16+

«Аяк белән йөзмиләр, кул белән бит!»

Бер-берең белән шалтыратышканда да, очрашырга туры килсә дә, хәл-әхвәлләр белешәсең бит инде.

«Аяк белән йөзмиләр, кул белән бит!»

Бер-берең белән шалтыратышканда да, очрашырга туры килсә дә, хәл-әхвәлләр белешәсең бит инде.

Исән-сау, бер көе, тыныч кына, үзгәрешсез дигән булып куясың. Чынында дөнья үзгәрми тормый, үзгәрә. Алга китеше бик күренмәсә, беленмәсә дә, борчулары бар инде... Шул, Аллага тапшырылган, дип әйтәсең дә үзеңне юатасың. Беры бер генә теләк өскә калка – “исән-сау булыйк” дигәне. Ә ул чыннан да шулай, хәзерге заманда кемнән мәрхәмәтлек көтәсең?... Юк ул... Бары тик таныш-белешләреңнең, хезмәттәшләреңнең уңышларына ихластан куанып, үзеңнең җан теләгән, күңелеңне үстергән, яшәешеңә ямь өстәгән, гомумән, кешеләргә кирәкле дип саналган гамәлләрең булуына, эчтән генә булса да, сөенеп гомер итү – коткара өметсезлектән. 

Менә бит әле, таң ата да кич була, дигәндәй, бер-бер артлы бер-берсенә охшаган көннәр үтеп барганда, эштә Равил абыебыз Фәйзуллин күренми башлады. Ул шулай булгалый торган иде инде... Кешеләр: “Ни хәле бар, күзгә чалынмый?” – диләр. Үзем дә аптырап куйдым: “Берәр җиргә китте микән әллә?..” Адаш дустым Алмаз да: “Равил абый югалды, кайда икән?” – дип шалтырата. Әлбәттә, борчыла, заманында унбиш ел “Казан утлары”нда бергә эшләделәр бит.  Ул – җаваплы секретарь, ә Равил Габдрахманович – баш редактор. Мин дә шунда пропаганда бүлеген алып бардым. Равил абзый безгә кадерле кеше! Борчылырлык та! 
Инде эшкә кергәндә утыра торган вахтерлар да аның күренми башлаганына игътиба иткәннәр. Сизгерләр. Башта белешеп кенә сорыйлар иде кайдалыгын, тор-бара аягының тез күмәче чәлпәрәмә килгәнен әйттеләр. Һәй, алар белмиме соң? Аларның күзеннән бер ни читләп үтми. Хәтта кайсы кызның нинди редакциядәге баш редактор белән типтергәнен дә чәртләтеп әйтеп бирәләр. 

Мин, әле генә Равил абыйның тезе турындагы хәбәрне әйтеп, Алмаз дус-Гыймадиевка шалтыратмакчы гына идем, телефоным безелди башлады. Адашым үзе икән. Болай ди:

- Аның хәлләре бик шәп түгел, култык таяклары белән генә пес итәргә бара икән... Әйдә, Алмаз абый, янына барып кайтыйк, бакчасында ята.
- Хе-е... Кайчан барабыз?
- Иртәгә, журналист кыз Альбинаны да алырбыз.
- Шәп булыр, берочтан язып та кайтыр. 
- Карале, Гыймади, мин эштә булам, мине шуннан эләктерерсез. Баянны алыйммы?
- Алмаз абый, чирле кеше янында баян белән җырлап утыру килешмәс.
- Хе-е...Ярар. Күчтәнәчләрне күбрәк төйик!..
- Кунакка бармыйбыз бит инде, кыз бирергә дә...

- Аңладым. Авыру кешенең аппетиты булмый. Берәр ярты?..
- Икенче аягын да сынды... Көлдермә әле, Алмаз абый! 
- Шаяртам.
- Син гел шулайга барасың, кеше урында ята...
- Ярар, бетте, бетте.

Икенче көнне, юньләп йокламаган килеш, Равил абый хәсрәте кәефне боза кәнишне, эшкә килүем булды, вахтер абзый пышылдап кына:
- Карале, Алмаз, Равилнең аягы бот төбеннән үк...- дип хәбәр бирде. 
- Кит аннан!..
Бөтенләй коелып төштем. Башым әйләнеп китте. Бөтен татар әдәбияты җимерелеп, ишелгән төсле булды. Үземнең дә инде нәшриятта алты ел китап итеп басылырга тиешле ике әсәрем көлгә әверелде. Бөтен ышанычым, Татмедиабызның бөек Киңәшчесе, легендар халык язучысы Равил Габдрахман улы Фәйзуллинда иде бит. Күк йөзен кара болыт каплагандай көн төнгә әйләнде. Урынымнан кымшана алмыйм.
Телефон шалтырый:

- Алмаз абый, әйдә киттек, син әзерме?..
- Мин инде чыгып киләм...- эшкә кермичә урамга атладым. 

Машинаның арткы утыргычына урнашкан Альбинага ягымлы итеп сәлам бирергә тырыштым. Алмазга кул биреп күрештем дә кузгалдык. 
- Күчтәнәчләр алырга кибеткә кереп чыгыйк, - дим.
- Алмаз абый, борчылма – алынган...
- Ярый, әйбәт булган.

Әллә ни кызып сөйләшерлек чак түгел лә, авыру кеше янына барабыз. Боек атмосфера... Һәркем үзенчә уйга баткан. Минем шикелле ничек өенә керәбез, нинди беренче сүзне әйтәбез, кул биреп күрешәбезме, кочаклашыпмы, урында ятканда? Инде килеп тә җиткәнбез. Алмаз бу йортка йөз булмаса туксан тугыз мәртәбә килгәне булганга, парадный урам капкасын ачып түгел, арт як капка төбенә килеп туктады. Әкрен генә тезелешеп өй эченә керәбез. Шып иткән тавыш та юк. Шомлырак. Ишегалдында да, бакчасында да шулай иде. Әллә үзебезнең күңелебез борчуы һәр агач, һәр үсемлек, куакка сарган?.. Өй эчендә дә шулай. Кайда ята икән соң Равил абый?..
Гыймади киеренкелекне бозды:

- Равил абый, Равил абый, син кайда?
Мин аңа:

- Шул хәтле каты кычкырма! – дигән булам. Үземнең дә йөрәк дерелди бит, ә ул авыруга әйтә шулай.
Карасак, каршыбызга кайсыдыр бүлмәдән, таяксыз-нисез бер аягын ниндидер материяләр белән урап бәйләгән, 1964-1966 елларда тач Һиндстан дәүләтенең бөек юлбашчысы Лал Баһадур Шастри чыгып килә. Йөзе, кыяфәте, чорналган аякларына хәтле шул бит, билләһи. Елмая.

- Ай, нинди дусларым килгән килгән минем. Иң якыннарым! Син дә килгәнсең икән, Альбина! Рәхмәт, рәхмәт! Менә нинди шатлык, менә нинди бәйрәм! Наилә, Наилә! Кунаклар бар...

Инде яныбызда Наилә ханым да елмаеп тора. Беләбез, еш булмаса да Равил абыйның ел да үза торган “Фәйзуллин йөзүләре”ндә очрашабыз бит. Ул инде шагыйрьне рухландырып торучы! Бердәнбере! Һәм улы Газизе! Бүген монда күренми әле. Инде үсеп җиткән зур егет – үз эшләре белән йөридер... Равил абый егетләргә бай – зур улы – ул да безнең кебек Алмаз исемле! Мәскәүдә, зур урында эшли.
Шатлык өйгә сыймады, бакчага күчте.
Равил абый:

- Наилә, нәрсә монда – шушындый кояшлы матур көндә өйдә утырабыз, әйдә, бакчага көйлик әле өстәлне! – дип киңәш ыргытты.
Тиз генә, һәрберебез кулыбызга өй өстәлендәге ризык-күчтәнәчләрне тотып, бакчага чыктык.

Ямьле дә инде шушы язучылар өчен заманында бүлеп бирелгән махсус җир урыны. Тирә-як – урман, янәшәдә генә зур күл! Бер сүз белән әйткәндә – оҗмахы да, җәннәте дә шушында. Әле әйбәтрәктер дә, тегеләрен кем күргән? Берәү дә кайтып сөйләгәне юк. Куактагы кошларга кушылып, без сайрашабыз – кызып-кызып, көлеп-көлеп, үзебезнең бергә булуыбыздан куанышып, бер-беребезне бүлә-бүлә сөйләшәбез. Чәй эчәбез, кысташабыз. Рәхәт! Рәхәтнең чиге юк! 

Мин Равил абыйның янәшәсендә. Анда-монда аягына карап алам. Бер дә боттан ук сынган кебек тоелмый. Ләкин ике култык таягын янәшәсендәге берәр агачка терәп куя. Сөйли, инде төзәлеп килә икән. Чыннан да тез башы чәрдәкләнгән. Бүген менә беренче тапкыр таякка таянмыйча, әмма шуларны үзеннән калдырмый күтәреп йөри.

- Инде, Равил абый, быел Фәйзуллин йөзүләре”н уздырмассың дигән идем... Бер дә дөрес уйламыйм, ахрысы? – дип төзәтеп куйдым, котырткан сыман. 
- Һәй, егетләр, ничек уздырмаска, инде Язучылар берлеге урынбасары Илсөяр Ихсанова Теләче районындагы бер күлне җитәкчеләре белән килешеп куйган. Каршы килеп булмас, егет кешегә ккилешмәс!..
- Менә сиңа мә! Ә аяк?
- Аяк белән йөзмиләр, кул белән бит!

Менә ничек уйлап ята икән әле бу безнең Лал Баһадур Шастри. Шул чак ул өстәл астыннан моңа хәтле бер без күрмәгән зур гына китап чыгарды.

- Менә бу, менә бу уникальный китап! Мондый эшне берәүнең дә башкарып чыга алганы юк. Мин моны кулыма каләм тота башлаганнан бирле җыйдым, тупладым һәм менә хәзер бастырдым. Анда син дә бар, син дә бар, дип, безгә бармагы белән күрсәтеп, битләрен актарып, аның турында язган мәкалә – язмаларыбызның кайда, кайчан, нинди басмаларда басылганын күрсәтте.

Күзләребез шар булды. Ниләр генә эшләми, эшләмәгән; нинди генә көч куймаган-башкармаган, хыялланмаган, уйламаган, фикерләр тупламаган бу олпат иҗат әһеле! Мәйтәм:
- Синең типографияң өстәл астында гына, ахрысы?! 
Ә ул:

- Монда, - дип шорты кесәсенә сугып күрсәтте.
Менә шушы хәлдән соң аяк мәсьәләсе пүчтәк кебек тоела башлады. Безгә әле бу дөньяда казынасы да, казынасы, аны өйрәнәсе дә өйрәнәсе, күрмәгәнне күрәсе, күргән-белгәннән сабак аласы һәм аны Равил абый кебек язып калдырасы бар. 
Аның өчен, шулай да, сәламәтлек кирәк, сәләт тә, аяк та, таяк та, әлбәттә, каләм дә! 

Алмаз Хәмзин

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading