Андыйлар күп шул бездә. Җәмгыятебездә дип әйтүем. Алар турында язасы да килми – күңел пычрана сыман. Нишләмәк кирәк?
Шундый хәлгә төштек бит – буталдык, дөресрәге, кыерсытылдык, таландык, кешелегебездән мәхрүм иттеләр, рухыбыздан тайпылдык, инде хәзер кем икән соң без?..
Бу вәхшилеккә каршы чыгарга ярамый – әйтмә, тыныңны да чыгарма, йөр шунда, Аллага тапшырып, исән бит әле, дип. Ходай сабыр булырга кушкан, ләбаса. Гел сабыр булып та булмый бит әле монда: менә быелгы елның беренче көннәреннән үк счет-фактура китереп тоттырдылар – фатирга түләү бәясе өч меңгә арткан, инде ТКХга 10 процентка түләү артачагы мәгълүм булды. Монысы ярты ел эчендә килеп чыккан кысулар, ә елның алдагысында ниләр эшләп “шаккатырырлар? Шундый халәттә яшәп кара син...
Сүз башым язмамның җаена төшү өчен куерып алды. Җәмгыятьнең тотрыксызлыгы безнең төп язмышыбыз торышына бәйле икәнлегенә төшендерү өчен. Бер мисал китереп кенә исбатламакчы булам мин аны. Типаж персонажны “Берәү” дип кенә атыйм да, аның депутат икәнен дә әйтеп тормыйм (ләкин язам), җырларга яратуына да басым ясамыйм (андыйлар байтак), фонд җитәкчесе булганын да искәртүем, бәлки, кирәкмидер (әмма мәрхәмәтлегенә шигем күп) – андыйлар барысы да шундый җылы ояларга урнаша – мәгълүм. Шул Берәү мине үзенең вилласына хатынының юбилей кичәсен үткәрергә чакырды. Әлбәттә, бик тә шәп, күренекле баянчы белән. (Күрәсең, туганнары каршында мактанасы килгәндер). Әйе, андый ул сораган музыкантлар – дуслар минем байтак. Халык артисты исеменә лаек булганы – Шәфыйк барды.
Ишегалларына килеп керү белән шаккатышлы: уртада зәңгәрсу төстәге плитәләр белән түшәлгән алагаем бассейн. Уң якта кызыл кирпечтән назлап кына төзелгән шактый зур йорт. Монысы хезмәтчеләр йорты икән. Сулда, Аурупадагы готика стиленә охшатып төзелгән галәмәт күркәм бина – монда инде үзләре яши булып чыкты. Түрдә – бакча, анда гел карлик җимеш агачлары үсеп утыра. Беседка. Шашлык кыздыра торган махсус корылма. Өстәл, урындыклар.
Шул вакыт мин:
- Ну яшәп тә карыйлар инде кайберәүләр! – дип, Шәфыйкка әйтеп куйган булдым, ишетсен әле безне таныштыру-мактану тантанасы ясап йөргән хуҗага төрттереп.
- А как же! - дигән булды бу, кәперәеп.
Бакчасын да мактадык, бассейнын да, замокка охшаган йортын да...
Ниһаять, хуҗа кеше безне өенә әйдәде. Кердек. Инде кунаклар җыелып, гөр килеп утырлар икән. Мине беләләр. Таныштырып торасы булмады хуҗага. Эшкә тотындым: мәзәк сөйлим, шигырь бүләк итәм, көлдерәм. Шәфыйкка, ишек төбендә урындык куеп, урын тәкъдим иттеләр. Ул баянын алып уйнап җибәрде – җырларга тотындык. Үзем җырлыйм, үзем уйлыйм, нишләп музыкантыбызга ишек кырыннан урын бирделәр икән дип. Бер зур түгәрәк өстәл артындагы кунакларга карыйм, бер – баянчыга. Ул аптыраган, мыскыл кыяфәтендә, миңа баккан. Нәрсә булды соң инде бу дигәндәй, уйнавын белә. Нишлисең, без хуҗаның ишәге – әйбәт итеп мәҗлес үткәрергә тиешбез. Юбиляр хуҗабикәне котлап, кочак-кочак чәчәк өстенә матур-матур купшы сүзләр өстәп, калын-калын конвертлар оча. Һәрберсенә багышлап җыр бүләк итү – безнең өстә. Шулай сәгать ярым шабыр тиргә батып шау-шу кылганнан соң, тәнәфес игълан ителде. Җәйге эссе көннәр бит, тамак шартлап ярылырдай дәрәҗәгә җиткәнен әйтеп, су сорадым. Бирделәр. Вакытлы-вакытсыз булса да, карын да ачыккан, күрәсең, күз өстәлдән китми, шуны сизепме, хуҗабикә минем өчен генә, кунаклардан калган тәлинкәдәге ризыкларны тәкъдим итә башлады, үзе: “Чиста алар, чиста, монда чирле кеше юк”, - дип кыстый, баянчыбызны исенә дә алмый. Без:
- Рәхмәт, әле ашыйсыбыз килми, - дип, ишегалдына чыктык. Анда халык, шашлык алдыннан дигән булып, аракы чөмерә. Безне кыстаучы юк, Аллага шөкер.
Бераздан кунаклар кабат өйдәге өстәлдәге үз урыннарына җыелдылар. Нигәдер тәнәфестә биик әле дигән сүз дә кузгатылмады. Югыйсә, Шәфыйк, баянын алып чыгып, уйнагандай да кыланды – селкенмәделәр, әллә юан-юан апакайлар ябыгудан курыктылар инде.
Тагын тостлар әйтелде, бүләкләр бирешелде, җырланды, кушылгалап алдылар, юньләп сүзләрен дә белүчеләр юк икән. Бәлешләр дә ашалды. Тирен сөртергә
Шәфыйкка кемнеңдер урындык артына элгән тастымалын алып бирдем. Үземә дә берсенекен таптым. Эшләгәч эшләргә кирәк бит инде, юньләп. Тагын тәнәфескә чыктык. Ашарга, эчәргә кыстаучы юк. Ярар, без аның өчен килмәгән. Бәйрәмнәре матур булсынга. Мин инде Шәфыйкка карарга кыймыйм. Ул да мине кызгана, ахрысы, бер сүз әйтми. Шулай берничә тәнәфес һәм өстәл артына җыелышып утырганнан соң, кунаклар сүлпәнләнде. Әллә шашлыкка багышланган тостларның көче җиңде боларны, әллә кичке эңгер-меңгер таралыр вакыты җиткәнен сиздерде, без дә хуҗага китүебез турында белдердек.
Ул:- Сезгә расчёт ясарга кирәктер бит инде, - диде.
- Әйе, - дидек. Тизрәк котыласы килү тойгысын яшермичә.
Шәфыйк машинасына ук чыгып утырды. Рәхмәт инде, үз машинасы белән мине дә алып килде бит җәһәннәмгә хәтле җиргә.
- Хуҗа поднос күтәреп, йортының парадный баскычына чыгып басты. Подноста, төбендә генә калган аракы шешәсе, ике илле граммлы рюмка бар һәм ике кисәк ипи өстенә куелган кильки балыгы ята.
- Сезгә икегезгә өч мең җитәме? – ди.
Мин аптырап калдым. Көне буе ач йөрүдәнме, әллә каушауданмы авызымны ача алмый тордым. Аңга килеп:
- Шәфыйк, синең ставкаң күпме? – дип, ерактарак торган машинасы эчендә утыручы баянчыма кычкырдым.
- Ике сәгатьлек концертка биш мең түлиләр иде, - ди.
- Ярый, алайса, менә сезгә өч мең, - диде дә бу депутат, мәрхәмәт оешмасы җитәкчесе, җырчы түрә, өенә кереп югалды.
Мин, нишләргә белмичә, баскыч төбендә басып калдым. Аңга килгәч, Шәфыйкка:
- Менә сиңа өч мең тәңкә акча, калган җиде меңе үземнән. Сине мондый афёрага кыставым өчен гафу ит!
Шулвакыт хезмәтчеләр өеннән, иңнәренә салып, бер үсмер егетне алып чыктылар. Улы икән. “Ярар, Ходай моны Үзе күптән каргаган булган инде”, - дип, юлга кузгалдык…
Шәмгун
Фото: https://ru.freepik.com
Комментарийлар