16+

“Йөрмә монда хатын-кыз шикелле”

Әгәр сөю хисең ялкын, тәнең утлы күмер икән, кайсы хатын күмер өстендә тыныч кына пыскып ятсын?

“Йөрмә монда хатын-кыз шикелле”

Әгәр сөю хисең ялкын, тәнең утлы күмер икән, кайсы хатын күмер өстендә тыныч кына пыскып ятсын?

Бәхетләрен хатыннарының табаннары астында тапкан ирләргә багышлыйм.

 

Бу теманы башлап җибәрергә уңайсызланып торам. Нәкъ менә шушындагы язылачак фикерләрне кешеләр аңлап җитмәстер шикелле. Чит кешеләр түгел, үз туганнарым арасында да мине аңламаучылар җитәрлек булды. Мин аларга үпкә белдермим. Бары тик уйланам гына: “Кем соң мин, чын ирме, әллә хатын түфлие астындагы бер мескенме?”

 

Беренчедән, физик яктан бик җиңел гәүдәле булсам да, мин бик хәлле ир. Шунлыктан, йорт өчен, игътибар итегез бу сүзләргә: йорт өчен нәрсә дә булса эшләү ул минем өчен уен сымак. Йорт өчен хатын гына җаваплы түгел, безнең гаилә өстендәге уртак җаваплылык. Нәрсә, бер кадак каксам яки утын ярып керсәм, мунча яксам, иң соңгы чиктә бәрәңге әрчесәм... бу эшләр хатыным өчен генә кирәкме? Икенчедән, нәрсә генә эшләсәм дә, аны яратып, үзем өчен әйтеп бетергесез ләззәт алам. Шул чакларда кул-аякларымның сау-сәламәт булуы, эшли белүем, күп кешеләргә караганда тиз һәм пөхтәрәк эшләвем өчен, үземне бер яшертен, аз гына ару катнаш рәхәтлек кочагында итеп сизәм. Аз гына мактанып та алам. Шәп ич! Кечкенә вакытларда урамнан ачыгып кергәч, нәрсә пешкәнен белергә теләп казан янына килсәң, түти агач кашык белән маңгайга бәреп: “Йөрмә монда хатын-кыз шикелле”, – дип куалап җибәрә иде. Шуңа күрәдер, минем ашамлык-ризык пешерергә алынганым юк. Ә менә хатын пешергәндә, аңа булышам.

 

Мин бу юлларны һич оялмыйча язам. Чөнки мин ирләр эшләргә тиешле вазифаларны җиренә җиткезеп, бик теләп үтим. Тимерне теләсә нинди ысул белән кисеп, аларны тишеп, эретеп ябыштырып, нәрсә кирәк шуны ясый алам. Туксанынчы елларда бер кыш эчендә ике “КамАЗ” тимерне кул пычкысы белән кисеп, йөзләрчә тимер ишекләр урнаштырдым. Кешеләрне карак һәм бандитлардан, бандитларны икенче бандитлардан саклау өчен, күп тырышлык куйдым. Агач материаллары да минем өчен бик якын. 2010 елны елны оныгым туып, эссе чамадан тыш кыздыра башлагач, “Пион” бакчачылыгындагы ташландык җирдә бер ай эчендә, бер үзем (түбәсен ябышырга улым белән иптәшем булышты) дүрт бүлмәле йорт, ун көндә электр миче куелган мунча эшләдем. Фатирдагы стеналарны җимереп, аларны икенче урынга күчереп, соңынтын обой ябыштыру да хәлемнән килә. Мин бакчачы да.

 

Оныкларымны мәктәптән каршы алу да минем өстемдә. Монысы – иң рәхәт мизгелләр. Табиблар булыша алмаган очракларда авыруларга киңәшем белән дә ярдәм итәргә алынам. Инде иң соңында, менә шул хәлләрне хикәя, эссе итәргә дә вакыт табам. Йә укучым, шушы юлларны укыгач әйт: “Минме ул подкаблучник?” Әгәр дә булсам, шуннан нәрсә? Минем берәр җирем кителәме, юкмы? Кулыннан кул ярысы килмәгән ирнең башындагы эшләпә булганчы, мин хатынымның йә булмаса үз бәясен үзе белгән, борынын югары тоткан ханымның туфлиендәге тузан бөртеге булуны артыграк саныйм.

 

Ни әйтсәң дә – бу тормыш! Ул күп кырлы, яклы, аслы-өсле. Үземнең яшәү рәвешен ачыктан-ачык күрсәтәм. Минем кешеләрдән яшерер нәрсәм юк. Миңа капма-каршы бик горур ирләр бар. Алар хатыннары кушкан эшне эшләми. Күбесе, әйтмәгән көенчә дә, кайчан идән, кайчан савыт-саба юасын, кер үтүклисен бик яхшы белә. Кибеткә дә үзләренә шырпы алу өчен чыккан булып, бар йорт кирәк-ярагын төяп кайта мыш.

 

Галимнәр исә подкаблучник булуның бик файдалы икәнен исәпләп чыгарганнар. 65 яшьлек ир йөрәген тотып егылганда, хатынының бармак күрсәтүеннән куркып тора һәм тагын 25 ел яши. Кайчакларда үземнең дә ятып торасым килә. Йөрәк ничектер катып калган сыман, үзе ешрак тибә. Шул чакларда әле сөенәсең: “Менә ич, хәйләләп ятмыйм, сәбәбе бар!” Хатын килеп берәр эш кушса, торып китмичә, чараң калмый. Менә, укучым, хәйләкәр татар малае – подкаблучник, шул чакта да файда эзли. Әмма барыбер үземне подкаблучник итеп санамыйм. Чөнки үземчә яшим. Телим икән идән, телим икән хатынның күлмәген юам. Ләкин бар кешеләр дә минем сымак кулга ияләштерелмәгән. Әнә шундый кыргый ирләрнең берсе – адвокат булып эшләгән кеше турында бер истәлегем бар.

 

Казанның элеккеге Ленин районында адвокат булып эшләүче ир, хатынына хуҗа булып, гаиләләрендәге барлык мөнәсәбәтләр аның кул астында, горур ир – командир булып яши. Гаилә казнасы да аның кулында. Авторитет! Шул гадәте иң беренче чиратта аның ике колак һәм бер тыңкыш борынына шактый зурлыктагы каза китерә. Моның хатыны – Хәвәрия ханым, кайната-кайната, белизналар салып юган керен ишегалдындагы кер бавына элеп йөри. Адвокат, чыгып, алай-болай күлмәк якалары, манжет өлешендә тап калмаганмы дип, керләрне кулларына алып күзлек аша карый. Үзе нәрсәдер мыгырдана. Хатынына яны белән борылып, арт ягына ике кулы белән чаба. Менә шул җиргә җиткәч, сабыр савытлары тула. Хәвәрия ханым соңгы керне бауга элгәч, әйбәтләп кенә чиләкне адвокатның пеләшенә каплый. Ике кулы белән чиләкне Якубович “Поле чудес” барабанын әйләндергән шикелле зырылдата. Әле уңга, әле сулга. Соңынтын, чиләк төбенә йодрыгы белән берне биргәч, подъезд ишегеннән кереп китә.

 

Башына чиләк кигән адвокат немец рыцарьларына охшап кала. Калса да, ул подкаблучник түгел, ул – үзенә-үзе хуҗа. Ишегалдында домино уйнаган пенсионер картлар чиләкне башыннан салдырып алгач, колак-борын, кашлар сызырылып беткән, балыкныкы кебек тонган күзле ирнең авызыннан чыккан беренче сүзләр “Әннә, әннәәәә-ә” була. Бу спектакль Гагарин белән Воровский урамнары арасындагы агачлыкта була. Шушы тамаша искә төшкәндә, уйлап сөенәм: “Ярый әле хатынымның хисле кылларында уйный белмим. Адвокат кебек, ишегалдына караган тәрәзәләр ачылып, аннан хихылдашкан дистәләрчә хатыннарның колакларына кадәр ерылган кызыл иренле авызларын, чәчләре тузгыган пумаладай башларын күрергә язмасын. И Ходаем, Үзең сакла, Үзең якла!” Сөенәм инде: “Ярый әле мин адвокат түгел!”

 

Иң дөрес яшәү – алтын урталык. Син алга да барма, артка да калма. Әгәр дә хатыныңны, балаларыңны яратып яшәсәң – аларга булышачаксың. Яратуыңны сизгән хатының да синең үзеңне өзелеп яратачак. “Салкын хатынга туры килдем, бүрәнә, утын агачы...” – дип сөйләнүләр булдыксыз ирләр сүзе. Әгәр сөю хисең ялкын, тәнең утлы күмер икән, кайсы хатын күмер өстендә тыныч кына пыскып ятсын? Гаилә учагын сүндермичә тора алсаң, ашаганың булыр тәмледән-тәмле! Төннәрен ятарсың хатыныңның кайнар кочагында. Гомерең дә озыная төшәр. Ни өчен дигәндә, ягъни кем рәхәт тормышын ташлап китсен теге дөньяга вакытыннан алда? Иң мөһиме: синең башыңа чиләк киертеп, арт ягыңа китереп типкәннәрен ишегалды халкы эчләрен тота-тота, егыла-егыла карап көлмәячәк.

 

Әйткәнемчә, тормыш бу! Бар аның көләсе килгән, бар аның елыйсы килгән чаклары. Адвокат, бер чемодан чүпрәк-чапрагын төяп, анасы янына кайтып китә. Ә син, кешем, ә син үзең кайда китә аласың? Синең сырт өстеңдә дәүләт аягының кырыкмаса-кырык үкчәле туфлие. Бу туфли дөньядагы иң зур үлчәмлесе. Менә монысы сиңа ашамлыкның беренчесе, икенчесе... ә хатынныкы ул тәмле десерт кына.

 

Эссе тәмам. Үземнең укучыларыма: ирләргә – хатыннары, хатыннарга – ирләре, парсызларга – балалары, балаларга – ата-аналары, күршегә – күршеләре белән тату тормыш теләп калам. Тагы да бәхетлерәк булыгыз!

Р.S. Хөрмәтле хатыннар! Йортларыгыздагы чиләкләр ирләр башы өчен түгел, җиләк-җимеш, яшелчә, су салу өчен генә хезмәт итсен. Пока!

 

Габдулла Исмәгыйлев

Фото: ru.freepik.com

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

2

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading