16+

Нурислам Хәсәнов «Хакыйкать хакы»н табарга вәгъдә итте

Татарстан Язучылар берлегенең Тукай клубы, укучы белән әдип арасы шактый ерагайган бер заманда, шуны якынайту ниятеннән, ел дәвамында зур эш башкара. Язучыларның иҗат кичәләре, юбилей-бәйрәмнәре шаулап-гөрләп уза биредә. Күптән түгел генә шундый кичә танылган прозаик, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Нурислам Хәсәновка багышланды.

Нурислам Хәсәнов «Хакыйкать хакы»н табарга вәгъдә итте

Татарстан Язучылар берлегенең Тукай клубы, укучы белән әдип арасы шактый ерагайган бер заманда, шуны якынайту ниятеннән, ел дәвамында зур эш башкара. Язучыларның иҗат кичәләре, юбилей-бәйрәмнәре шаулап-гөрләп уза биредә. Күптән түгел генә шундый кичә танылган прозаик, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Нурислам Хәсәновка багышланды.

Нурислам Хәсәновның да «Без 41нче ел балалары» дип әйтергә тулы хокукы бар. Теләче якларында сугыш башланасы язда дөньяга килгән Нурислам шактый соң, тормышны төрле яклап өйрәнеп, әйтер сүзенең халыкка кирәклеген тәмам аңлаганнан соң гына кулына каләмен ала.

«Авылны да, шәһәрне дә бөтен нечкәлекләренә кадәр белгәнгә, ул әдәби әсәрләрен язганда үзен судагы балык, һавадагы кош төсле иркен тоя. Нурислам Хәсәновның каләм остасы буларак отышы, барыннан да әүвәл, кеше күңеленең чоңгылларына төшеп сурәтли белүдә. Ул - психолог, педагог та. Дәрес сорамый, билге куймый торган мөгаллим. Ләкин аның кайбер сабакларының куәт-кодрәте озак елларга җитәрлек тәэсиргә ия», - дип язган аның иҗаты турында әдипнең якын каләмдәше Барлас Камал. Гариф Ахунов та: «Теле әйбәт. Ышандыра, мамыклы», - дип, аның иҗатын уңай бәяләгән. «Укый торгач, хикәядән күңел түренә үтеп кереп, рухи дөньяның нечкә кылларын чиртә торган ниндидер бер ягымлы, йомшак җылылык сирпелә башлавын сизәсең», - дип каләмдәшенең иҗатын бәяләгән Гомәр Бәширов та. Әдәбиятыбыз аксакалларының бу хуплау сүзләрен тыңлап утырган тамашачы белән әдип арасы гына түгел, гомумән, әдәбиятыбыз арасы да күзгә күренеп якынайды бу кичәдә. «Бәхилләрме йөрәк?», «Тәкъдир», «Җан авазы»... Исемнәреннән үк күренгәнчә, Нурислам әфәнде шигъри нечкә хисләрне прозага да кертеп, аны шагыйранә баеткан әдипләрнең берсе.

Мондый кичә-бәйрәмнәрнең прозаикка багышланганы, гадәттә, ничектер күңелсезрәк, салмаграк үтсә дә, гаҗәп түгел. Шагыйрьгә, бигрәк тә җырлар авторына багышланган булса, шаулап-гөрләп, көй-моңга уралып уза инде ул. Ләкин Нурислам Хәсәновның кичәсе берәүне дә ялыктырмагандыр. Каләмдәшләренең аның иҗаты хакында сөйләгән ихлас сүзләре, авторның юморга бай әсәрләреннән өзекләрне Хәлим Җәләловның укуы, халкыбызның язучыга илһам бирә торган җырларының шактый яңгыравы кичәне күңелләрдә озак сакланырлык итте. Үзенең серле-сөйкемле тавышы белән алып баручы Татарстанның халык артисты Луара Шакирҗанованың да моңа өлеше зур булды.

Кичәнең «Хакыйкать хакы» дип аталуы да тикмәгә генә түгел. Әдип гомере буе шушы хакны эзли һәм берүзе генә дә түгел, укучысы белән бергә. Табачагына үзе дә ышана һәм аны да ышандыра белә. Тамашачы шуңа кабат инанып китте.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading