16+

Күргәне дә җиткән...

02 октября 2016, 06:10
847
0
0
Уку өчен 4 минут

«Сугыш алдыннан әтием үлде. Ачлыктан котылу чарасы булгандыр - әни белән аерылырга туры килде. Ул бер апаларда, мин икенче туганнарда Чистайда тордым. Менә шул вакытларда тормыш итәргә, үземне үзем карарга өйрәндем дә инде», - дип сөйли Бөек Ватан сугышы ветераны, беренче ранг капитаны Рөстәм Хәбибуллин. 1942-1943 елларда Рөстәм абый Актаныш...

Күргәне дә җиткән...

«Сугыш алдыннан әтием үлде. Ачлыктан котылу чарасы булгандыр - әни белән аерылырга туры килде. Ул бер апаларда, мин икенче туганнарда Чистайда тордым. Менә шул вакытларда тормыш итәргә, үземне үзем карарга өйрәндем дә инде», - дип сөйли Бөек Ватан сугышы ветераны, беренче ранг капитаны Рөстәм Хәбибуллин. 1942-1943 елларда Рөстәм абый Актаныш...

«Сугыш алдыннан әтием үлде. Ачлыктан котылу чарасы булгандыр - әни белән аерылырга туры килде. Ул бер апаларда, мин икенче туганнарда Чистайда тордым. Менә шул вакытларда тормыш итәргә, үземне үзем карарга өйрәндем дә инде», - дип сөйли Бөек Ватан сугышы ветераны, беренче ранг капитаны Рөстәм Хәбибуллин.

1942-1943 елларда Рөстәм абый Актаныш якларында яши. Комбайнчы ярдәмчесе булып эшли. Иске Кормаш, Куян, Әлем авылларының басу-кырларын әле дә онытмыйм, ди ул. Ә бит бу вакытта аңа җиде яшь кенә була. Әлеге сабый комбайнерга ничек ярдәм итә алды икән. Башка сыймый...
Сугыш ачысын, күп кенә таныш-белешләренең үлемен ишетеп түгел, күреп үскән малай 1944 елда Соловецких утравында урнашкан хәрби диңгез флотындагы юнглар мәктәбенә укырга китә.

- Анда 19-20 яшьтән генә укыр­га алалар иде. Шуңа карамастан, 15 яшемдә булсам да, мин алар рәтенә керә алдым. Җитмәсә өс-башы бөтен, сау-сәламәт, нык гәүдәлеләр кирәк. Ул вакытларда үз-үзеңне карау кайгысымыни? Хәзер генә ул дөрес туклану, төрле спорт залларга йөрү мөмкинлеге бар. Гәүдә ул заманда эшләп формалаша иде, - дип искә ала үзе.

Утрауга сугыш вакытында хокук бозучылар да, немецлар да еш һөҗүм ясый торган була. Рөстәм абый төнлә дә сигнал ишетү белән, мылтыкларны алып торып чаба идек дип искә ала. Үлемнең үзенә каршы чабулары булган бит инде. Кыл өстендә торган язмыш өчен курку хисе бөтенләй югалгандыр, күрәсең.

- Сугыш тәмамлангач та диңгездән аерыла алмадым. Соловецких мәктәбен тәмамлаганга күрә, мине, матрос итеп, «Октябрь революциясе» корабленә алдылар. Өч ел анда хезмәт иттем, - ди ветеран.

Рөстәм абый Чистайда сигезьеллык мәктәпне тәмамлаган була. Ләкин хыялында унынчы сыйныфны да укып чыгу нияте йөри. Корабльнең үзендә кичке укулар ачылганын ишеткәч, беренчеләрдән булып, ул язылып кайта. Укуын яхшы укыса да, авыр иде дип искә ала:

- Матросның бит эше буа буарлык. Иртән эшләп, кич укысам бер хәл булыр иде. Ә монда көнозын эшләргә кирәк. Шуңа бик еш кына син бит монда матрос булып эшләргә килдең, ник һаман укыйм дип йөрисең дип ачуланалар иде.
Аннан соң язмыш аны Ленинградта урнашкан Хәрби хезмәт флотының һөнәри белем бирү йортына китерә. Биредә ул электромеханик һөнәрен үзләштерә: «Электрик булу минем балачак хыялым иде. Монда укыячагымны, электрик булачагымны кечкенәдән үк белдем», - дип елмая ул.

Дипломлы белгеч Ерак Көнчыгышка китә. Биредә дә диңгездән аерыла алмый. Су асты корабльләрендә хезмәт итә. Электрик булып эшли. Аннан соң Самара каласында электр элемтәләре оешмасында инженер-электрик һөнәрен дәвам итә.
- Барысы 54 ел гомеремне хезмәткә багышлаганмын. Аларның 32се хәрби хезмәттә үткән, - дип барлый Рөстәм абый.
Ә аннан мәхәббәт тарихына күчә.

- 1954 елда мин уку йортын тәмамлап, Яңа Пичмәнкегә (хәзерге Лениногорск шәһәре) кайттым.
Ул вакытта медицина университетын тәмамлап, уку йортыннан эшкә җибәрелгән Зөлфә ханым биредә балалар табибы булып эшләгән була инде.

- Зөлфә апаң белән җиде яшьтән бирле таныш инде мин. Күкләрдә укылган никах диләрме әле. Без дә шулар рәтендә, - дип елмая ул.
Хат алышып, вәгъдәләшкән ике йөрәк шул елның маенда ук никах укытып, бергә тормыш итә башлыйлар. Ике бала - Гүзәл белән Ниязны тәрбияләп үстерәләр.
- Инде 62 ел бергә торабыз. Ничек шулай озак яшисез дип сорыйлар. Беренчедән - ул бик матур, димен мин, - дип көлә Рөстәм абый. - Билгеле, матурлыкта гына түгел эш. Аңлашып, бер-беребезгә хөрмәт күрсәтеп яшибез. Төрле чаклар булгандыр, ләкин аларны җиңеп чыктык. Кайгысын да, шатлыгын да бергә күтәргәндә генә тормыш матур, җитеш була ул.

Сигез оныкларына тиешле тәрбия биреп, ватанны ярату, тормышның кадерен өйрәтүне үзенең төп бурычы итеп саный.
1999 елны Хәбибуллиннар гаиләсе Казанга күченеп килә.
Бүгенге көндә Рөстәм Хәбибуллин җәмәгать эшендә теләп катнаша. Казан шәһәренең Мәскәү районында аны Бөек Ватан сугышы һәм хәрби хезмәт комитеты рәисе итеп куйганнар. Югары уку йортларына, мәктәпләргә очрашуларга теләп йөри.
- Аллага шөкер, урын өстендә ятмыйм. Йөреп, киләчәк буынга үгет-нәсыйхәтләремне җиткерә алам икән - нишләп әле очрашмаска ди. Аларда ватанпәрвәрлек хисен тәрбияләүне үз бурычым дип саныйм! - ди Рөстәм абый. - Сугышның үзендә кайнадым дип әйт­мим. Ләкин курыкмыйча, үз теләгебез белән әлеге мәктәпкә кереп, зур җиңүгә үз өлешебезне кертә алганга, күңелемдә горурлык хисе яши.
Рөстәм абый 87 яшендә егетләрчә шаярып, дөньясын дер селкетеп йөри. Күңелендә йөрткән кайгы-хәсрәтләре, сугыш михнәтләре күптер аның, ләкин ул аларның барысын да сөйләп бетерми. Күргәне дә җиткән, сезгә күрергә язмасын, ди сыман.


Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading