паспорт һәм саклык кенәгәсе белән мөрәҗәгать итәргә кирәк. Шулай ук компенсация алу өчен гариза язарга кирәк булачак.
Әгәр саклык кенәгәсе югалган икән, банкның кертем ачылу урыны буенча офисына мөрәҗәгать итәргә, югалту турында гариза һәм компенсация алуга гариза рәсмиләштерергә кирәк.
Әгәр дә сез варис булсагыз, өстәмә рәвештә кертемченең үлеме турында таныклык һәм мирас хокукын раслаучы документлар да кирәк булачак.
Кертем 1991 елның 20 июненнән 31 декабренә кадәр ябылган булса, компенсация түләнми. Әгәр дә ул 1992 елдан 2025 елга кадәр ябылса, кертемчегә кертемне саклау урыны буенча банк офисына мөрәҗәгать итәргә кирәк (яки ул компенсация суммасын күчерергә теләгән офиска). Анда аңа компенсация алуга гаризаны рәсмиләштерү зарури.
Экономист белгечләр әйтүенчә, 1995 елда бу кертемнәрне компенсацияләү турында закон түләүләр тәртибе билгеләде. Һәм хәзер хөкүмәт бу акчаларны әкренләп кенә түли.
Елына 1 млрд 662 млн сум нәрсә ул? Бу федераль бюджетның гомуми чыгымнарының 0,0038 проценты, ул 44 трлн сумны тәшкил итә. Әгәр алучылар миллион граждан дип уйласак, кешегә елына 1600 сум туры килә. Берәр җиргә төшке ашка барырга яки бер тапкыр кибеткә кереп-чыгып була. Аның каравы, совет кертемнәрен компенсациялиләр...
Лилия Яфизова әзерләде
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз.
Комментарийлар