Әни:”Өйлән!” – дип, сәгать күкесе кебек кабатлап кына тора, малай. Бик өйләнәсе дә соң, авылда кызлар юк.
Шәһәрләргә китеп беттеләр. Колхозларны таркатып, харап иттеләр авылны. Ялгыз әби-чәбиләр генә калды утырып.
Өйләнергә каршы түгел инде мин үзе. Әйтәм бит, авылда кызлар юк. Мәктәптә бер-ике кыз буйга җитеп килә анысы. Укуларын тәмамлагач, аларның берәрсенә өйләнсәң, ул сине барыбер җитәкләп шәһәргә алып китәчәк. Картаймыш көннәрендә әти белән әнине ташлап китү гөнаһ булыр, әй.
Казанга барып, кызлар күзләп кайтырга ниятләдем. Берсе:”Авылга мәңге кайтмыйм, анда эш урыны юк”, – ди. Икенчесе: ”Ашарга пешерергә, кер юарга яратмыйм”, – ди. Ризык әзерләмәгәч, чисталыкны теләмәгәч, нинди хатын була ди инде ул?! Трамвайда бер кызга күзем төште: зифадан-зифа гәүдәле. Ул аяклары, ул арт шәрифләре! Чуп-чуп үбеп кенә ятарсың. Теге кыз миңа борылып карады, сискәнүдән трамвай идәненә егыла яздым. Битенә пластик операция ясаткан, балта һәм пычкы белән генә эшләгәннәр, ахырысы. Кабереннән кубарылган Тутанхамон мумиясе дә болай ук куркыныч түгелдер. Моның “үрдәк” иреннәре крокодил авызы кадәрле. Томшык кадәрле түгел, томшык күгәрчен белән чыпчыкта гына була ул. Кайбер акылсыз кызлар Африкадагы кабиләләр кешеләре шикелле аскы иреннәрен чәй тәлинкәсе зурлыгында тарттыра башламаса ярый инде, Ходаем.
Казанда насыйп ярымны очрата алмыйча кире авылга кайтып киттем. Бер көндә генә каян табасың инде аны? Аптырагач, кәләшне кәрәзле телефонда социаль челтәрләрдән эзли башладым. Авылда телефоны да юньләп тотмый, каһәр суккыры нәрсә. Телевизор янында, тәрәзә каршында яки өйнең берәр почмагында “элемтә дулкыны” тотып азапланасың. Әни:”Тегендә-монда йөренеп, чебен куалыйсыңмы соң син?” – ди. “Телефоннан сиңа килен эзлим. Чебене чурт с ним”, – дим. Килен сүзен ишеткәч, әни: ”Амин!” – дип, догалар кылып куя, бәгырькәем.
Социаль челтәрдә күңелемә бик тә хуш адреска тап булдым. Исеме дә шундый матур. Гөлҗамал. “Татар милли ашларын, чисталыкны яратам. Мактанчыкларны, ялганчыларны һәм ялагайларны җенем сөйми. Авылның киләчәге өчен борчылам”, – дип язган. Нәкъ минем уйларымны тезеп салган, рәхмәт төшкере.
“Фоторәсемеңне дә куй әле, бик күрәсем килә үзеңне”, – дип СМС җибәрдем. Бер заман Гөлҗамалның социаль челтәрдәге битендә сакаллы абзый пәйда булды.
Ялгыш әтисенең яки абыйсының фотосын урнаштыргандыр, дип уйлаган идем. Юк икән, Гөлҗамал ир кеше булып чыкты. Әти белән әни минем төн уртасына кадәр мужик кешегә сәламнәр җибәреп утыруымны белсә, икесен тиң инфаркт сугар иде, билләһигазим. Бу адреска телефонымны, гомумән дә, томаладым.
Бәхетеңне керпе селкесә, булмый инде ул, дип төшенкелеккә бирелдем. Ходайның рәхмәте, авылыбызга үзбәк гаиләсе күченеп кайтты. Олы кызлары Гөлҗәмиләгә күзем төште, өйләнештек. Көн саен пылау пешерә үзбәк хатыным. Әни сөенеченнән Ашхабад кояшы кебек балкып кына йөри. Эт корсагына май килешми, дигәндәй, минем бәдрәф юлыннан кайтып кергән юк. Маемлатты чистый. Җәмәгать, бизгайбә, йөгердем әле мин, эч бора башлады монда.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар