16+

“Кызлар тууга ук туй күлмәге сайлый башлый сымак”

Кызлар, хатыннар болын, бакча чәчәкләрен, күктән коелучы, берсеннән-берсе матуррак кар бөртекләрен хәтерләтә.

“Кызлар тууга ук туй күлмәге сайлый башлый сымак”

Кызлар, хатыннар болын, бакча чәчәкләрен, күктән коелучы, берсеннән-берсе матуррак кар бөртекләрен хәтерләтә.

Яныңда бар ярың, читкә ку шомны, 
Кочакла, иркәлә күңел кошыңны, – 
Әҗәл җиле исеп койганчы җиргә 
Синең гөл төсле кыска гомереңне. 
Омар Хайям. 

Кызлар берсе икенчесенә охшамаган. Ягъни, асылташлар сымак. Һәрберсе матур, күз явын алырлык, әмма һәркайсы үзенчә гүзәл. Үз тәҗрибәмнән чыгып әйтәм, ямьсез була алмый матур итеп яратылган затлар. Безнең арада шул матурлыкны күрә белмәүчеләр генә бар. Күңел күзләре сукыр, бәхетсез кешеләр. Матур чәчәкләрне яратмаучылар да, матур җыр-көйләрне аңламаучы, тыңламаучы кешеләр дә очрый. Чөнки һәр кешенең үз зәвыгы, тәрбиясе, Ходай тарафыннан бирелгән йөрәге бар. Бар умарта корты сыман чәчәкләрне яратучы. Болары нәзберек. Бар сыер сыман күп ашаулысы да. Болары сусыл, җәелеп үскән уҗымнарга өстенлек бирә. Мондыйлары талымсыз. Шул хәлләргә бәйле рәвештә килеп чыга өреп тутырылган ирен, күкрәк, арт як һәм кәҗә мөгезедәй кәкре кашлар. Алар кемнәрнедер куркыта, ә кайсыдыр ирләрне сөендерә. Төнлә уянып китсә, аучы кеше кыр кәҗәсенең мөгезен, балыкчы 90 килолы җәен тота торган кармак, “җилгә чыгасы” килүче ишек тоткасын күрә. Әйбәт ич! 

Ир-атлар арасында хатын-кыз турында сөйләшмәгән, уйламаган, хыялланмаган, яратмаган һәм я мактап, яисә яманлап сөйләшмәгәннәрне очратып булмас. Нинди алар, кайчан, кайда, ничек, теге-бу төшләреме күркәм?.. Бу сораулар алар туып телләре ачыла башлангачы ук, тәпи йөри башлаганда туадыр кебек. Дөрес, кызлар үзләре дә төшеп калганнардан түгел. Матур күлмәк, ак гольфылар киеп, олы күбәләктән олырак бантик тагып, синең малаеңның кулыннан балалар бакчасында ук эләктереп ала. Укый башлагач, мәктәптән кайтканда, мәктәп сумкасын синең малаеңа күтәртеп йөри. Азаплана ике сумка күтәргән бала. 
 Миңа калса, бу кызчыклар тууга ук туй күлмәге сайлый башлый сымак. Үсеп җиткәч, игътибарлары озын буйлыларга төшә. Тормыш тәҗрибәм бер төзәтмә кертә: “Буе түгел, акылы озын булган егетләргә кара, бала!” Озын буй ул бакчада алма, груша, чия җыю өчен яраса да, тормыш өчен шактый уңайсыз нәрсә. Буй мәсьләсе күтәрелгәч, мәрхүм җизнәм Гәбделәхәт искә төшә. Ул кечкенә буйлы иде. Хәмит абыем: “Аңа тормыш итүе бик җиңел. Ул балачага кибетенә кереп, 10 сум 55 тиенгә баштан-аяк киенеп чыга”, - дип көләр иде. Алдагы хикәяләремне укып баручылар бу җизнәмне белә. Мин аның белән кара мунчабызга ягылган кияү мунчасына керүемне язган идем. Дөрес, акыллы, мут, бик шаян кызлар да бар. Болары: “Кечкенә булсын, матур булсын, кочаклагач үсә ул!” – дип җырлап җибәрергә дә күп сорамый. Ярар, буй мәсьләсен калдырырга кирәк. Монда балыкчылар җыелмаган, кармак сабы сайламыйбыз. 

Мин - узган гасырдан шушы көннәргә килеп чыккан кеше. Үземне хәзерге заман яшьләре белән чагыштырам. Егетләр әллә ни үзгәрмәгән. Ә менә кыз балалар шактый ук үзгә. Минем күзлектән караганда, алар инде тышлыгы күренүгә эчтәлеге аңлашылган китап сымак. Балачак елларымда әле укый-яза белмәгәндә апаларымның китапларындагы диңгез, паруслы кораблар, юлбарыслар, пиратлар; диңгез артындагы, бер дә кыш булмый торган илләр һәм җирләр, андагы пальма агачлары, попугай һәм кокос чикләвеге... барчасы да миңа бик кызык иде. Минем ул илләрне күрәсем килде. Китапта алар турында нәрсәләр язылганын беләсе килү, мине караңгы төннәрдә саташтырып, үзенчә бер ләззәтле җәфалану белән газаплады. Нәкъ шушы серле китаптагы сымак, хатын-кызларның да кыяфәтләре үзләренең сихри серлелеген саклап кала алса, аларның бәяләре әйтеп бетергесез могҗизага тиң. 

Испаниягә барганыгыз булмаса, телевизор экраннарында коррида уенын күргәнегез бардыр. Матадор үгезне мулета – кызыл төстәге плащы белән котырта һәм һөҗүм итәргә кирәкле юнәлешне билгели. Пикадор, очлы копьё – бандерилья белән хайванны яралап тора. Яралы үгез алга ыргыла. Иң соңгы чиктә матадор үгезне шпага белән кадап үтерә. Остарулары җиткән, бер дә булмаса, беркатлы самимилекләре белән хатын-кызлар ир затларын корридадагы үгез сыман уйната. Итәк астыннан күренеп киткән тән, озын, сөрмәле керфекләр арасыннан көлемсерәп торучы күзләр, чәч арасыннан күренеп торучы колак очлары, җәядәй бөгелеп торучы кашларның тибрәнеп алуы – болар ирләрне пикадордан да ким ярсытмый. Серле күзләрнең бер карашы ир-ат йөрәгенә дөньядагы барлык бандерильялардан да газаплырак җәрәхәт ясый. Әнә шулай сөю утыннан көйгән йөрәк, телем-телем телгәләнеп, аннан кан тамчы-тамчы тама. Менә шушындый, яшерен, бер яктан газаплы, икенче яктан татлы хисләр ике затны бер-берсенә чишелмәс төеннәр белән бәйли. Менә шушындый серле төеннәрнең булмавы илдәге аерылышучы парларның санын 80 процентка җиткерде. Ә нишләп аерылышмаска ди? Инде бу парлар, ЗАГСка кадәрле үк “гражданский брак” белән яшәп, әллә ничә кеше белән йоклаганнар. Мондагы серлелек әллә кайларга китеп качкан. Ул югалган! Серле, чит күзләрдән яшереп торырлык нәрсә калмагач, ачык изүле күлмәкләр килеп чыга, кызларның базары төшә. Пенсионер карашы буенча да, болар өченче сортлы... 

Мине дөрес аңларга кирәк. Мин дөнья буйлап йөргән һәм хатын-кызларны да күп күргән кеше. Бозык та, нәрсәгәдер мөкиббән киткән ир заты да түгел. Мин – дөньяга һәм аның матурлыкларына гашыйк. Яшермим, мин матурлыкны бәяли беләм.

Рәссамнар аларны шәрә килеш тә, анадан тума чишендереп тә үлемсез картиналар язган. Язучы халкы проза, лирика әсәрләре тудырганнар. Араларында А.С.Пушкин да бар. 1823 елның 9 маенда яза башлап, 1831 елның 5 октярендә тәмам иткән “Евгений Онегин” шигъри романында мондый юллар бар: 
Люблю их ножки; только вряд 
Найдете вы в России целой 
Три пары стройных женских ног. 
 Ах! долго я забыть не мог 
 Две ножки… Грустный, охладелый, 
Я всё их помню, и во сне 
Они тревожат сердце мне... 

Укучыларым! Мин Александр Сергеевич белән узыша алмам. Әмма үземнән дә бер ике юл гына өстәргә батырчылык итәм. Пушкинның шул, үзе язган аякларның тез турыларының арткы ягындагы уентыга күзе төшкәндерме, юктырмы - миңа караңгы. Ә менә язучылар арасында шул, бит алмаларындагы сыман батынкы урыннарга мәдхия җырлаучылар бар. Миңа, пенсионер статусындагы кешегә, хатыннарның аяклары артындагы чокырларны карап, барлап.... йөрү килешмәс. Бары тик яшьлек елларымнан калган истәлекләрем белән уртаклашсам гына. Хатын-кызның аяклары кайсылары Пушкин әйткәнчә матур гына дугаланып тора, ә кайсыберләре юан яки нечкә. Әмма алар нинди генә булмасын, ир-атларның күзләре төшә торган урын. Чынлап та, шул аяклардагы батынкы урыннар Көньяк Американың 5 млн кв. км. мәйданда җәйрап яткан Амазонка түбәнлегенә тартым. Алар игътибар үзәгендә һәм бик назлы... Бары тик бер аерма: Амазонка түбәнлеге бары тик җәелеп ятуын гына белә; ә гүзәл затларыбызның аяклары дөньялар, илләр-җирләр буйлап гизә. Күргәнегезчә, шул чакларда да алар наз, матурлык өләшеп, бик күп ирләрнең күңелләрендәге ярату хисләрен дөрләтә... 

Укучыларым, күрәсездер, бик катлаулы, әмма матур тема. Шуңа күрәдерме, язмам кәкре-бөкере басу, урмандагы сукмак сыман бара. Әллә баш әйләнә, әллә хисләр дулкынлана... Шулай итеп, син урам буйлап барасың. Каршыңа кыз бала килә. Чалбар ертык, тез башлары чыккан. Белүем буенча, бу – гранж стиле. Күкрәк ачык, ирен кабартылган. Кашы җәя кершәне сыман. Минем каршымда, укучым, укылган, күп укылудан таушалып беткән китап! Юк серлелек һәм аны чишендереп карау теләге дә юк. Чөнки инде ул ярым чишенеп килә, юк монда интрига. Юк могҗизага тиң яшерен гәүдә. Болай итеп йөрү ул хәзер дә трендта. Ягъни, безнең үткән заман телендә: ул хәзер дә модада. 

Син укучым, дөрес уйла, мин иске фикерле кеше түгел. Кайчакларда заман үзе миннән артта каладыр сыман. Шул ук урам яки тыкрык. Тагын берәү килә. Төренеп беткән, алпавыт биясе сыман. Кышкы суыкларда буаз атны чүпрәк-чапрак белән төреп җылытканнар. Суык түгел, бары тик туташ хиджаб кигән. Менә шушы урында тормышка булган ике караш очраша. Берсе аның - сулга, икенчесе уңга ауган. Ә син кешем аума бер якка да. Бар уртадан. Урмандагы агачлар да буйга туры үсә. Табигать законнары шулай. Бар җирнең тарту көче, законнары. ... аннан соң, синең киенеп йөрүең бары тик кояш баеганчы гына. Чишенгәч, Ходай каршында бар кешеләр берүк төсле. Төн пәрдәсе яшерә барлык кимчелекне. Караңгыда кешеләр матур, йоклаганда бар да әйбәт. Монысы инде – мәңгелек тренд! 

Сөю хисе аша ир-атка басым ясаганда сак булырга кирәк. Алар бик нәзберек. Күбесе - аналарының улы! Боларга җан җәрәхәте ясау бик тә җиңел. Үзегез беләсез ич, яратуның йөзе җирдәге иң үткен кылычтан да кырык тапкыр юка. Хәтта иң нечкә кылдан да йөзләрчә тапкыр нечкә. Аны оҗмахка илтә торган сират күпере белән генә чагыштырырга мөмкин. Яисә сөю хисен җан төшенчәсе белән билгеләп булыр. Менә шуңа күрә дә каты гашыйклар бер-берсенә: “Җаным!” – дип эндәшә. Шушы юллар язылды, һәм минем күңел күзем ачылып китте. Мәрьям анага бер егетнең җиле генә тиеп киткәч, авырга узган. Шул хәлгә җитмеш елдан артык ышанмыйча йөрдем. Гафу үтенәм, яшьлегем белән ялгышканмын. Була икән! Минем үземнең дә хисем нечкә, күренмичә генә сыйпап узган җилгә тартым. Бәлкем, җирнең берәр почмагында минем улым йә кызым да бардыр? Әнә ич, баерак кеше үлеп китсә, шунда ук табыла моңа кадәрле билгеле булмаган мираска дәгъва итүче балалары. Алар, һич икеләнүсез әйтәм, изге рух – җилдән туган балалар булырга тиеш. Аңладыгызмы инде, ни өчен атасыз балаларга җилдән туган дип әйтүләрен. Уф! Ташларга кирәк мондый темаларны. Башка әллә нинди уйлар килә. 
 Менә укучым, бу парчам да бетеп китте. Хушыгыз, киләсе очрашуларга кадәр! 

Габдулла Исмәгыйлев
 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading