Без кибет тәм-томнары белән түгел, менә шушы җир-әнкәбез күкрәгендә үскән үлән-жимешләр белән сыйланып үскән балалар. Бу борчак кузагы өлгереп җиткәнче, җир-әнкә хәзинәсеннән ниләр генә җыеп авыз итеп өлгерми идек, кузгалак, какы, кәҗә сакалы...
Безнең авылда шәмә күшә дигән ямь-яшел үлән бар иде, тәбәнәк кенә йомшак үлән, ашаганда телләрне, авыз эчләрен кытыклый, тәме дә әче түгел. Теге бер карчык әйтмешли, күшәсе күшә инде аның, ә шәмәсе нәрсә? И, без аны каян белик, безгә кадәр ничә гасыр элек кушылган исем булгандыр инде ул. Хәзер үсә микән ул шәмә күшә? Ярар инде авызларны кытыклый-кытыклый чәйнәп йотканбыз да диген аны, ә менә кәжә сакалын әйт әле син. Шуның беренче кат кабыгын әрчегәннән соң телгә дә, иренгә дә тидермичә чәйнәп йотар өчен нинди зур осталык кирәк бит! Иренгә тисә, ул кабарып-чабырып чыга, җәй буе тилмерәсең инде аннары. Шул иренгә тидерергә ярамаган кәҗә сакалы ашказанында нинди хикмәт ясады икән ул, шаккатарсың әй.
Аннары җир-әнкәнең хәзинәләр запасы саегып, үләннәр катыланып, кайсы бере кибеп-корып киткәч, басуларда борчак җитешә. Бер кузакны ярып авызыңа кабасың да, тешләреңне кара-каршы гына китерәсең, шул арада авызың тәмле борчак суы-суты белән тула... Колхоз басуына иркенләп борчак ашарга түгел, борчак урларга менәдериек бит. Кая инде анда күзләреңне йома- йома, ләззәтләнә-ләззәтләнә борчак ашап утыру. Каравылчы күргәнче тизрәк кулыңдагы ак чүпрәк янчыгыңа, урамда уйнап йөргән жирдән генә киткән булсаң, башыңдагы яулыгыңа тиз-тиз генә борчак кузагы җыясың, атлы каравылчы күренмиме дип тирә-ягыңа ялт-йолт карана-карана. Бу колхозның борчак басуы, табигать ана үстергән шәмә күшә дә түгел, кузгалак та түгел ул. Монда сине бушка сыйламыйлар, җиде буын әби-бабаң тир түккән басулардан синең бер уч борчак кузагы өзеп ашарга хакың юк...
Күзләр юлда, куллар кызу-кызу борчак кузагы өзүдә. Кузак өзү белән мавыгып кайвакыт яныңа ук атлы басу каравылчысы килеп басканын абайламыйча калган чаклар була. Андый чакта җыйган борчагыңны ташлап тизрәк яр астына сикерәсең инде, җитешә алсаң. Каравылчы атыннан төшеп синең арттан яр астына сикерми анысы. Ул көнне инде уңышсызлыкка очрап инеш астыннан гына өйгә кайтасың, янчыгың да, яулыгың да басуда торып кала, аның өчен өйдә рәхмәт әйтеп башыңнан сыйпамыйлар кәнишне. Ул заманның каешланган бала-чагасы идек лә, икенче көнне тагын шул борчак басуына сәфәрдә инде без.
Менә шулай басу борчагы ак төскә кереп, инде кузакларын ярыр хәлгә җитеп өлгергәнче көн дә бер тапкыр басуга "десант" төшерәбез. Анда инде басу борчагын чаба башлыйлар, ул чакта әле борчак чаба торган комбайннар юк, чалгы белән чабалар. Монда күбрәк хатын-кызлар, өлкән яшьтәге ир-атлар. Авыр хезмәт, чәбәләнеп беткән борчакны чабар өчен бик күп көч кирәк, шуңа бәясе дә шактый гына уңай иде бугай, бер гектар борчак чабу – егерме биш сум, ул заман өчен шактый әйбәт сумма булгандыр дип беләм.
1963 елда миңа Кукмара кибетеннән егерме алты сумга кышкы пәлтә сатып алган идек, тугыз яшьлек кыз балага. Хәзерге акылым белән мин ни өчен бала-чаганы борчак басуыннан куганнарын да аңлыйм, бу чараны аклыйм да. Чөнки авылның исәпсез-хисапсыз бала-чагасы болай да чәбәләнеп, җиргә ятып, бер-беренә чолганып үскән борчак саламын тагын да чуалтып бетергәндер инде. Ә шул борчакны үзебезнең әниләр үк чабасы бит әле, бөтен эч мускулларын тарттырып, беләк егәрлеген салып. Иртә белән сыер савып, көтү озатып, ирен эшкә озатып, аннан үзләре машина кузовына төялеп борчак басуына менеп, төшкә хәтле борчак чабып, тагын шул машина кузовында төшкә кайтып, кәрәчинкәдә бәрәңге пешереп, күмер самавырын кайнатып, гаиләсен ашатып-эчертеп, тагын басуга менеп, төштән соң эссе кояш астында киерелеп борчак чабып, кичен өенә кайтып, тавык та чүпләп бетермәслек кичке эшне эшләп, аш пешереп, бер көтү бала-чагасын ашаткан, юган-җыйган әниләр, сезгә һәйкәл куелмаган, исемнәрегез мәрмәр ташка уелмаган.
Сез инде авыл зиратында соңгы йокыда, кайсыларыгызның каберләре өстендә яшел хәтфә үлән үсәдер, ә кайсыларыгызныкында чардуганыгызны узып киткән билчәндер, андыйлар да бар диләр авыл зиратында. Бу аларга түгел, безгә исәннәргә кирәк дисәләр дә... белмим инде... кабер өсләре чиста-матур булса, аларга да рәхәттер ул, мин үзем шулай уйлыйм.
Ә борчак кузагы дигәндә, анда да акыллы чишелеш табылган вакыт булган, Гафият абый Гарифуллин үзе персидәтел булып эшләгән чорда басу кырыеннан бала-чага өчен бер гектар борчак җирен бүлдереп куйдыра торган булган.
Борчак кузагының дәрәҗәсе юк аның хәзер. Әнә үзебезнең бакчада бабайның борчаклары җитешкән, шуны чыгып авыз иткән юк әле, кайчандыр атлы каравылчыдан курка-курка басудан җыйган борчакның да, аның да тәме шул. Безнең авыз тәме бүтән бугай шул. Күңелдәге хатирәләрне яңартырга борчак кузагын искә төшерү дә җитә шул кайчакта.
Рәйсә Галимулина
Кукмара, Мәмәшир
Фото: freepik.com
Комментарийлар
0
0
Шул кэжэ сакалы ашап бэлки ашказанда чирдэ булмаган дыр, Хэзер купме кешедэ рак ашказаны
0
0