16+

«Шәһри Казан» журналистлары Казан базарларын тикшерде: кайда арзан, кайда сыйфатлы һәм нәрсә бушлай? (ФОТОРЕПОРТАЖ)

«Шәһри Казан» журналистлары Казан базарларын тикшерде: кайда арзан, кайда сыйфатлы һәм нәрсә бушлай? (ФОТОРЕПОРТАЖ)

Тура базары

Тура базары шәһәрдән бераз читтәрәк, шуңа күрә ул озак кына вакыт халык өчен үз булып бетә алмады кебек. Әлбәттә инде, Яшел Үзән, Лаеш, Апас, Кайбыч районы халкы өчен ул бакча артында гына кебек. Шулай ук Арча, Балтач, Кукмара районнарыннан килүчеләр дә Казанга кермичә генә туры юлдан «Тура» базарына китсәләр, шәһәр ыгы-зыгысына эләкмичә генә исән-имин барып җитә алалар. Шәһәр эчендә йөреп өйрәнмәгән кеше өчен монысы да бик мөһим.

«Тура» базарының икенче үзенчәлеге: ул, беренче чиратта, күпләп сатып алучылар өчен кебек. Ләкин бу авыллардан, районнардан елына бер-ике тапкыр базарга килүчеләрне куркытмаска тиеш. Без сезнең белән хәзер нәкъ менә шушы үзенчәлекнең өстенлекләрен карап чыгарбыз.



Базарга килгәч тә беренче күргән әйберне алыр­га ашыкмагыз һәм монда бернинди җүнле әйбер юк, «базар хәерчесе» дип нәтиҗә дә чыгармагыз. Бәяләрне сорашып, карап, һич югы өч-дүрт рәт үтегез. Күпләп сатып алу базары булгач, сезгә, әлбәттә, «берәү генәме, әллә күп­ләпме?» дигән сорау бирми калмаслар. Күпләп дигән сүз сезне куркытмасын. Өч, биш әйбер алсаң да, бер данәсе өчен булган бәяне өчәр, бишәр йөз сумга төшереп куярга мөмкиннәр. Башка базарлардагы кебек монда 50 сум, 100 сум ташлама ясап тормыйлар. Озакламый соңгы кыңгырау бәйрәме җитә, шуны истә тотып, ак алъяпкыч белән форма күлмәк бәясен сорыйм. «Бөтен сыйныф белән сездән алсак, ташлама буламы?» - дип кызыксынам. Бер күлмәк алсаң - 1200 сум ди, инде бишне алсагыз - 700 сум. Сыйныф белән киңәшләшеп алганда, начар түгел бит. Әле эзләсәң, бәлки очсызгарак та табарга буладыр. «Миндә иң очсызы» дигән сүзгә дә бик ышанып җитәргә кирәкми. Сатучылары да, бәяләре дә бик төрле. Бер атлавы - мең алтын дип менә шушындый очракта әйтәләрдер инде. Ярты сәгать артыграк йөрсәгез дә шактый гына акчагыз янга калыр. Үзегезгә кирәкле товарларны ниндирәк кеше сатканын карагыз. Товарны үзе үк Төркиядән, Кытайдан, Мәскәүдән, Үзбәкстаннан, Кыргызстаннан алып кайтучы кеше икән, аның товары күпкә очсыз. Шушында ук базарның бер башыннан алып икенче башында өстәп сатып ятучылар да җитәрлек. Күземә беренче чалынган ирләр спортивкасын билгеләп куйдым да шуның бер үк сыйфатлысын 2000, 1500 һәм 1000 сумга күрдем.
Төркиядән товар алып кайтып сәүдә итүче Тамер белән сөйләшеп тордык.

- Миндә сатыла торган бу төр товарны сез биредә моннан да очсыз бәягә таба алмассыз. Мин үзем Төркиядән алып кайтам. Кайбер төр товарларны бөтен кеше миннән алып, бәя өстәп сата, - ди Тамер.

Икенче сәүдә итүче Солтан - үзбәк егете. Ул бирегә «Адмирал» базары янгач килгән.
- Бөтен товарларыбыз янып бетте. Җитмәсә тагын шунда яшәп ятканнар дип әллә нәрсәләр сөйләп, кимсетеп бетерделәр. Менә карагыз документларымны: мин - шәхси эшмәкәр, салым түләп торам, бернинди хокук бозмыйбыз. Товарны күбрәк Мәскәүдән ташыйбыз. Казан эчендә дә сәүдә ноктабыз бар. Бүген дөньядагы икътисад - кытайлар кулында, дияргә була. Менә гади генә марля. Аны Россиядә метрын тугыз сумга җитештерсәләр, аларда ул дүрт сум, сыйфаты да аерылмый. Алар моңа ничек ирешәләр - аптыраш. Әле бер Кытай сәүдәгәре белән аралаша башладым. Менә бу одеялны без Мәскәүдән 270 сумга алып кайтабыз. Тотып карады да мин сиңа аны 170 сумга китерәм, ди.

Беләсезме, «Мега» сәүдә үзәгендә костюм сата торган эшмәкәрне белә идем, аның костюмнары 12000 сум тора. Үз күзләрем белән күрдем, ул да кос­тюмнарын Кытайдан килгән сәүдәгәрдән 4000 сумга алды. Ышанасызмы, юкмы?! Миңа аларның шунысы ошый: халыкка менә хәзер нәрсә кирәк булачагын алар алдан тоеп, товар төрен үзгәртәләр дә куялар. Бүген сәүдәгәрләр өчен авыррак чор. Бәргәләнүдән файда юк. Сабыр гына үткәреп җибәрергә, булганны саклап калырга тырышырга кирәк, - диде ул.

Әлеге әңгәмәне тәфсилләп язуым юкка гына түгел, газета укучыларыбыз арасында алыпсатарлар булса, бәлки файдасы тияр. Тура базарында кызыл, зәңгәр биналар бар. Яшеле сатучылар белән тулы, кызылы яртылаш кына.

- Товарлар кызыл бинада очсыз­рак. Кирәкле әйберләрегезне иң элек моннан карагыз. Без бу бинага янгыннан соң күчендек һәм ул тулы да түгел, шуңа күрә безгә аренда бәясе дә түбәнрәк, сатып алучы өчен дә очсызрак. Ай саен түли торган аренда бәясе, сату ноктасының урынына карап, 18000 дә, 40000 дә булырга мөмкин, - диде яулык­лар сатучы сәүдәгәр ханым.

Тура базарында сак хезмәте бик көчле икәнлеген дә әйтеп үтү кирәк. Сакчылар бик күп һәм алар барысын карап, күзәтеп кенә торалар. Уңайлыкларны барласак, акча алырга банкоматлар бар. Балаларга коляска, велосипедны арендага алып торып була. Базар иркен, җылы, балалар әниләре, әбиләре артыннан рәхәтләнеп йөри алалар. Кафеларның саны бихисап, нинди кухня кирәк - рәхим ит. Шушында ук чәч кистерергә дә, тырнак ясатырга да, самолетка, поездга билет алырга да була. Маршрут автобуслары да йөреп тора, машина кую өчен парковка бик зур һәм уңайлы. Азык-төлек кибете, даруханә - боларның барысы да бар.

Бәяләр

Кызыл эчле һәм сай «үзбәк» галошлары - 250 сум
Урын-җир комплекты - 460 сумнан (сыйфатына карап бәяләр арта)
Хатын кызлар өчен туникалар - 360 сумнан
Сөлгеләр (120x90) - 200 сумнан

Зөлфия Хәлиуллина


Колхоз базары

Элек күз өстендәге каш булып торган Колхоз базарының «үзәк базар» дигән даны юк хәзер. Һәрхәлдә, миңа шулай тоелды. «Муравейник» кибете артында урнашкан кием-салым рәтләренең «Торговая слобода» янәшәсенә күчерелгәненә инде берничә ел. Бу вакыт эчендә сәүдә рәтләренең саны күпкә кимегән. Кием-салымны сайлап алу мөмкинлеге әллә ни юк.

Атна уртасы булгангамы шунда, бөтен базарга ун сатып алучы иде. Бәяләр белән кызыксынган арада, күршедәге ике сатучының сөйләшкән сүзләренә дә колак салам.
- «Порт»ка китәсеңме инде? - дип сорый берсе икенчесеннән.
- Китәм, анда кеше күбрәк йөри, -дип җавап кайтара тегесе.

- Анда бәяләр ничег­рәк соң? - дип кушылам мин дә аларның сүзенә.
- Кыйммәтрәк, әмма товарлар әйбәт сатыла, - ди ул миңа.

Соңгы елларда Казанда кием-салым сатыла торган эре базарлар чынлап та шактый ачылды.
- Алар бит шәһәр читендә урнашкан. Авыл кешеләре хәзер машинада йөри, аларга анда барып кайту күпкә уңайлы. Монда исә тимер юл янәшә булганлыктан гына сату бара. Электричка белән килүчеләр кереп чыккалый. Шәһәрдә яшәүчеләр өчен безнең базар җайлырак, әлбәттә, бөтен төр транспорт йөреп тора. Тик алар хәзер сәүдә үзәкләренә йөри. Монда оекбаш, тас­тымал, кепка ише вак-төяккә генә киләләр. Аннары базарга килүчеләргә машиналарын куярга да урын юк, парковка түләүле, - ди Надя исемле сатучы.

Сатучыларның сүзләренә караганда, сатып алу җәй башында - балалар каникулга чыккач һәм август ахырында - уку елы башланганда җанланып ала.
- Балалар тиз үсә, җәйгә авылга яки лагерьга озатканда бер кат киендерәләр дә, аннары мәктәп формасы алырга төшәләр, - ди Гөлүсә.

Базар янындагы «Муравейник» кибетендә дә сатып алучылар аз. Анда өс киемнәренең бәяләре шактый кыйммәт, аның каравы күпкә сыйфатлырак. Чыгарылыш кичәсенә күлмәкләр 2000 сумнан 5000 сумга кадәр тора. Егетләргә күлмәкләр - 500 сумнан, костюмнар 2000 сумнан башлап. Биредә сатучылар да халыкның монда сирәк йөрүен әйтә.
«Торговая слобода» сәү­дә рәтләрендә бәяләр базарныкы кебек. Сатып алу­чылар аз булгангамы шунда, анда күп кенә нокталар буш тора.

Бәяләр

носки (ун пар) - 150 сум, аерым алсаң, берсе - 25 сум
балалар колготкие - 115 сум
спорт костюмы - 1500-1600 сум
кроссовкалар - 500-2000 сум
кепка - 250-350 сум
панамалар балаларныкы - 250-400 сум, олыларныкы - 100-600 сум
җәйге ирләр күлмәге - 600 сум
сөлгеләр - 60-300 сум
хатын-кызлар күлмәге - 1000-1500 сум
урын-җирләре - 500-2000 сум
тастымаллар - 12-30 сум
кулъяулыклар - 10-15 сум
капрон оек (10 данә) - 100 сум
галош - 250 сум

Дилбәр Гарифуллина

Вьетнам базары

Башкаланың Совет районында урнашкан Вьетнам базары - казанлыларга гына түгел, Арча, Биектау, Әтнә һәм Балтач районнары халкы өчен дә күпләп һәм берәмләп сатып алу урыны. 2014 елдагы янгыннан соң базар ике ел эшләми торган иде. 2016 елда ул кабат ачылды.



Хәзер бина чиста, рәт аралары да киң, идәндәге иске линолеумны асфальт алыштырган, вентиляция эшләп тора. Бина янында гына ашханә һәм хәләл кафе эшли. Шулай ук машина кую урыны һәм инвалидлар өчен махсус билгеләнгән территория да бар. Базар янында ук төзелеш материаллары сатыла торган павильоннар да күп. Элегрәк биредә сату итүче халыкның күпчелеге вьетнамнар булса, хәзер Кавказ һәм Урта Азия кешеләре, руслар эшли. Транспорт мәсьәләсендә дә проблемалар юк. Базарга Казанның теләсә кайсы районыннан килеп җитеп була. Сатучыларның эш сәгатьләре иртәнге сигездә башлана һәм дүрттә төгәлләнә.

Базарга атна уртасында чыгарга туры килде. Әйтергә кирәк, бу көнне биредә кеше аз йөри. Ә менә шимбә һәм якшәмбедә гөр килеп тора. Шуңа күрә, сатучыларның үзләренең сүзләре буенча, кием-салым бәяләрен алар ял көннәрендә киметеп бирергә риза түгелләр икән. Шулай да атна уртасында да күпләп сатып алырга теләүчеләр бар. Мәсәлән, үзбәк сатучысы Гөлшидә ханым әйтүенчә, ул андыйларга кием-салым бәясен шактый гына төшереп бирә.

- Мин үзем хуҗа кеше булгач, 100 сумга кадәр дә киметеп бирергә риза. 50 сумга да төшәм. Мәсәлән, 350 сумлык халатны, бишне алган очракта, 300 сумга бирәм. 400 сумлык хатын-кыз комплектларын да 300гә саткан вакытлар бар. 250 сумлык шорты белән футболканы 200гә бирәм, - ди ул.

Аның янында носкилар сатып торучы икенче бер сатучы да бер пары 25 сум торган ир-ат носкиен, күпләп алганда, 20 сумга бирәм, диде. Сөйләшү барышында аеруча Арчаның алыпсатар апалары үз итүе ачыкланды базарны. Алар биредән күпләп ир-атлар күлмәкләре, футболкалар, носки ише кием-салымны күпләп сатып ала икән.

Үзенчәлекле, яхшы сыйфатлы өске кием эзләүчеләр бик сирәк буладыр биредә. Чөнки монда күбесенчә нос­ки, сөлге, йорт өчен кирәк-ярак, өйдә киеп йөри торган эчке кием сатыла.
Вьетнам базарыннан ерак түгел генә урнашкан Бик Зур һәм Алтын- Т сәүдә комплексына да кереп чык­тык. Аралары әллә ни ерак булмаса да, вак-төяк кием-салымга (носки, эчке кием, сөлге), урын-җиргә бәяләр аермасы үзен сиздерә. Вьетнам базарында бәяләр арзанрак. Иркенләп эзләгәндә, яхшы гына сыйфатлы, матур, үзенчәлек­ле өске кием дә табарга була. Шуңа күрә эш, Сабан туе, чыгарылыш кичәләре, мәҗлесләр өчен күлмәктер, кофтадыр, итәктер, чалбардыр кирәк булганда, нәкъ менә шушында барырга киңәш итәр идем. Сатучылар әйтүенчә, монда күбесенчә казанлылар йөри.

Бәяләр

Хатын-кызлар өчен комплект (туника һәм капри) - 350-800 сум
Хатын-кызлар халаты - 350-600 сум
Резин галош - 180-280 сум
Кул сөлгесе - 35-100 сум
Урын-җир (1,5) - 550 сумнан, ике кешелек - 1000-2000 сум
Ир-ат ноские - 25 сумнан

Кыз баланы бәйрәмгә киендерү
Бантик - 30 сумнан
Кара күзлек - 100 сумнан
Күлмәк - 350 сумнан
Носки - 15 сумнан
Туфли - 750 сумнан

Зөһрә Садыйкова

Порт

Республика клиник хастаханәсе янында урнашкан «Порт» базары Лаеш ягыннан килүчеләр өчен җайлы. Әле бер еллап кына эшләсә дә, бу базар халык арасында популярлашырга өлгерде. Хәер, аны базар дип әйтеп тә булмый, зур сәүдә үзәге бу, барысы да заманча эшләнгән, бушлай машина кую урыннары бар, ял итү өчен эскәмияләр куелган.

«Порт»ка Казан үзәгеннән баруы гына җайсызрак. Машинасы булган кеше аптырамый анысы. Ә менә үз хуты белән килүчеләргә шактый ерак. Дөрес, «Порт»ка кадәр һәр 15 минут саен иртәнге сәгать җидедән бушлай автобуслар йөри. Тик алар Сахаров һәм Җиңү проспекты тукталышыннан гына китә. Базарга Чишмәле, Кол Гали, Фучик тукталышлары аша барабыз. Бушлай автобусны һәркем үз максатларында файдалана. Кемдер Җиңү проспектында төшеп кала, кемгәдер Республика клиник хастаханәсенә барырга кирәк. «Порт»ка кадәр салонда бары ике кеше генә утырып килдек. «Ял көннәрендә кеше күбрәк йөри», - ди автобус йөртүче.

Базарның аскы катында «Атак» кибете урнашкан. Ашамлыклар сата торган гипермаркет икән бу. «Ашан»ны хәтерләтә. Хәтта кайбер товарлар да - шундагы. Бәяләр арзан, сайлау мөмкинлеге зур. Базар кырыенда балаларга уйнар өчен мәйданчык та ясап куйганнар. Тәмәке тартучыларга аерым урын каралган.

Урамда велосипедлар, чәчәкләр саталар. Бер төп петуния үсентесе 25 сум тора. Портта күпләп алу урыннары да бар. Әйтик, ирләр өчен юка носкины берәмтекләп алсаң, берсен 40 сумнан саталар, ә күпләп алганда, ул 25 сумнан туры килә. Бер капта - 12 носки.
Рәт аралары киң, иркен. Эшкә урнашырга теләгән булып, бер сатучыдан биредә эшләү шартларын сорашам.

- Монда күбесе «Адмирал» базарында саткан кешеләр инде. «Муравейник», «Вьетнам» базарыннан да килүчеләр бар. Җылы, рәхәт. Эшләгән өчен көненә 400 сум түлиләр. Сатудан 5 процент өстәлә. Эшкә бушлай автобуста киләбез. Сәгать алтыга кадәр сатабыз, - ди яулык япкан сатучы хатын.
Ул да түгел, хуҗасы стенадагы язуны, кеше күрсен өчен, өскәрәк эләргә куша. «Кием-салымны алыштырырга һәм кире кайтарырга ярамый» дип язылган элмә такта икән. Апаның хатын-кыз күлмәкләрен сатканын күреп гаҗәпләнеп карыйм.

- Яшь хуҗа. Аңламый. Закон буенча дөрес түгел инде. Әмма нишләтәсең, хуҗага каршы әйтеп булый. Сату начар бара бит, шуңа да төрле хәйләгә барырга туры килә, - ди әңгәмәдәшем.
Бер яшь кенә егет Әмәт бистәсеннән бирегә килеп эшли.

- Мәктәпне тәмамлауга, бирегә эшкә урнаштым, акча кирәк булды. Укыйсым килмәде.Монда татарлар күп килә. Әле ярый мәктәптә татар телен өйрәнгәнмен дип сөенәм, татарча дәшкәч, сатып алучы башкача карый, - ди егет.

Икенче катта аяк киемнәре саталар.Таҗик егетләре белән бәяне һәрчак килешеп була. 1000 сумлык кроссовканы, «беренче сатып алучы хөрмәтенә» дип, 500 сумга да бирергә әзерләр.

Саба районыннан килгән бер хатын белән танышып киттем. Гаиләсе белән Сабан туена дип киенергә килгәннәр. «Көтү чыкса, базар буенда йөрергә вакыт калмый», - ди Сания апа.

- Менә кызыма 1000 сумга - итәк, 1300 сумга блузка алдым. Үземә 1500 сумга күлмәк таптым. Джинс чалбарлар 800 сумга да бар икән. Сөт тапшырган айлык акчабыз җитә болай булса, - ди.
Улы социаль ипотека программасы буенча «Порт»тан ерак түгел фатир алган, аңа кунакка килгән саен базарга керми китмиләр икән. «Бәдрәф тә бушлай бит монда», - ди Сания апа. Тамак ялгар урын да бар.

Ашау дигәннән, чынлап та, «Порт»та кафелар җитәрлек. Берәр ризык алсаң, чәй йә каһвәне бушлай бирәләр. Сәгать 16.00дән соң камыр ризыкларына 30 процент ташлама каралган. Ризык - хәләл. Өчпочмакны - 30, бәрәңге боламыгын - 20, токмачны 15 сумга алырга була. «Порт»та даруханә, өй җиһазлары, савыт-саба сату бүлекләре дә бар. Балыкчылар өчен аерым алачык эшли. Әллә атна уртасы булганга, базарда кеше аз иде. Сатучылар моны күпләрнең базар турында белеп бетермәве белән аңлата. Сатып алучы булмаса да, сатучысы җитәрлек. «Порт»ның төп корпусы каршында күптән түгел тагын берсен ачканнар.

Бәяләр
Галош - 250 сум
Сөлге ( 120x90) - 250 сумнан алып
Урын-җир комплекты (ике кешелек) - 1000-2700 сум
Хатын-кызлар өчен комплект (туника һәм капри) - 400-500 сум

Эльвира Мозаффар

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading