«Әкият! - дип җавап бирер кайберәүләр. «Карт җүләр!» - дияр икенчеләр. «Шаяртасың!» - дип елмаер дуслар.
Шаяртмыйм. Йә, әйтегез, яшьлектә кайсыгыз гашыйк булмады да сөю утында янып, мәхәббәт шигырьләре язмады?! Бәлки беренче мәхәббәтегез бер партада утырган сыйныфташыгыз ук булгандыр әле.
Үземнән чыгып әйтүем, аңа атап шигырь дә язган идем хәтта. Бергә башлангыч сыйныфта укыган, күз карашы сихерләгән сылу кызчык иде ул! Хәер, шигырь үк булып та җитмәгәндер инде: "Гел сине уйлыйм, Ала алмыйм күз. Тыям йөрәкне: Йә янма, йөрәк, Көтче, бераз түз!"
Алдагы юлларда исеме дә атала һәм өч строфадан тора иде әлеге шигырь дигәнем. Үзегезнеке искә төштеме?! Төн йокыларын качырырлык, күз карашы сихерләрлек гүзәлләр бар ул, җәмәгать! Урамда барганда каршыга очраган берәр матур хатын елмаеп, серле итеп карап куйгач, әле дә йөрәк дерт итеп китә... Юкка гына: "Йөрәк картаймый!" - дип әйтмиләр шул. Менә хәзер дә күңелгә шигъри юллар килә башлады: "Күз карашы сихерли, Утлы күмерләр мени: Яндыра да көйдерә, Сөймәс җирдән сөйдерә. Гашыйк булып куйгалыймын - Мин башкадан киммени?!. Менә сезгә дә сөйләдем, Хәзер инде сермени?!."
Сер түгел, каршыңа андый гүзәлләр очраган көнне җырлап кына йөрисең инде ... Теге, ни, Илһам Шакиров язмасындагы җырны хәтердә яңартыгыз: " Чибәрләр күп безнең илдә, Чибәрләр күп безнең илдә, Әгәр санап карасаң. Мин шулай да татар кызын, Казан кызын яратам шул - Иркәм сине яратам..."
Юкка гына болай җырланмыйдыр бит инде. Димәк, татар кызы дөньяда иң гүзәле һәм иң серлесе, бигрәк тә яныңдагысы!.. Хатын-кызны аңлап бетереп булмый, ул һәркөнне яңа яктан ачыла бара. Кызыклы китаптан аермалы буларак, аны гомер буе укыйсың... Яшь чакта яраткан кызыгызга мәхәббәт анлатуыгызны искә төшерегез: "Күзләрең серле карурман кебек, керсәм, адашырмын төсле! Мин сиңа күктәге йолдызларны бүләк итәр идем! Күзләреңдә мин үземне күрәм!.."
Аллаһы Тәгалә хатын-кызларның калебенә без аңлап бетермәгән ниндидер сер салган, шуңа күрә карашлары белән сихерләп, безне үзләренә караталар, күрәсең!..
Әгәр ирләрдә дә шундый сәләт булсамы?! Бөтен гүзәлләрне үзебезгә каратыр идек! Минем сүзләргә: "һәм, бүлешә алмыйча, сугышып бетәр идек!" - дип тә өстәрсез. Кара, ул ягын уйлап бетермәгәнмен икән...
Сихерли дигәннән, аның начар мәгънәдәгесе дә бар бит әле. Сихер-бозым юлы белән чит ирләрне үзләренә каратып, матур гаиләләрне таркатучы хатыннар да юк түгел. Инде үзләренеке итә алмаганда, алар аның ирлеген бетерә яки, миңа булмаса, хатынына да булмасын, ди. Ахыры инде фаҗига белән тәмамлана. Менә нәфес нишләтә. Бу очракта, нәфескә хуҗа булырга кирәк, дип әйтергә генә кала...
Ярар, андый хәлләрне искә алып кәефне бозмыйк әле. Сүз сихерле серле күз карашы турында иде бит. Дөрес, дөньяда ачылмыйча калган серләр күп анысы, әмма хатын-кызга кагылышлысы иң зуры, иң мавыктыргычы. Һәм ул гомер буе үзенә каратып тора. Тик моны яратып өйләнгән хатының белән яши-яши генә аңлыйсың. Әгәр ул сер булмаса, тормышыбыз нинди күңелсез булып, тамак колына әйләнер идек. Хатын-кызсыз бер көнне дә яшәве авыр: ашарга пешерәсе, ашагач, савыт-сабаны юып куясы, өй җыештырасы, кер юасы һәм үтүклисе. Хатын-кызның болардан тыш та кырыкмаса-кырык эше бар, диләр. Анысын инде хатыннар үзләре генә белә торгандыр. Шуңа күрә аларга рәхмәтле булыйк, беренче күргәндәй, серле-матур итеп карыйк, кадерләп, иркәлик-назлыйк.
Бер яктан бу авыр да түгел инде, аннары игътибар күрсәтүнең башка юллары да бар. Мәсәлән, хатыныгызның яраткан тәм-томнарын алып кайтып, мәхәббәт төне оештыру.
Серлерәк булсын өчен, электр яктырткычын сүндереп куеп, шәм кабызыгыз. Шәмнең хуш ис тарата торганы булсын, хәзер андыйлар сатуда күп. Ул кичне беренче очрашуга баргандагы кебек затлы итеп киенегез. Хатыныгызның кыз чагын күз алдына китереп, күзләрегезне тутырып карап, матур сүзләр әйтегез. Аның хезмәтен бәяләвегезне дә өстәп, рәхмәт белдерү дә артык булмас. Калганы инде фантазиягездән тора. Шул очракта хатыныгызның күз карашы элекккечә сихерле-серле тоела башлар…
Фирдәвес Зариф
Фото: ru.freepik.com
Комментарийлар