Совет заманнарында фуфайканың – терсәгендә, ыштанның артында яки тез башында ямаулык күрү гадәти хәл иде.
Кечкенә чакларда берәр малайның уйнаганда ыштан төбе ертылса, “күте тишек”, дип көлешә идек. Күрмәгәнгә сабышсак та була бит инде, үзебезнең дә ыштан төбе ямаулыклы, югыйсә. Теге малай елардай булып, өенә йөгерә. Беркадәр вакыттан соң ыштанына әбисеннән яки әнисеннән ямаулык салдырып, кабат уен мәйданына килеп җитә. Ыштаны ямаулыклы, димәк, тәртип – тишек юк.
Авыл халкы әле 1960 елларда да мул тормышта яшәмәде. Шулай да, балалар күп иде, һәр гаиләдә диярлек кимендә 5-6 бала. Киемгә акчаны каян җиткерәсең: абыйларыныкын – энеләре, апаларыныкын сеңелләре киде.
Европа белән Америка бөтен тормыш рәвешебезне бутап бетерде. Хәзер шәһәрдә генә түгел, ә авыл урамында да кешеләр Европа ялкаулары “модасына” ияреп, арты яки тезбашы тишек джинсы киеп йөри. Укучылар һәм студентлар гына кисә, әле бер хәл. Пенсия яшенә якынлашкан ханымнар да арты тишек джинсы киеп урамга чыга, әй. Пенсия чиге күтәрелсә дә, 60ка якынлашкан хатын-кыз “яшь туташ” түгел шул инде ул, җәмәгать.
Тукталышта гәүдәсенә сыланып торган ыштан, күн куртка, зур күн кепка кигән кызга күзем төште. Иреннәренә иннекне кызганмыйча сылаган. Кара күзлеген салып, автобус килү ягына бакса, 70 яшьләр тирәсендәге сәер әбиең булып чыкты “яшь туташ” дигәнең. Мөгаен дә, бу әби үзенең оныгының киемнәрен киеп чыккандыр? Хәзер бит гаиләдә 1-2 бала гына, кием туздырырга энекәшләр һәм сеңелкәшләр юк. Тукталыштагы теге әбиең: ”Кием тик ятмасын, үзем булса да киеп туздырыйм”, – дип ниятләгәндер инде, баһыр.
Тишек ыштан киеп йөрү бер хәл. Әнә Европа һәм Америка сәясәтчеләре безнең акылыбызга “тишек” ясарга хыяллана. Моңа һич тә юл куярга ярамый. Традицион гаиләне, динне, тарихны-мәдәниятне сакларга, шуны балаларга эзлекле рәвештә тапшырырга кирәк. Европа белән Америка паровозы “аллы-гөлле” төтеннәр чыгарып, упкынга ашкына икән, рәхим итсеннәр. Үзләренең ихтиярларында. Дөрес булмаган юлларына безне сөйрәмәсеннәр.
Европада джинсы төбе генә түгел, кайбер хатын-кыз сәясәтчеләрнең авызлары да “тишек”. Урсула фон дер Ляйен, Анналена Бербок, әнә, нәрсә сөйләгәннәрен үзләре дә ишетмиләр шикелле. Аларга ярарга тырышып, Балтыйк буе илләренең хатын-кыз сәясәтчеләре көчек кебек чәрелди. Эстония премьеры Кая Каллас бигрәк ялагайлана Европа Берлегенә. “Кая мадам, юрист башың белән Россиягә карата ничек ялган сүз әйтергә намусың куша?” – дип сорау бирәсем килә үзенә. Ыштаннарына гына түгел, ә авызларына “ямаулык” тегәсе нәмәстәкәйләр. “Россиялеләр, гафу итегез! Ялгышлык булды”, – дип, тәүбәгә киләчәк әле алар, менә күрерсез.
Совет заманнарында киемдәге ямаулык гадәти хәл иде. Бүген тишек ыштан гадәти күренеш. Ләкин, ыштан тишеге зурайганнан-зурая барып, оят җирләребез килеп чыкмасын, дип борчылам.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар