16+

Минем балам - даһи

Баламның сәләте нидә чагыла? Тумыштан салынган чаткыларны вакытында күреп алып, үстерә алырмынмы? Зыян китермичә, ничек дөрес сайлау ясарга? Әлеге сораулар әти-әни өчен һәрвакыт актуаль булып кала бирә. Беренче категорияле психолог Алия Камалова белән шул сорауларга җавап эзләдек. - Алия Маратовна, сәләт һәм сәләт билгеләре (задатки) дигән төшенчәләр бер-берсеннән ничек аерыла...

Минем балам - даһи

Баламның сәләте нидә чагыла? Тумыштан салынган чаткыларны вакытында күреп алып, үстерә алырмынмы? Зыян китермичә, ничек дөрес сайлау ясарга? Әлеге сораулар әти-әни өчен һәрвакыт актуаль булып кала бирә. Беренче категорияле психолог Алия Камалова белән шул сорауларга җавап эзләдек. - Алия Маратовна, сәләт һәм сәләт билгеләре (задатки) дигән төшенчәләр бер-берсеннән ничек аерыла...

Баламның сәләте нидә чагыла? Тумыштан салынган чаткыларны вакытында күреп алып, үстерә алырмынмы? Зыян китермичә, ничек дөрес сайлау ясарга? Әлеге сораулар әти-әни өчен һәрвакыт актуаль булып кала бирә. Беренче категорияле психолог Алия Камалова белән шул сорауларга җавап эзләдек.

- Алия Маратовна, сәләт һәм сәләт билгеләре (задатки) дигән төшенчәләр бер-берсеннән ничек аерыла һәм алар арасында нинди уртаклык бар?
- Сәләт - кешенең төрле өлкәдәге эшчәнлегенең уңышларын билгеләүче индивидуаль тотрыклы үзлекләр. Ягъни монда басымны шәхси дигән сүзгә ясарга кирәк.Сәләтне үстерергә кирәк. Ул никадәр ныграк ачылса, шулкадәр тотрыклы була дигән сүз. Аның чаткылары, билгеләре инде кешегә тумыштан бирелә. Алар дөрес мохиткә эләгеп үсә яки юкка чыга. Чынлыкта, без тумыштан килгән мөмкинлекләрнең бик азын гына үстерәбез. Алар сәләт булып үсеш алсын өчен без, ягъни, тәрбиячеләр, укытучылар һәм ата-аналар шартлар тудырырга тиеш. Кайбер очракта әти-әниләр баласының теге яки бу сәләтен үстерү өчен бакчада, башлангыч сыйныфларда бик күп көч куя. Әмма төрле сәбәпләр аркасында, зуррак сыйныфларда бала белән шөгыльләнүдән туктыйлар. Нәтиҗәдә, шартлар тудырылмау аркасында, яхшы гына ачылган сәләт тә йомылырга мөмкин. Сәләт үзе ике төрле - гомуми (эшләү, уйлау, үҗәтлелек, үз-үзеңә тәнкыйди күзлектән карау, тәвәкәллек) һәм махсус (музыка, әдәбият, рәсем сәнгате, математика һәм лингвистик шөгыльләргә, мәгълүм дәрәҗәдә техникага хирыслык) була. Махсус сәләтләргә ия булган балалар югарырак нәтиҗәләргә ирешәләр, белемнәрне тизрәк һәм азрак көч куеп үзләштерәләр. Сәләте ачык сизелеп торганда, аларны тормышка ашыру өчен азмы-күпме шартлар тудырылса (мәсәлән, рәсем ясау өчен кәгазь, карандаш булганда), сәләт сабый чактан ачыла-үсә башларга мөмкин. Балалар бакчасында бер диагностика үткәрергә туры килде. Аның нәтиҗәләре буенча шуны әйтергә мөмкин: хәзерге техника, компьютер заманында үскән балаларның иң "нечкә җире" - фикерләү сәләте, төгәлләштерсәк, фантазиясе булмау. Уң як ярымшар начар эшләү нәтиҗәсендә балалар роботка әйләнә. Шуңа күрә уйлау, логик фикерләүгә ата-аналар аеруча зур игътибар бирсеннәр иде.
- Баланың әнә шул тумыштан бирелгән сәләт чаткыларын ничек ачыкларга мөмкин соң?
- Иң беренчесе - күзәтү. Бала бик хәрәкәтчәнме, әллә ипле-җайлымы, нәрсә белән күбрәк кызыксына, нинди уенчыклар белән уйный, дуслары белән үз-үзен ничек тота - ата-ана менә шуларга игътибар итәргә тиеш. Балагызның нәрсәгә сәләте барлыгын ачыклыйсыгыз килсә, бакчадагы төрле түгәрәкләргә йөртеп карарга мөмкин. Читтән карап торыгыз, тәрбияче белән аралашыгыз. Бала бу яшьләрдә мәгълүмати кырын киңәйтә генә әле. Икенчесе - бөтен эшне читкә куеп, бала белән күзгә-күз карап аралашу. Без, психологларның да, төрле эш алымнары бар. Мин, мәсәлән, төсләр ярдәмендә ачыклыйм. Төрле темадагы рәсемнәрне төсләргә буятып карыйм. Бала, үзе дә аңламыйча, күңеленә хуш килгән шөгыльгә (музыка, спорт, театр) караган рәсемнәрне (уен коралы, микрофон, туп, шайба һ.б.) ачык төсләргә буйый.
- Ә балаларның төгәл, ачык сәләтләре ничә яшьтә ачылып өлгерә, формалаша?
- Гадәттә, биш-алты яшьтә ачыклана. Әмма аны әле үстерергә, ныгытырга кирәк. Тормышта шактый өлкән яшьтә ачылган сәләтләргә дә мисаллар җитәрлек. Монда инде баланың нинди мохиттә тәрбияләнүе һәм әти-әнинең аңа ярдәм итү теләге никадәр көчле булуы мөһим роль уйный.
- Түгәрәкләрдән тыш баланың иҗади сәләтен ничек үстерергә мөмкин?
- Җан җимешләрегез белән бергәләп спектакльләргә, курчак театрларына йөрегез. Әмма артыгын тырышып ташламагыз. Мин, мәсәлән, психолог буларак, чамадан тыш актив, якты шоуларны аңлап бетермим. Мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен төп бурыч - таныштыру, күрсәтү һәм аңлату булырга тиеш. Ә инде бала үсә төшеп, мәктәптә укый башлагач, түгәрәкләрнең үзегез яшәгән йорт яныннан ерак булмаганын сайларга киңәш итәм. Түгәрәкләр, ниндидер секцияләр дигәч, акчага барып төртеләбез. Әмма бөтен нәрсә өчен дә түләү мәҗбүри түгел бит. Безнең бакчада, мәсәлән, түләүле түгәрәкләр белән бергә бушлай үткәрелә торганнары да бар. Шул бер үк түгәрәкнең түләүлесе - атнага ике тапкыр, ә бушлай булганы ике атнага бер тапкыр уздырыла. Мәктәпләр базасында да бюджет акчасына эшли торган секцияләр бар. Иң элек шуларын белешеп карарга киңәш итәм.
- Сәламәт яшәү рәвеше алып бару, спорт белән шөгыльләнү бик яхшы. Хәзер ата-аналар шуны балага кечкенә яшьләрдән үк төшендереп, аңарда нинди дә булса бер спорт төренә кызыксыну тәрбияләргә омтыла.
- Әйе, әмма бу очракта бик мөһим бер мәсьәлә бар. Баласын теге яки бу спорт белән шөгыльләнергә алып барганчы, ата-ана үзе өчен шуны ачыкласын - ул нинди максат-бурычлар куя? Әлеге карар баланың үзенең теләгеме, әллә ата-ананың тормышка ашмаган хыялымы? Әгәр икенчесе икән, бу бервакытта да уңышка китермәячәк. Чөнки балага ул кирәкми. Күпвакыт менә шушында зур ялгышлык ясала. Спорт малай-кызларны тәртипкә (дисциплинага) өйрәтә, ихтыяр көчен һәм команда рухын ныгыта. Әгәр төп максатыгыз шушы икән, сез дөрес юлда. Һәр нәрсәнең дә ике ягы бар. Киләчәктә сез баладан "йолдыз" ясап, күп акчалар эшләүне максат итеп куймыйсызмы? Шул хакта уйланыгыз.
- Сезнең белән килешәм. Ләкин билгеле бер шөгыль башта кызыксыну уятмаган, аның белән әти-әниләренең үгетләвенә, кайбер очракта хәтта мәҗбүриләвенә карап кына шөгыльләнеп, аннан соң зур уңышларга ирешкән шәхесләр якыннарына нәкъ менә шуның өчен рәхмәт белдергән очраклар да бар бит. Балалары карышкан очракта да күп кенә ата-ананың күз алдында менә шул мисаллар торадыр, минемчә.
- Мондый очракта иң беренче чиратта барасы килмәүнең сәбәбен ачыкларга кирәк. Бәлки ул ояладыр, бәлки куркадыр? Мәсәлән, үзем өч яшькә кадәр музыка мәктәбенә йөрдем дә ташладым. Әти-әни минем белән утырып сөйләшмәде дә, "бар" дип тә үгетләүче булмады. Ә аның сәбәбе - күзләремнең начар күрүе иде. Хәзер менә укып бетермәгәнемә үкенәм. Ләкин мәҗбүриләп яраттырып та булмый. Әгәр баланы һәр уңышсызлыгы өчен ачулана башласагыз, спорт үз мәгънәсен югалта. Ә инде бик кирәк икән, таныштыру, кереп китү юлын адымлап узарга кирәк. Мондый очракта балага дөрес итеп аңлатып бирүче өченче бер кеше булса яхшы. Бу кеше, әгәр баланың спортка, музыкага өметле киләчәген күрә икән, тренер-педагог, яки гаиләдәге башка бер абруйлы кеше була ала. Әгәр инде билгеле бер вакыт аралыгында боларның берсенең дә файдасы булмаса, балагызга башка шөгыль табыгыз. Әгәр сәламәтлек өчен спорт белән шөгыльләнсен дисәгез, бассейнга йөртергә мөмкин. Ләкин, зинһар, балагызны "сындырмагыз". Ата-ананың тырышлыгы йөз процент кире әйләнеп кайтыр дигән ышаныч бервакытта да юк.
- Күп ата-ана баласын берничә түгәрәккә йөртү яклы. Бакчадан, мәктәптән алалар да, ашыга-кабалана тагын каядыр шөгыльләнергә йөгерәләр. Шулкадәр коточкыч кызу ритмда яшибез без. Сез психолог буларак моны ничек бәяләр идегез?
- Бу - хәзерге заманның бер авыруы, модасы. Балага түгел, ә әти-әни өчен генә кирәк болар. Призлар, бүләкләр - барысы да портфолио, тормышта уңыш, лидерлык позицияләрен нытыгу, "кешедән калышмыйча яшәү" өчен кирәк. Менә күрерсез, берничә елдан модага иярү концепциясе бетәчәк. Һәр кешедә дә кайсыдыр өлкәдә лидерлык сыйфатлары бар. Әмма бөтен өлкәдә дә лидер булып булмый. Ата-аналар баласын ун төрле түгәрәккә йөртеп, билгеле бер режимга, тәртипкә өйрәтәм, дип аңлата инде. Ә мин болар барысы да кирәкми дип саныйм. Нигә кечкенә кешегә шулкадәр йөк өяргә? Балалар бакчасыннан, мәктәптән кайткан бала болай да бик арый. Аның психикасы үз законнары буенча үсеш ала. 7 яше тулмаган баланы мәктәпкә бирергә ярамый. Кайбер ата-аналар хәтта декабрьдә туган улларын-кызларын да беренче сыйныфка биреп, бик зур ялгышлык эшли. Психика үз вакытыннан алда үсеш алмый. Вакытны куаларга кирәкми. Психолог буларак, мин бу фикеремдә катгый торам. Кайбер ата-ана килә дә, карагыз әле, ул ничек матур итеп рәсемнәр ясый, укый, яза ала ди. Бар танып белү өлкәсе, ә бар әле тагын хис-тойгылар, кайгыру-борчылу. Бик сәләтле балаларның башка проблемалары барлыгын да онытмыйк. Мәсәлән, безнең бакчага йөрүче бик матур рәсемнәр ясаучы бер бала яшьтәшләре белән уртак тел бөтенләй тапмый, аралаша алмый. Аның социаль интеллекты эшләми. Үз эченә бикләнгән. Шуңа күрә һәр нәрсәдә плюс һәм минус бар. Күп тәгәрәкләргә йөртүнең минусы - ябыгу, талчыгу, стрессларга каршы торучанлык кимү.
- Ә шулай да алтын урталыкны табып, идеаль очракны ничек күзаллап бирәсез?
- Мин бөтен кешенең дә музыка һәм математика белән шөгыльләнүен теләр идем. Ул ике ярымшарны да үстерә. Тагын шунысын да әйтим: сәләт дигәндә кызлар һәм малайлар арасында аерма юк. Сәләт - шәхеснең психологик портретының бер өлеше генә. Аннан кала темперамент, холык, эмоция, хис һәм интеллект бар. Шәхес булып формалашуга менә шушы алты тармак "җавап бирә".

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading