16+

Алма булса да ашарга ярамый

Бер социаль челтәрдәге бакчачылар һәм фермерлар төркемендә барган бәхәскә юлыктым. Берәү көньяктан маклюра (халык телендә адәм алмасы дип йөртелә) алып кайтам, бер данәсе 400 сум дигән. Фотосын да элеп куйды. 

Алма булса да ашарга ярамый

Бер социаль челтәрдәге бакчачылар һәм фермерлар төркемендә барган бәхәскә юлыктым. Берәү көньяктан маклюра (халык телендә адәм алмасы дип йөртелә) алып кайтам, бер данәсе 400 сум дигән. Фотосын да элеп куйды. 

И-и китте шуннан бәхәс. Берләре өч данәсен 100 сумга алдык дигән, икенчесе танышларыма бушка алып кайттым дип язган. 399 сумга алам дип котыртучылары да табылды. 

Берсе: “Бу нәрсә соң, аны ничек кулланырга? Ашарга ярыймы?” – дип сорап куйгач, сүзләре икенчегә күчте. Ашарга яраклы түгел, аңардан буыннар өчен төнәтмә ясыйлар дип аңлатырга керештеләр. Ә менә төнәтмәне төгәл генә ничек ясарга икәнен аңлатып бирә алмадылар. 

Маклюраны Кырым якларына баргач үземнең дә күргәнем булды. Урамда бала-чага аны тибеп тә уйный. Кирәксез булып аунап яталар шунда. Ә шулай да куллана белгән кешегә файдасы да бар икән. Монысы турында миңа үләнче Фирая Захарова сөйләде.

– Без аны бавыр, йөрәк-кан тамырлары, эндокрин, нерв системасы авыруларыннан кулланабыз. Маклюра иң нечкә кан тамырларының халәтен яхшырта: тигезли, йомшарта һәм сыгылмалы итә. Йокысызлыктан, нерв системасы авырулары, гипертония, мигрень булганда кулланырга була. Агуланган вакытта файдалы, чөнки ул канны чистарту үзлегенә ия. Буыннар авыртканда, артрит, полиартрит, үкчә шеше (шпора) булганда, төнәтмә ясап уарга мөмкин. Файдалы үзлеге булуга карамастан, агулы матдәләре дә бар. Кулланыр алдыннан белгечләр белән киңәшләшергә кирәк, – дип тә кисәтте ул.  

Маклюрадан төнәтмә ясау ысулы (буыннар авыртканнан):

Маклюраны кабыгыннан чистартмыйча гына дүрт өлешкә бүләсең дә, банкага салып, өсте тулганчы спирт яки аракы, йә булмаса үсемлек мае агызасың. Яхшы сыйфатлы көнбагыш мае да, кунжут та, зәйтүн мае да ярый. Банкада һава калырга тиеш түгел. Ике-өч атна караңгы урында тотканнан соң, кулланырга да була. Авырткан буыннарны астан өскә таба төнәтмә белән уасың. Мазь белән чиратлаштырырга да була. Тик мазьның җылыта торганын кулланырга ярамый.
Эчәр өчен кулланганда, шушы төнәтмәгә тагын шуның кадәр үк аракы һәм су (бер стакан төнәтмәгә бер стакан аракы, бер стакан чиста су) кушасың да көненә берәр тамчы эчә башлыйсың. Утыз тамчыга җиткергәнче эчәсең, аннары кирегә таба, киметә барып эчәсең. 
Төнәтмәгә май салып эшләгәндә, су кушарга кирәкми. Бер стакан төнәтмә + бер стакан май кушарга. 
Бу төнәтмәне алда санап киткән авырулардан кулланырга була. Әмма белгечләр белән киңәшләшү зарур!

 

Фото: freepik.com 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

5

0

1

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading