Елгаларның ярларыннан 6,5 метрга җәелүе Иске Камка авылы өчен критик күрсәткеч булып санала. Быел су 5 метр 50 сантиметрга күтәрелгән. Шөкер, ташу йортларга үк керми калган. Дымның җиргә сеңеп баруы, яңгырларның кар катламын акрынлап эретүе, кинәт җылытып җибәрмәү, вакыт-вакыт суык көннәр саклану - болар барысы да язгы ташуга ярсырга, елгаларга ярларыннан ташарга ирек бирмәгән. Шулай да табигатькә ышанып булмый. Кама елгасы ярларыннан күтәрелсә, авылдагы сулыкларның ташу куркынычы бар әле.
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан идарәсе хәбәр итүенчә, республика территориясендәге 42 районга су басу куркынычы яный. Бу зоналарда яшәүчеләрне эвакуацияләү маршрутлары инде күптәннән әзер. Язгы ташу чорында, вакытлыча урнаштыру өчен, 32 меңнән артык кешене сыйдыра алырлык 149 пункт билгеләнгән. Язгы ташуларны стационар гидрологик постта кизү торучылар контрольдә тота.
Равия Кәримуллина, Кукмара районы башлыгы урынбасары:
- Былтыр беренче тапкыр Нурминкә елгасында боз тыгылып, Кукмараның биш йортына су кергән иде. Нократ елгасы буенда урнашкан Любян авылында да 40лап йорт су астында калды. Бу авылдагы дамбаның таушалуына да бәйле. Шул хәлләрдән соң район башлыгы Татарстан Президентына мөрәҗәгать итте. Хәзер дамбаны ныгыту буенча документлар Мәскәүдә карала. Бу хәлләрдән соң, язгы ташулар вакытында халык аеруча саклык чаралары күрә. Районның гадәттән тыш хәлләр комиссиясе даими аңлату эшләре алып бара. Әлеге мәсьәләне район башлыгы үзе дә контрольдә тота. Әлегә Кукмарада су басу куркынычы янамый. Нократ елгасы билгеләнгән тамгадан 750 метрга күтәрелсә, куркыныч булып санала. Былтыр бу күрсәткеч 810 метрга җиткән иде. Быел су бары 400 метрга гына арткан. Шулай да алдан берни әйтеп булмый. Былтыр Лубян авылын су 27 апрельдә басты. 10 майга кадәр кайбер өйләр диңгез өстендә йөзгән кебек торды. Ни хикмәт, күпләрнең өйләрен ташлап китәсе килми. Көймәдә йөриләр. Бюджеттан ел саен су басканда ярдәм күрсәтү өчен акча карала, халыкны эвакуацияләү өчен йортлар һәрчак әзер.
Камил Шәкүров, Яшел Үзән районының Норлат авылы җирле үзидарәсендә әйдәп баручы белгеч:
- Безнең Норлат авылында буа бар. Су басмасын өчен, андагы су күләмен һәрчак контрольдә тотабыз. Быел буаны төзекләндерергә, ныгытырга җыенабыз. Норлат җирлегенә кергән Прибой авылында язгы ташулар вакытында ел саен юллар проблемасы килеп чыга. Прибойда яшәүче 25 кеше ике атна тирәсе авылдан чыга алмый. Алар моңа алдан әзерләнә. Азык запасы әзерли. Табиб чакыртырга туры килсә, берәр нәрсә кирәк булса, телефон аша элемтәгә чыгалар. Андый вакытта ничек тә авылга керү җаен эзлибез. Кызганыч, Әрә елгасы ярыннан ташып акканда, бу авылга берничек тә барып булмый. Юлсызлык проблемасын җыелышларда да күтәрәбез. Бу хакта район җитәкчелеге дә белә. Киләчәктә анда юллар төзелер, проблема уңай хәл ителер дип ышанасы килә. Быел Әрә елгасы артык күтәрелмәде. Прибойдагы пычрак юллар да өч көннән кибәр дип уйлыйбыз.
Айдар Хәлиуллин, Азнакай районы советы аппараты җитәкчесе:
- Быел Азнакайда су баскан авыллар юк. Дөрес, Тымытык авылында Яшьләр урамындагы бер түбә астында урнашкан ике фатирда яшәүчеләр басудан төшкән кар суларыннан азрак зыян күрде. Ташу аларның гаражлары аша узган, базга төшкән. Шөкер, өйләргә кермәгән. Ык елгасы буенда урнашкан унлап авылга аеруча сак булырга туры килә. Гадәттән тыш хәлләр комиссиясе дә ул авылларда кисәтү эшләре алып бара. Иң көчле су басу 2012 елда булган иде. Ул чакта да су йортларга кермәде анысы, ишегалларына кадәр генә җәелде. Халык бу күренешне сокланып күзәткән иде. Быел Ык әллә ни күтәрелмәде. Язгы ташуларны тыныч уздырырбыз дип ышанам.
Илдар Мөхәммәтҗанов фотолары һәм видеосы
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Комментарийлар